16+

“Янасыз бит, балаларыңны җыеп, тизрәк чык!”, дип шалтыраткан...

Мунчадагы электр чыбыгының кыска ялганышыннан чыккан ут бакча ягыннан искән җил ярдәмендә әүвәл йортларына терәлеп торган иске мунчага, аннан яңа сарайларына сикерә, күз ачып йомган арада өйләрен дә чолгап ала. 

“Янасыз бит, балаларыңны җыеп, тизрәк чык!”, дип шалтыраткан...

Мунчадагы электр чыбыгының кыска ялганышыннан чыккан ут бакча ягыннан искән җил ярдәмендә әүвәл йортларына терәлеп торган иске мунчага, аннан яңа сарайларына сикерә, күз ачып йомган арада өйләрен дә чолгап ала. 

- Ялкын телләренең өерелеп бии-бии янганын күргәнем юк иде әле. Ут өермәсе бер өскә менеп китә, бер аска килеп төшә, пәри туе сыман, үзен-үзе кая куярга белмичә, “күлмәгенә” сыймыйча янды. Шаккатмалы. 17 янгын машинасы килеп су сиптерде, алай да баса алмадылар, - ди гаилә башлыгы.

Рөстәм Насыйбуллин тумышы белән Төркмәнстаннан. Ләкин тамырлары Татарстанга береккән. Әнисе Әминә ханым – Аксубайныкы, әтисе Башкортстаннан. СССР таркалуга бәйле илдәге вазгыять тотрыксызлангач, 1991 елда Апаска кайтып төпләнгән. 27 елдан бирле үзәк хастаханәдә электрчы булып эшли. Апас кызы Айгөл белән гаилә корып, баштарак икесе ике йортта яшәп гомер көтсәләр дә, алты ел элек кенә ана капиталына шушы йортны алганнар. 

- Үз кулым белән яңа сарай эшләгән идем. Хастаханәдә зурдан кубып төзекләндерү эшләре тотынгач, барыбер аталар дип, ишекләрне дә, тәрәзә яңагындагы пластикларны да үзем ипләп салдырдым да, өйне рәтләдем. Яңасына акча юк, биш баланы күтәрәсе. Кешечә яшәр өчен гел аннан-моннан юнәттек. Әле ике велосипед биргәннәр иде, берсен балаларга җыеп бирдем, берсе коробкасында килеш утта янды, - ди Рөстәм. 

Олы кызлары Аделинага – 10, төпчекләре Талиягә – 2, игезәкләре – Фәнил белән Фәниягә 6 яшь. Фәнияне 3 яшьлек Әнвәр белән балалар бакчасына илтәләр. Ә Фәнил авырып торганга өйдә кала.

- Айгөл мәш килеп идән юа икән. Каршы йортта яшәүче Илшат Мухамов, полициядә эшли ул, тәрәзәдән ут күргән. “Янасыз бит, балаларыңны җыеп, тизрәк чык!” - дип Айгөлгә шалтыраткан. Айгөл, балаларны тиз генә уятып, капка төбенә чыгарып бастырган да, үзе шлангадан су сиптерергә кереп киткән. Шлангадан ирен чылатырлык та су килмәгән. Бөтен кеше бакчасына су сибә бездә, - ди Рөстәм. - Өч оя индоуткалар йомырка басалар иде, һәрберсендә 29 шар йомырка. Айгөл белән киченнән карадык, һәммәсе дә бәбкәле, гаеткә борынлый башларлар дип көттек. Язын 7 индоуткабызны төлке алып китте. Иске калайлар юнәтеп, арт якны кордым. Ике индоутка йомыркаларын ташлап китмәде, ояда утырган килеш тереләй яндылар. Берсенең башы яна башлагач, торып йөгергән. Кая барып сугылырга белмичә каңгырап йөри хәзер мескенкәем. Йорт урынына барып кайтам да, тел астына дару салам. Алдан яман төшләр күрдем, юрый гына белмәдем. Төшемдә урам тутырып ракеталар шартлады, бөтен җирне тоташ ут чорнаган иде... 

Әлегә аларны кунакханәгә урнаштырганнар. Гаилә каядыр кунарга тиеш. Моны шәһәр тибындагы Апас поселогы җирлеге башлыгы Луиза Сафина кайгырткан. Алдагы көннәрендә ни көтә – билгесез. Чөнки кунакханәдә дә кышлый алмыйлар.

- Авыл кешесен бакча, ишегалдындагы кош корты ашата. Яшелчәләребез генә мул уңыш бирсеннәр инде. Их... Ике тонна бодай, тоннадан артык тары, кукуруз сатып алган идем, бөтенесен бергә кушып, тегермәнемдә тарттырып, индоутка бәбкәләренә, тавыкларга ашатам дип уйлаган идем. Күпме эш җиһазларым әрәм булды... Иске йорт бит, балаларга салкын дип яңа мич куйдырган идем. Айгөл – ятимә, минем әни дә 90 яшенә җиткән, ярдәм көтәр кешебез юк. Рәхмәт, кем 100 сум, кем 200 сум китереп бирә, рәхмәт әйтеп алам, - ди Рөстәм Насыйбуллин. 

Коточкыч афәткә тарып, тормышның зур сынавы алдында басып торган биш балалы Насыйбуллиннар гаиләсенә ярдәм кулы сузсак иде. Безнең тарафтан кылынган бер изгелек мең баләдән коткарса, Насыйбуллиннар гаиләсе аңа бик тә мохтаҗ. 8 (937) 629-50-66 номеры банк картасына беркетелгән. 

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Аллах ярдэм бирсен, хэерле бэндэлэр булышсын, йортлы булсыннар. 🤲🤲🤲🤲🤲

    Мөһим

    loading