16+

Төш күрүнең кеше тормышындагы роле: «Кияүгә чыгуымны төштә күрдем»

17 марта 2025, 13:21
1392
0
3
Уку өчен 8 минут

Уртача алганда, кеше гомеренең өчтән бер өлешен йоклап үткәрә.

Төш күрүнең кеше тормышындагы роле: «Кияүгә чыгуымны төштә күрдем»

Уртача алганда, кеше гомеренең өчтән бер өлешен йоклап үткәрә.

Йокы – организмның иң мөһим ихтыяҗларыннан берсе. Бөтендөнья йокы көне барлыкка килүе гаҗәп тә түгел. Аны ел саен җомга көнне язгы көн белән төн тигезләшү көне алдыннан билгеләп үтәләр. 2025 елда әлеге бәйрәм 14 мартка туры киләчәк. Йокы, төш күрү турында Казан федераль университеты клиникасының табиб-сомнологы Лилия Шаһиәхмәтова белән сөйләшәбез.

– Йокы, төшләр турында тулы бер фән өйрәнә. Аларга аңлатма биреп китегез әле.

– Йокы (лат. somnus) – әйләнә-тирә дөньяга түбән реакция белән характерлана торган уяулык халәтенә капма-каршы табигый физиологик халәт. Сомнология – йокы бозылуларны тикшерү, диагностикалау һәм дәвалау белән шөгыльләнүче фән.

Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматлары буенча, олы кешегә тәүлегенә алтыдан сигез сәгатькә кадәр йокларга кирәк. Йокы җитмәү куркынычы турында галимнәр тарафыннан кат-кат әйтелде. Ул тормыш сыйфатына, кәефкә, эшкә сәләтлелеккә, кәефкә сизелерлек йогынты ясый, картаю процессын тизләтә.

Шулай ук хроник йокысызлык баш миенә тискәре йогынты ясый. Йокысыз үткәргән төннәр баш миендә психика бозылуга китерә. Ике тәүлек йокламау аркасында гормональ фон үзгәрә һәм нейрон бәйләнешләре бозыла. Ә өч һәм аннан да күбрәк тәүлек йокысызлыктан соң баш мие күзәнәкләре таркала башлый, шулай ук эчке органнарга, бигрәк тә йөрәккә йөкләнеш арта.

Җиде-сигез сәгатьлек төнге йокы вакытында баш мие утыз минуттан уртача сәгать ярымга кадәр тирән йокыга тала, аның артыннан ун-унбиш минутлык тиз йокы күренешләре башлана. Ә төн ахырына таба, әгәр йоклаган кешегә берни комачауламаса, әкрен йокының дәвамлылыгы кими, ә тиз-кызу йокы күренешләренең саны арта. Шул чакта уятсаң, ул төш күреп ятуын әйтер. 

– Әйтик, фаҗигале хәлләр, кеше үлеме турында язма әзерләгәндә, күп геройлардан якын кешесенең үлемен алдан төштә күрүе турында ишетергә туры килә. Төш – нидер белгертү халәте дәме?

– Йокы – кеше миенең, аның эшчәнлегенең иң серле халәтләренең берсе. Күп кенә галимнәр, психологлар, эзотериклар төш күрүнең нәрсә икәнен һәм аны ничек аңлатырга икәнен күптән тикшерәләр. Төшләр баш миенең эшләве, аның билгеле бер фикерләр белән мәшгуль булуы белән бәйле. Әгәр кеше стресс хәлендә булса, аңа куркыныч төшләр керә. Гомумән алганда, җир шарында яшәүче 5 процент кеше атнага бер тапкыр куркыныч төш күрә.  Психик авырулары булган кешеләр арасында алар күбрәк: әйтик, теге яки бу хәл аркасында җәрәхәт алган өлкән яшьтәге кешеләрнең 75 проценты һәм хәтере бозылган кешеләрнең яртысы мондый куркыныч төшләр күрүдән иза чигә.

Гадәттә, төшләр тормышта көчле тәэсирләнү нәтиҗәсендә кайгырудан соң, шулай ук озак йоклаганда керәләр.  Әгәр дә берәр нәрсәдән нык куркасың икән, димәк, шул хәл төшеңдә дә кабатланачак. Куркыныч төшнең һәр нечкәлеге хәтердә нык кереп кала  Хәтта кайбер дару куллану да төшләр күрүне китереп чыгарырга мөмкин

Әгәр кеше каядыр соңга калудан курка икән, ул төшендә үзенең сикереп торуын, йөгерүен күрергә мөмкин. Авыручы кеше еш кына төшендә ниндидер күңелсез күренешләр күрә. Коронавирус кешенең нерв системасына бик көчле йогынты ясый. Әйтик, күп кенә сырхаулар чирләп китәр алдыннан бик куркыныч төшләр күрүләре турында сөйләгән. Әгәр якын кешеңне югалтсаң, әле шактый озак вакыт бу кеше турында төш күрергә мөмкинсез.

Төшләр киләчәкне алдан әйтеп кенә калмый. Йокы – ул уяу вакытта булган интуиция, ләкин без аны ишетмәскә дә мөмкинбез. Ниндидер символик һәм метафорик формада төшләр беренче чиратта игътибар итәргә кирәк булган хәлләрне күрсәтә ала. Төшләрне дөрес аңлатуны сез үзегез генә, берничә киңәшкә таянып кына эшли аласыз.

Йокы вакытында баш миендә саклана торган мәгълүмат өстенлек итә:

үткәннәр турында хәтер;

сезнең курку һәм борчылуларыгыз;

шулай ук киләчәккә өметләр, фаразлар һәм планнар.

Моннан тыш, төшләрдә берничә сюжет булырга мөмкин.

Төш күрү - кеше тормышындагы могҗиза. Аның өчен нинди дә булса тырышлык, көч кую, чыгымнар да таләп ителми...

***

Казанның «Туган авылым» мәчете имам-хатыйбы Нурулла хәзрәт Зиннәтуллин:

- Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм үзенең бер хәдисендә: “Төшләр өч төрле була", - ди. Беренчесе – Аллаһы Тәгаләдән булган төшләр, икенчесе – дөньяви, кешенең көне буена җыелган борчу-хәсрәтләренең төшләрендә чагылуы һәм, өченчесе – шайтаннан булган төшләр. Аллаһы Тәгаләдән булган төшләр, гадәттә, иртәнге якта керә. Ул төштә кеше иртә белән торгач, ниндидер мәгънә сизә, йә булмаса ниндидер шатлык-куаныч белән тула күңеле. Әгәр дөньяви төш булса, аның инде бер мәгънәсе дә юк, кеше көндез ни эшләгән булса. төнлә шуны күрә. Шайтаннан булган төшләр куркыныч, хәвефле, нәрсәнедер кисәтүче төшләр. Аллаһы Тәгаләдән булган төшләрне юрарга ярый. Аның өчен хикмәтле, төш юрый белә торган гыйлемле кешегә барырга кирәк. Төп шарт шундый. Төшләрне бозык, надан, гыйлемсез, көнче кешеләргә сөйләргә ярамый. Төш юрау китаплары арасында иң ышанычлысы - Ибн Сирин дигән галимнең «Төш юрау китабы». Бу китап Мөхәммәд (с.г.в.)нән килгән риваятьләргә, олуг сәхабәләр сүзләренә һәм Коръәндәге аятьләргә таянып төзелгән. Ә хәзер китап кибетләрендә сатыла торган төш юрау китапларын без тулысынча инкарь дә итә, раслый да алмыйбыз. Интернеттан карап, гыйлеме булмаган кешегә төшеңне сөйләп бәлагә тарырга була. Төшеңне ничек юрасаң, шулай килеп чыга да. Куркыныч төш күрсәң, андый төшне юрарга да, башка кешегә дә сөйләргә ярамый. Андый очракта уянганнан соң, сул ягыңа төкереп "Әгүзү билләһи минәш-шәйтанир-раҗим. Бисмилләһир-рахмәннир-рахим", дип торып китәргә кирәк. Хафалы төш күрсәгез дә, күңелегезне тырнап тора икән, иң кулае – сәдакә бирү.

***

Халкыбызда төш күрү, төш юрауның тормыштагы тирән мәгънәсе, тоткан урыны бик борынгы заманнардан бирле бабайлардан яшь буыннарга тапшырыла килгән. Бу – бөтен халыклар өчен дә уртак сыйфат. Без сораштырган берничә спикерыбыз үзләре белән булган хәлләрне тасвирлый.

Саба егете, җырчы, көрәшче Ленур Биктимеров:

– Әйтсәм кеше ышанмый хәтта. Кешегә сөйләргә дә куркам, миңа сәер карап читләшерләр дип уйлыйм. Әз генә алдан күрү сәләтем бар. Үзем белән яхшы яки начар хәл буласын гел төштә алдан күрәм. Хәтта тирәмдәге кешеләрне дә күрәм. “Синең белән бар да яхшымы?” – дип, кайвакыт якынрак кешемнән сорыйм да. Чөнки аның белән берәр хәл буласын алдан төштә күргән булам. Шушы көннәрдә авыртып яттым, ничә көн температурам төшмәде, җитмәсә 8 март көнне концерт куясым бар иде. 28 нче февральдә төш курдем, кызым өстәлгә бер йомарлам язылган май алып килеп куйды. “Әти, аша”, – ди. “Кызым, менә бу кирәк түгел иде, җитмәсә, концерт алдыннан”, – дидем. Чыннан да, кыз садиктан авыртып кайтты һәм аннан миңа тиде.

Лилия Гәрәева, “Сеөмбикә” журналының бүлек мөхәррире.

– Үземнең кияүгә чыгуымны да алдан күрдем. Иңемә зәңгәр шәл яптым, бу хакта төшләр китабында да язылган. Төш күрәм, ике аяк киеме тора, берсе шундый шәп, затлы аяк киеме, икенчесе тапталып беткән кара чүәк. Киеп карыйм, кызылы кыса, ипсез, карасы шундый җайлы, таман гына килгән. Шул булган кияүгә чыгу. Төштә - аяк киеме, күксел төстәге Алмачуар аты, көзге каршында бизәнү, шәл бөркәнү хатын-кыз өчен кияүгә чыгуны юрый. Ирем белән өйләнештек. Озак вакыт балабыз булмады, бервакыт төш күрәм, аягым йонлы, төштә йонлы аяк күрү - ир бала табуга. Шуннан соң авылга кайтып киттем, бәрәңге алабыз, үтереп тозлы бәрәңге ашыйсы килә. 2000 елны улыбыз Ильяс туды. 2006 елны, иртәгә бертуган сеңлемнең туе дигән көнне Ильясны җәяүлеләр кичүеннән чыгып барганда, машина бәрдерде. Улым аңын югалтты, без аны хастаханәгә алып бардык. Машинаның алгы ягы нык җимерелгән иде. Ул минем күз алдында булды, машина чөеп атты да, балам асфальтка килеп төште. Курткасы ертылган, аяк киемнәре очып киткән. Хастаханәдә баланы тикшергәч, бер генә сыдырылган урын да тапмадылар.

Ә моны мин алдан, төштә күрдем. Яңа фатир алган идек, шуның юыну бүлмәсендәге ваннасында кып-кызыл чи ит өелгән. Төштә чи ит күрү - чиргә, күңелсез, начар хәбәргә, диләр. Моның хафалы хәлгә булуын аңлап, төшемдә «Фатиха», «Ихлас» сүрәләрен укыйм да өрәм, тагын укыйм, тагын өрәм. Итләр кырыйдан пешеп, агара башлады. Кып-кызыл кан тамып торган ит агарды да пешкән иткә әйләнде, шулай итеп бер ванна пешкән ит булды.Үзем уйлыйм, пешкәч, бу начар түгел инде. Берәр каза булыр, ахыры хәерле булыр, димен. Уянып киттем, намаз укый башладым. Сәдакаләр бирдем, бераздан шундый хәл булды. Ильясны фәрештә канатында авариядән котылган дип атадык. Якыннарым, дусларым белән үземне тау битендә, болында кызыл җиләк ашап йөргәнне күрәм икән, димәк, үлем-китемгә. Мин үзем җиләк ашамыйм. Төшемдә минем белән җиләккә барган кеше тау битендә җиләк ашый икән — җан бирә. Бик күп тапкыр шулай булды, куркам да инде андый төш күрүдән. Ул инде бүген-иртәгә үлә дигән сүз түгел, әмма күпмедер вакыттан хәбәре килә. Минем бабай да шундый булган. Авылда кемнеңдер төшенә минем бабай керә икән — үлемгә. Ул кемнеңдер капка төбенә килеп утыра яки кереп бара кебек күрәләр. Минем бабай үлгәнгә кырык елдан артык вакыт узган инде, Бакый исемле иде. Бакый абый алырга кайткан, ди халык. Бабайны төштә күрүдән бик куркалар. Кешеләр төш юрау буенча мөрәҗәгать итсә, мин юрарга тырышам. Әмма уңай якка. Интуициямне да кушам, төш юрау китапларым да бар.

Йолдыз Җәләева, эшмәкәр.

– 12 яшьтән бирле төшләр белән саташам. Әти үләр алдыннан булды бу. Берәр хәл алдыннан күрәзә төш күрәм, кайсы гына очракны алсаң да, чынга аша. Фатир алырга йөрим, 2022 еллар булгандыр, шул чакны бабаем төшкә керде дә: "Ялгышасы булма", диде. Аның миңа кечкенә чакта: кызым, авызыңдагы төшеңә дә ышанма, телеңне тешләр, дигәне истә калды. Шул бабаемның кызына шалтыраттым, ә ул риэлтор булып эшли. Ул миңа фатир алу буенча үз киңәшен бирде.

Бер заказчым үзенең өен киендертте, бервакыт шул апаны бик күңелсез, караңгы чырайлы итеп төштә күрдем. Икенче көнне аңа шалтыраттым. Хәл-әхвәлләрен сораштым, ә ул миңа сөенә-сөенә үзенең Казаннан фатир алуын сөйләде. Ике атна вакыт узгандыр, бер кешенең статусында күрәм: шул апаның өе дөрләп яна, бер нәрсәсез калган. Бераздан ул миңа шалтыратты да: "И-и, Йолдыз, синең төшең бәла турында кисәткән бит", – дип янгын турында сөйләп китте. Шуңа шомлы төш күрергә куркам, аларны онытырга тырышам.

Йокы турында кызыклы фактлар

Риваять буенча, атаклы галим Дмитрий Менделеев төшендә химик элементларның периодик системасын ачкан.

The Beatles төркеме солисты Пол Маккартни сөйләвенчә, соңыннан хитка әверелгән «Yesterday» хитының көен дә ул беренче тапкыр төшендә ишеткән.

Төшләр йокы вакытында уздырылган гомуми вакытның 15-20 процентын гына алып тора.

Йоклап киткәннән соң якынча сәгать ярым узгач, кеше төшләр күрә башлый.

Кайбер хайваннар, мәсәлән, сыерлар, атлар һәм филләр басып, ә фламинго – бер аякта басып йоклый ала. Бегемотлар су астында йоклый, алар һаваны сулау өчен һәр 3-5 минут саен өскә калкып чыгалар, әмма уянмыйлар.

Тарихтан

Мөхәммәд галәйһиссәламгә 40 яшь тулгач, аның пәйгамбәрлек чоры башлана. Шулай ук аңа күрәзә төшләр керә башлый. Бервакыт Хира мәгарәсендә аның янына Аллаһтан беренче аятьләр белән Җәбраил галәйһиссәләм килә. Беренче булып Мөхәммәт галәйһиссәләмнең пәйгамбәрлегенә аның хатыны - Хәдиҗә ышана. Бераздан Гали ибне Әбу Талиб - Мөхәммәд галәйһиссәләмнең икетуган энесе, Зәйд ибн Хәрисә - аның иреккә җибәрелгән колы ислам кабул итәләр.

ТӨШ ЮРАУ ҮРНӘКЛӘРЕ:

Агым су аша йөзеп чыксаң, кайгыдан арынасың.

Әгәр төшеңдә бодай күрсәң, сөенеч булыр.

Әгәр төштә сары май күрсәң, чир килер; катык йә сөт күрсәң, кулыңа хәләл мал керер.

Коедан су алганны күрсәң, кияүгә чыгасың.

Төшеңдә бакыр акчалар алсаң, нахак сүз ишетәсең.

 Төшеңдә бал корты күрсәң, хәләл мал насыйп булыр.

 Төшеңдә еласаң - шатланасың.

 Төшеңдә куян, каз күрсәң, бер туганың килә.

 Төшеңдә тавык күрсәң, хәрам малдан өлеш тияр. 

Төшеңдә тауга менсәң, бәхетле булырсың.

 Төшеңдә чи ит, йомырка күрсәң, авыруга була.

 Төшеңдә шикәр һәм бал күрсәң, ил арасында олы дәрәҗәле буласың.

Төшеңдә яшеллек күрсәң, тиз килә торган шатлык.

Төштә ак әйбер - шатлык, кара әйбер - кайгы, кызыл әйбер - кыстау, яшел әйбер - озын гомер.

Төш күрү

Төш күргәндә кеше уйлыймы,

Ул уйларын читкә куймыймы.

Килеп кереп синең төшләреңә,

Кемдер синең белән уйныймы.

Ял вакыты акыл һәм тән өчен,

Төш күрүдә "кемнәр" катнаша.

Күрә алу мөмкин булмас иде,

Әгәр кеше йоклап ятмаса.

Тәмле төшләр, хыял галәмәте,

Ямьсезләре җанны куркыта.

Төштә була, җирдә булмаслыгы,

Төшләрне була, онытып та.

Төшне юрап ниләр аңлап була,

Дөрес җавап табу кыендыр.

Кеше акылына табышмактай,

"Өстән килгән" шундый уендыр.

Рүзил Фазлыев
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading