16+

Туристлык тармагына елга суднолары, автобуслар һәм кадрлар җитми

Татарстан туристлар яратып килә торган иң билгеле төбәкләрнең берсе булып кала бирә. Узган ел бездә 3,7 миллион турист булган дип фаразлана. Туристлык өлкәсендә күрсәтелгән түләүле хезмәтләр күләме 39,5 миллиард сум тәшкил итә. 2021 ел күрсәткечләреннән ул 19 процентка күбрәк. Республикага килгән кунаклар санын исәпкә алганда, Идел буе төбәкләре арасында ул беренче урында. Илнең барлык төбәкләре исемлегендә ул топ унлыкта. Төгәлрәге – җиденче урынны алып тора. 

Туристлык тармагына елга суднолары, автобуслар һәм кадрлар җитми

Татарстан туристлар яратып килә торган иң билгеле төбәкләрнең берсе булып кала бирә. Узган ел бездә 3,7 миллион турист булган дип фаразлана. Туристлык өлкәсендә күрсәтелгән түләүле хезмәтләр күләме 39,5 миллиард сум тәшкил итә. 2021 ел күрсәткечләреннән ул 19 процентка күбрәк. Республикага килгән кунаклар санын исәпкә алганда, Идел буе төбәкләре арасында ул беренче урында. Илнең барлык төбәкләре исемлегендә ул топ унлыкта. Төгәлрәге – җиденче урынны алып тора. 

 

Татарстанның туризм комитеты рәисе Сергей Иванов белдергәнчә, узган ел туристлык тармагына 530 миллион сум акча бүлеп бирелгән. Бу акчага Тәтеш районында Түбәтәй-Tower күзәтү башнясы өчен инфраструктура булдырылган. Моннан тыш, уналты эшмәкәр шушы өлкәдәге үз эшләрен үстерү өчен грантлар алган. 

Әмма булганы белән генә канәгатьләнеп утырып булмый, туристларны мөмкин кадәр күбрәк җәлеп итү өчен, яңа кызыклы маршрутлар һәм объектлар булдырырга кирәк. Туристлык комитеты 2023 елга үз алдына зур бурычлар куя. 
–     «Туристлык һәм кунакчылылк индустриясе» илкүләм проекты нигезендә Татарстанга 692,8 миллион сум бүлеп бирелде. Әлеге акчалар ярдәмендә рсепубликада өч зур проект гамәлгә ашырылачак. Аның берсе – елга ярларында комлыклар булдыру. Икенчесе – Казан һәм Алабуга шәһәрләре үзәкләренең туристлык кодын барлыкка китерү. Бу территорияләрнең бердәм архитектура дизайнын булдырып, яңа арт-объектлар һәм амфитетар урнаштырырга җыенабыз. Өченчесе – “Сотворение” музыка фестивален уздыру. Милли фольклор шоу оештыру нияте дә бар, – дип планнары белән уртаклашты Сергей Иванов Татарстанның Мәдәни мирас объектларын саклау һәм туристлык дәүләт комитетларының уртак коллегиясендә. 

Болардан тыш, туристлык комитеты Татарстанга Һиндстан, Иран, Кытай һәм Фарсы култыгы илләренннән туристлар җәлеп итәрә ниятли.

Килгән туристларның килеп китүе генә түгел, аларга сыйфатлы хезмәт тә күрсәтергә кирәк. Моның өчен кайбер проблемаларны хәл итү мөһим. Сергей Иванов үзенең чыгышында шактыйларын атады.
–     Туристлар агымы арту бу проблемаларны системалы рәвештә хәл итүне сорый. Аның беренчесе – кунакханәләр җитмәү. Зур күләмдә инвестицияләр таләп иткәнлектән һәм үзен озак вакыттан соң гына аклаганга, эшмәкәрләр бу эшкә бик теләп алынмый. Икенче зур проблема – елга сәфәрләре һәм туристлык үзәкләренә барып җитү өчен  суднолар җитмәү. Елга суднолары өчен ягулык алу инфраструктурасы бөтенләй юк диярлек. Монысы да эшмәкәрләр өчен рентабельле түгел булып чыкты. Өченче проблема – туристларны йөртү өчен автобуслар җитмәү. Соңгы ике елда автопаркның 25 проценты исәптән чыгарылды. Калган 35 проценты биш елдан артык кулланылышта булган машиналар. Туристлык сезонында илле кешелек 50 автобус җитми безгә. Районнарда хәлләр бөтенләй начар. 4 миллион турист өчен  микрофоны, куркынычсызлык каешы һәм кондиционеры булган 85 автобус хезмәт күрсәтте. Алдагы өч елда рсепубликага тагын 100 автобус кирәк була. Тагын бер проблема – кадрлар җитмәү. Узган елны 

«Профи-җәй» проекты эшләде, аның нигезендә кунакханәләр һәм рестораннарда эшли торган студентлар өчен тулай торакта урын булдырылды. Бу эшкә мәктәп укучыларын да җәлеп итәргә кирәк дип уйлыйбыз. Туристлык сезонында безгә кимендә 1,5 мең кеше кирәк була, – дип, комитет рәисе Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановтан бу проблемаларны хәл итүдә ярдәм сорады. 

Президент, үз чиратында, аларны министрлыклар дәрәҗәсендә хәл итәргә кирәклеген билгеләп үтте. 
–    Бу мәсьәләләрнең кайберләре актив рәвештә хәл ителә инде, аерым алганда, кунакханәләр төзү эшендә. Мәйданчыклар әзерләргә кирәк. Бигрәк тә Казан, Болгар, Чистайда. Бу мәйданчыклар инженерлык инфраструктурасы белән тәэмин ителергә тиеш. Моны инвестиция советы аша хәл итәсе була. Бәлки инвесторларга капиталь грантлар бирергәдер. Иң җитди мәсьәлә – автобуслар. Моның өчен махсуслаштырылган автотранспорт предприятиеләренә ярдәм итәргә кирәк. Дебаркадерларны яңарту буенча планнар бар. Өч корабльгә заказ бирелде. Шул ук вакытта М-12 трассасы төзелеп бетүне истән чыгармыйк. Мәскәүдән Казанга 6,5 сәгать эчендә барып җитәргә мөмкин булачак. Бу да туристлар агымын арттырырга ярдәм итәчәк, – диде Рөстәм Миңнеханов.

Кадрлар әзерләүгә килгәндә, аларны читтән генә җәлеп итеп калмыйча, ресурс үзәкләрен булдырырга кирәклегенә басым ясады ул. Бу теманы да җентекләп эшләргә кирәк, хезмәт күрсәтү өлкәсе сыйфатлы кадрларга мохтаҗ, диде Президент. 

Шул ук вакытта яңа туристлык маршрутларын булдыру зарурлыгын да искәртте. Әйтик, Биләрне үстерергә, КаМАЗ һәм «Алабуга» икътисади зоналарында, Түбән Камада сәнәгать туризмын үстерергә, болардын тыш экотуризм объектларын ачарга була. Мәдәни мирас объектлары да кунакларны җәлеп итәргә тиеш. 
–    Мәдәни мирас объектларын саклауга 4 миллиард сум акча бирелде. Әлеге объектлар һәйкәлләр генә түгел, ә туристларны җәлеп итү һәм компетенцияләр нокталары булырга тиеш. Бу
–    Мәдәни мирас объектлар «эшләргә» тиеш. «Без бу максатларга 4 млрд сумнан артык акча җибәрдек. Әлеге объектларның һәйкәлләр генә түгел, ә җәлеп итү һәм компетенцияләр нокталары булуын телим. Бу объектлар үзебезнең халык өчен дә, кунаклар өчен дә эшләргә тиеш. Тагын бер тема – дини үзәкләр. Бу теманы бүген спикерлар читләп үтте. Безнең җитди тарихи объектларыбыз бар. Алар да эшләргә тиеш. Тулаем алганда, казанышларыбыз күп, әмма алда эшләр тагын да күбрәк, – дип сүзен йомгаклады Президент.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading