16+

“Туристлык кэшбегы” программасы озайтылды

Сәяхәт иткән өчен компенсация түләү турындагы әлеге программаның беренче этабы август аенда старт алган иде. Икенче этабы 15 октябрьдән башланып 5 декабрьгә кадәр исәпләнгән.

“Туристлык кэшбегы” программасы озайтылды

Сәяхәт иткән өчен компенсация түләү турындагы әлеге программаның беренче этабы август аенда старт алган иде. Икенче этабы 15 октябрьдән башланып 5 декабрьгә кадәр исәпләнгән.

Аның нигезендә турист алган юлламасы яки кунакханәдә яшәгәне өчен тотылган чыгымнарның 20 процентын (иң күбе 20 мең сум) кире кайтара ала. Моның өчен төп шартлар – тур яки кунакхандә яшәү өчен «МИР» картасы белән түләү, турны Мирпутешествий.рф сайтыннан онлайн алу. Кэшбек картага биш көн эчендә кайта.

Кэшбек программасы илдә туризм тармагын үстерү, бигрәк тә пандемиядән соңгы вазгыятьтә мөһим. Ни өчен дигәндә, пандемия белән бәйле рәвештә, республикада турагентларың 50 проценты ябылган. Татарстанның туристлык агентлыклары ассоциациясе президенты Рамил Мифтахов журналистларга хәбәр иткәнчә, язга таба тагын да күңелсезрәк фаразлар бар. Бу сан хәтта 70-80 процентны тәшкил итәргә мөмкин. Алда билгесезлек, халык та Яңа ел каникулларына тур алырга атлыгып тормый, диде ул матбугат очрашуында. Спикер шулай ук программаны 10 гыйнварга кадәр түгел, май ахырына чаклы озайту яхшы нәтиҗә бирергә мөмкин, чөнки туристлык сезоны ул - җәй.

Кунакханәләр дә җәй буена буш торды диярлек. Казан шәһәре һәм Татарстан кунакханәләре ассоциациясе президенты Гөлнара Сафина да өч отельнең эшчәнлеген туктатуы турында ассызыклап үтте.
- Җәй башында туристлар бик аз булды, август белән сентябрьдә исә җанланыш сизелде, кунакханәләр яхшы гына тулды. Саннар белән билгеләп узганда, августта номерлар фонды 60-75 проценты тулды, сентярьдә 50 процентка кадәр. Октябрьдә - 30 кына процент. Ноябрь һәм декабрь өчен әйтеп булмый, халык турны алдан алып куярга шикләнә, - диде ул.

Татарстанның туризм буенча дәүләт комитеты җитәкчесе Сергей Иванов кэшбек программасының озайтылып кына калмыйча, күпмедер үзгәрешләр дә кертелүен хәбәр итте. Беренче этапта тур биш көнгә алынуы шарт булса, хәзер өч көнгә дә ярый. Юлламаны хәзердән үк алып куярга була, ә аның вакыты 10 гыйнварга кадәр булырга тиеш.
- Кэшбек програмасы буенча ил буенча гына түгел, үзебезнең республика эчендә дә сәяхәт итәргә була. Бик күп районнар туристлык маршрутын булдырды, - диде ул.

Фото: http://pixabay.com

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading