16+

ТР буенча эчке эшләр министры: Дүрт ел элек югалган Сөләйман хәзрәт эше буенча алга китеш юк

ТР Дәүләт Советының җиденче утырышында депутат Ркаил Зәйдулла республика буенча эчке эшләр министры Артем Хохоринның депутатлар каршында чыгышыннан соң  хәзрәт эше буенча яңалыклар бармы-юкмы икәнен сорашты.

ТР Дәүләт Советының җиденче утырышында депутат Ркаил Зәйдулла республика буенча эчке эшләр министры Артем Хохоринның депутатлар каршында чыгышыннан соң  хәзрәт эше буенча яңалыклар бармы-юкмы икәнен сорашты.

Хәтерләсәгез, 2016 елның 7 февралендә Казанның Петровский бистәсе имам-хатыйбы, “Нурулла” мәчетенең икенче имамы 57 яшьлек Сөләйман хәзрәт Зарипов суга төшкәндәй, юк булды. Өстәвенә, аның белән бергә Берләшкән Гарәп Әмирлекләре гражданины 62 яшьлек шәех Нәҗметдин  дә югалды.

Инде дүрт ел узса да, бу эш буенча алга китеш юк икән. 

Бүген ТР Дәүләт Советының җиденче утырышында депутат Ркаил Зәйдулла республика буенча эчке эшләр министры Артем Хохоринның депутатлар каршында чыгышыннан соң  хәзрәт эше буенча яңалыклар бармы-юкмы икәнен сорашты. 

“Әлеге мәсьәлә буенча алга китеш юк”, - дип җавап бирде министр.

Билгеле булганча, Сөләйман хәзрәт белән юлдашы “Toyota Corolla” машинасында Мордовия башкаласы Саранскидан Казанга сәфәр чыккан  була. Алар Буа районы Иске Суыксу авылы мәчетенә өйлә намазына керә. Машина Буа шәһәрендә табылган, әмма хәзрәт хакында шуннан бирле бер хәбәр дә юк.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    БИК гажэп,кеше КАДЭР кеше кэпэ кэндез югалада очы кырые юк!Хохорин акча УРЛАП качканнарны тапты бик тип,э эйгэ кайтканда юкка чыккан хэзрэтне таба алмыйлар!

    Мөһим

    loading