16+

«Тыйнаграк булыгыз, фотоларыгызны теләсә кая таратмагыз»

Россиядә үлән белән дәвалаучылар һәм сөяк утыртучылар, дәвалаучылар турында мәгълүмат тупланган беренче төбәк реестры барлыкка килгән.

«Тыйнаграк булыгыз, фотоларыгызны теләсә кая таратмагыз»

Россиядә үлән белән дәвалаучылар һәм сөяк утыртучылар, дәвалаучылар турында мәгълүмат тупланган беренче төбәк реестры барлыкка килгән.

Башкортстанда Россиядә беренче булып халык дәвалаучыларының төбәк реестрын эшләтеп җибәргәннәр. Бу хакта "Коммерсант" газетасы яза.
Башкортстанның сәламәтлек саклау министрлыгы исемлегенә үләннәр белән дәвалау, сөяк утырту, ароматерапия, йогатерапия, акупунктура (энә ярдәмендә дәвалау), Тибет пульсотерапиясе белән шөгыльләнүче, шулай ук этник психологик йогынтысы ысулларын кулланучы җиде белгеч кертелгән.
Аныкланганча, мондый эшчәнлек белән шөгыльләнүгә рөхсәт биш елга биреләчәк. Шул ук вакытта медицина белеме булмаган белгеч үз эшчәнлеге белән бары тик табиблар күзәтүе астында гына шөгыльләнә алачак.

Дәүләт Думасының сәламәтлек саклау комитеты рәисенең беренче урынбасары Бадма Башанкаев төбәк реестрын булдыру халык медицинасы өлкәсендә контроль күрсәтергә ярдәм итәчәк, дип өстәгән.

«Каты сөенмәскә, артык кайгырмаска»
Бозым чыгару, төрле чирләрдән, күз тиюдән дәвалау турында газетабызның даими спикеры – «Рәхмәтулла» мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Ясәвиев белән сөйләштек.

– Кызганыч, соңгы елларда сихер, бозым чыгарам дигән белдерүләр дә, моңа ышанучылар да күбәйде. Күрәсең, күпләрнең күңелендә бушлыктыр. Шайтан шулчаклы көчле тәэсир итә, кешеләр соңгы акчаларын бирергә әзер. Дөньяви максатка бик тиз ирешер өчен дошманны, яки көндәшне юк итәр өчен сихер, бозык ясау юлларына баралар. 

– Багучыларны ничек танып белергә соң? Аңлавымча, аларның исемнәре телдән-телгә йөри. Кеше ничарадан бичара дигәндәй, өметләнеп мөрәҗәгать итә бит аларга...
– Нәкь менә болар багучылар, яки күрәзәчеләр дип аларның маңгайларына язылмый билгеле. Ләкин кемдер үткәнеңне әйтеп бирә, хәтта өшкерәм, дәвалыйм дип белдерә икән, димәк, алар багучы. Аллаһы Тәгалә язганы сиңа гына булачак. Сиңа язылганы башка кешегә китмәячәк, сиңа киләчәк иншаллаһ. Халык телендә бер гыйбарә бар бит: "Язган ризык тешеңне сындырып керер", дигән. Кәсебеңне кылсаң, тормышыңны дин кушканча алып барсаң, шуның бәрәкәте, Аллаһы Тәгаләнең ризалыгы була. Ә инде хәрәм юлларны эзлисең икән, ул сиңа бернинди шатлык, канәгатьлек китермәячәк. Халык телендә "мәҗнүн" дигән сүз бар. Турыдан-туры тәрҗемәсе җенле, акылы зәгыйфьләнгән кеше дигәнне аңлата. Алар үз-үзләрен белешмичә, теләсә нәрсә кылып, эшләп, теләсә нинди сүзләр сөйләп йөриләр. Җеннәр белән бәйләнешле булалар. Ә җеннәрнең тәэсирен без аңлап бетермибез. Аларның иманлылары, имансызлары, мөселманнары, башка диндәгеләре бар. 

– Белүемчә, Пәйгамбәребезгә (сгв) дә бозым ясаганнар. 
– Риваятьләргә караганда, ике җепне бәйләгәннәр дә, берсенә биш төен, икенчесенә алты төен ясаганнар. Әнә шуңа Аллаһы Тәгалә бу уңайдан "Фәләкь" һәм "Нәс" сүрәләрен иңдергән. Берсе биш аять, икенчесе 6 аятьтән гыйбарәт. Ислам динендә шатлык булса, каты сөенмәскә, уңайсыз хәбәр булса, артык кайгырмаска киңәш ителә. Кайгы килсә, "Иннә лиЛләһи вә иннә иләйһи раҗигун", догасын укырга киңәш ителә, ягъни "Һәр кешенең гомере Аллаһыдан һәм Аллаһының Үзенә кайтачакбыз". Кайгы-хәсрәт эченә баткан кеше зәгыйфь була. Аңа карата ясалган сихерләр, бозымнар, аларның тәэсире көчәя, дип беләбез.

– Күз тиюгә килгәндә, тормыштан бер мисал, күршебездә генә бер апа яши иде. Шул сиңа сокланып караса, яки юлыңа очраса, көт тә тор, юлың уңмаячак, яки ниндидер хәл килеп чыгачак. Бу нидән килеп чыга?
– Күз тию сокланудан килә, әйтик, каты күзле кеше кечкенә балаларга сокланып карый. Әмма, ни кызганыч, сөбханаллаһ, машаллаһ дип әйтми. Шул вакытта күз тия. Ә сихер, бозым - синоним сүзләр. Шуңа күрә без тыйнаграк булыгыз, фотоларыгызны теләсә кая таратмагыз, дип кисәтәбез. Чөнки явыз ниятле кешеләр моннан файдаланырга мөмкин. Алдыңны, артыңны карап йөр, дигән гыйбарә дә шуннан килеп чыккандыр. 

– Еш кына сүз иярә сүз китеп, диндәге танышым, нахакка рәнҗетелгән кешеләр турында телгә алсам: “Күкләр барысын да күрә, тигезли", ди. Кеше рәнҗеше турында ни диярсез? 
– Пәйгамбәребезнең (сгв) шундый хәдисе бар: “ӨЧ төрле кешенең догасы Аллаһ каршында һичшиксез кабул булыр, ди. Беренчедән, мәзлүм, ягьни рәнҗетелгән кешенең, икенчедән, мосафир кешенең, өченчедән, ата-ананың үз баласына кылган догасы. Мәзлүм - ягъни рәнҗеткәннәр, мал-мөлкәтен тартып алганнар. Бу кеше үзе белмичә, ләгьнәт кылган, рәнҗегән. Билгеле, каргыш төшә. Кеше үзе белмичә, берәр кешене каргаса, ул аңа кире кайтачак. Пәйгамбәребез (сгв): «Ләгънәт үз иясен эзләп йөрер. Күккә менәр – күк кабул итмәс, җиргә төшәр – җир кабул итмәс. Кем шушы каргышны теләде, шуңа үзенә әйләнеп кайтыр», – ди.

– Сихерне чыгаручылар бармы? 
– Бу эштә бары догалар ярдәмендә (Корьән аятьләрен укып өшкерү) ярдәм итә. Бу эшне башкаручылар бар. Билгеле, тәкъва, динле булган кешегә барырга кирәк. "Мин укыйм, мин өшкерүче", дип әйтүчеләр күп анысы. Ләкин аның тәкъвалыгына, ихласлылыгына ышанырга кирәк. Бу хакта Коръәннең "Әл-Исра" сүрәсенең 82нче аятендә әйтелә. "Коръәнне без гамәл кылучы мөэминнәргә рәхмәт вә шифа булсын өчен иңдерәбез, әмма залимнәр хәсрәттән башканы ала алмаячаклар", диелә анда. Сүзне йомгаклап шуны әйтәсем килә, Аллаһым, барыбызга дә саулык-сәламәтлек биреп, авыручыларыбызга киң рәхмәтең белән шифаларын насыйп итсәң идең. Әмин!

Эдуард Кашапов, гаилә психологы, өшкерүче:

– Кара эчле бозык салучылар бар. Әллә нинди адымнарга баралар. Миңа мөрәҗәгать итүче һәр икенче мөселман кешесе бозым чыгару мәсьәләсе белән килә. Кешенең тәкъдиренә язылган икән, биредә берничек тә үзгәртеп булмый. Ни кызганыч, намаз уку гына үлемнән саклап кала алмый. Кайчак яман чирдән интеккән, яшәүгә өмете калмаган кешеләр килә. Янәсе, бозым нәтиҗәсе түгелме? Бу очракта, нәкъ менә табиблар ярдәме кирәк. Сихердән саклану өчен догада булу сорала. Үзләрен күрәзәче дип атаучылар кешеләргә амулет, яки талисман бирәләр, әмма бу гына җеннәрдән, кара көчләрдән сакламый. Үземнең тәҗрибәдән чыгып әйтәм, бозымны иң якын кешеләр ясый һәм иң таралган сәбәбе – көнчелек. Хатын-кызлар гаиләдәге мөнәсәбәтләрне бозу, кемнеңдер ирен тартып алу белән шөгыльләнә, сирәк очракта ир-атлар көндәшләренең бизнесына аяк чалу, акчасыз калдыру максаты белән ясала ул. Хезмәттәшләр арасында да бер-берләреннән көнләшү очраклары бар. Бозым булганда, кеше тиктомалдан эшен күралмый башлый, анда барасы килми, эшкә күңеле үсми. Гаиләдә дә шундый ук хәл күзәтелергә мөмкин, ирен яки хатынын, балаларыннан күңеле кайта, өеннән бизә, тормыштан ямь тапмый. Аннан соң бер очрак турында искә алам, бер ир бик бай тормышта яшәгән, эшмәкәр ханымны үзенә каратыр өчен аңа бозым ясаган. Тегесе эчә башлаган, эшен ташлаган, хәтта бер фатирын шул кешегә яздырган. Ахыр чиктә бу хатынның тик торганда упкынга төшә баруын күреп танышы миңа китертте, чыгардык бозымны. Барысын да сөйләгәч, теге эшмәкәр ханым шаккатты. Менә болар да сихер билгеләре. 

Лия Мәрдегалләмова, Тукай районы:

– Күз тию, сихер турында Коръән китабында да язылган, диләр. Димәк, бар. Әмма көчле кеше булса,  сихерләргә бирешми Адәм баласы.  Һәр кеше үз динен тотарга, Ходайга ышанырга тиеш, дип уйлыйм. Биш тапкыр намаз укымасам да, һәр иртә-кич белгән догаларны ("Ихлас", "Әлхәм", "Аятөл-көрси" һ.б) укыйм. Мөмкин булганда, ашлар үткәрергә, яисә башкалар үткәргәндә катнашырга тырышам. Ходайга барысы өчен дә рәхмәт. дим. Гади сүзләр белән аңа эндәшеп, туганнарыма сәламәтлек, бар эштә дә уңышлар телим.  Православие динендәге кеше үзенең начар хәлгә очраганын сөйләсә, бүлешсә, мин: "Чиркәүгә күптән йөрдеңме? Ураза тоттыңмы? Шәм куйдыңмы?" дип сорыйм. «Ярый әле әйттегез», дигәннәре дә бар.
Ә үземә килгәндә, минем Казанда яшәүче Хәнифә Фәсахова исемле Алма апам бар, ул 90ны тутырып килә. Ул – хаҗия, догалары кабул булучан. Мин аңа мөрәҗәгать итәм. Бер тапкыр Корьән ашы алдыннан башым бик каты авыртырга тотынды. Бернинди дару да басмый. Алма апам безгә кунакка килде, минем хәлемне белеп алып, каршына утыртты да: ”Син кичә сәгать 10да зәңгәр күлмәгеңне киеп кая бардың?”, ди. Чынлап та, бер чарада катнашкан идем. Апам: "Сиңа бик каты күз тигән диде, шунда догалар укыды да, хәлем яхшырды. Нинди генә эш башламыйм, ул минем өчен укып торды. Догаларының көче, тәэсире бардыр дип уйлыйм. Ул миңа гел укып тора, рәхмәт яусын. Озак яшәсен. 

Зөһрә Хәкимуллина, нумеролог, Казан.

– Мин ышанмыйм андый әйберләргә. Күңелең чиста булса, берни дә йокмый. Иң хәерлесе, багучыга барма, башыңа бәла алма. 

Фагыйлә Шакирова, блогер, журналист, Казан.

– Хәзер чын-чынлап өшкерүчеләр аз, бу юнәлеш бизнеска әверелде. Хәзрәт, муллалар да өшкереп акча эшли. Мин моңа тискәре карыйм.
Бер хәзрәттән интервью алып, аны дөньяга таныттым. Социаль челтәрдә үткәрелгән туры эфирны 160 мең кеше карады, юри генә: "Миңа да укы әле", дигән идем, ике мең акчаны алып калды. Ләкин Аллаһы Тәгалә акчага сатылучы өшкерүчеләрнең көчен азайта, кешеләр бераздан аларның файдасын күрми башлый. Халык тапталган сукмак буенча йөри, бер йөргән кеше гомер буе йөри. Шуңа мин үзем белгән, чын сәләте булган кешеләрне дөньяга чыгармаска булдым. Көчләре бетмәсен өчен. Кара эчле кешеләрне, вампирларны ерактан сизәм. Алардан соң 2-3 көн хәлсез ятам. Шуны әйтәм, вампир кешеләр безнең арада күп, бигрәк тә иҗат кешеләре арасында шактый алар. Юктан бар сәбәп табып шалтыраталар, очрашырга сәбәп эзли, гел кеше арасында булырга тырыша. Алар сиңа төбәп карый, зарлана, акча сорый, тагын әллә нәрсәләр. Кайбер кешеләрдән соң авыр булып китә. Моннан котылуның бер чарасы бар, аралашуны туктатырга кирәк. Ләкин мөмкин булмаса, гел намаз укырга, ялтыравыклы брошка тагып йөрергә (күз шуңа төшә), дога укырга. Сәхнә йолдызлары, җырчылар арасында да вампирлар бар. Кеше акча түләп, шушы тамашага бара, кара энергия җыеп кайта. Кемнәр икәнен әйтмим. Мин андыйларның җырларын да тыңлый алмыйм. 

Таңсылу Галимуллина,  Балтач.

– Кечкенә вакытта якыннарым "Баш капкачың ачык", диләр иде миңа. Төшемә бик күп мәрхүмнәр кереп, йә ярдәм сорыйлар, йә аңлаталар, йә берәр киңәш бирәләр. Тик менә махсус хәрби операция зонасында һәлак булган тормыш иптәшем генә төшемә керми, Аллаһы Тәгаләдән күпме сорасам да. Бер генә тапкыр керде. "Чепьяга кайт, курыкма, мин синең яныңда бит һаман", диде.
Күз тиюгә ышанам, әни кечкенә вакытымда булган хәлне искә алды. Авылда яшәүче кап-кара чәчле, кара күзле бер хатын безгә кергән дә: ”Бу кызыгыз бигрәк матур инде сезнең," дип сокланып чыгып киткән. Әни сөйләвенчә, уйнаган җиремнән идән уртасына җәелеп ятканмын да, тораташ катканмын. Температурам күтәрелгән. Больницага алып киткәннәр. Шунда дәваланучы апа минем халәтемне күргән дә, киемне сорап алган, бер алманы өшкереп биргән. "Бик каты күз тигән моңа, тиздән савыгыр" дигән. Вампирлар да бар. Әйтик, мин банк системасында эшләп алдым. Гел бер апа килә иде. Бер көнне килгән дә бу, "Кая китте бу кызыгыз, баш авыртуыма чыдый алмыйм" дип әйтә икән. Күрәсең, теге апа минем белән сөйләшеп тазарып китә. Ә мин аннан соң сәбәбен белмичә, егылып кала идем. Әле шушы көннәрдә тагын егылып яттым, 10 көн урыннан тора алмадым. Температурам күтәрелде, югыйсә, салкын да тимәгән. Әнием өшкерде, әле менә чәй эчеп куйдым. Доганың шифасы тигән. күрәсең. 

Хокук сакчылары кисәтә!
***
Чаллыда яшәүче бер кеше телевизордан экстрасенслар хезмәте турындагы рекламаны күреп алган. Күрсәтелгән номер буенча шалтыраткан һәм үзен борчыган мәсьәлә белән уртаклашкан. Телефон аша алдакчылар пенсионер хатынга «дәвалау» билгеләгәннәр, янәсе, 750 мең сум бәрабәренә бозымны бетерәчәкләр. Шулай ук ялган табиблар хатын-кызга урын өстендә ятучы ирнең хатыны буларак, 1,2 млн сумнан артык компенсация тиешлеген хәбәр иткәннәр. Бу акчаларны алу өчен 10 процент комиссия түләргә кирәк булган. Янәсе, соңрак ул кире кайтарылачак. Хатын ике тәкъдимгә дә ризалашкан. Тылсымчылар таләп иткәнчә, алты ай дәвамында, майдан ноябрьгә кадәр ул төрле адресатларга, төрле сәбәпләр буенча акча җибәргән. Ханым банкта сакланучы бөтен акчаларын, дусларыннан һәм танышларыннан бурычка алып төрле суммалар күчергән. Ноябрь башында гомуми сумма 1 229 125 сум акчага тигезләшкән. Акчасын “суга салуын салган”, тик проблемалары гына хәл ителмәгән. Ахыр чиктә әлеге хатын ярдәм сорап полициягә мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр булган. Аның мөрәҗәгате буенча Россия Җинаять кодексының 159 маддәсе 4 өлеше (мошенниклык) буенча җинаять эше кузгатылган.
***
Ноябрь башында Казанның Ямашев полиция бүлегенә Казанда яшәүче 70 яшьлек хатын-кыздан гариза кергән. Зыян күрүче экстрасенсор хезмәтләр күрсәтү турында белдерү буенча шалтыраткан икән. Аңа билгесез бер хатын җавап биргән һәм үзен дәвалаучы дип таныштырган. Экстрасенс хатын авыруны дәвалауда ярдәм итәргә һәм бозымны чыгарырга вәгъдә иткән. Ул берничә сеанс уздырган, алар барышында «чистарыну йоласы» өчен зыян күрүчедән алтыннан ясалган бөтен бизәнү әйберен алып килүен сораган. Күрсәтелгән хезмәт өчен “ялган дәвалаучы”ның банк картасына 400 мең сумга якын акча күчерелгән һәм кыйммәтле әйберләр бүләк ителгән. Китерелгән матди зыянның гомуми суммасы 1 миллион сумга якын тәшкил иткән. Бераз вакыттан соң дәвалаучыдан җилләр искән һәм ул зыян күрүче белән элемтәгә чыгудан туктый. Алдакчы корбаны булуын аңлап, хатын-кыз полициягә мөрәҗәгать иткән. Әлеге җинаятьне тикшерү барышында полиция хезмәткәрләре җинаять кылганнан соң ук шикләнелүченең туган ягына китүен һәм бер айдан соң Татарстан башкаласына кайтырга карар кылуын белеп алган. Оперативниклар ялган дәвалаучыны тимер юл вокзалында тоткарлыйлар һәм полиция бүлегенә китерәләр. Мошенник хатын гаебен тулысынча таныган. Хатын-кыз инде шундый ук җинаятьләр кылган өчен төрмәдә утырып чыккан булган. Әмма, күрәсең, моннан сабак алмаган. 
Хәзерге вакытта ул сак астына алынган. Аңа Россия Җинаять кодексының «Мошенниклык»159 маддәсенең 3 өлешендә каралган җинаять кылуда гаепләү белдерелгән. 

Автордан: Тумышым белән Әлки районыннан мин. Моннан 5 ел элек гаиләбезгә бер фаҗига аша үтәргә туры килде. Чыннан да, чарасызлыктан, күп кенә сорауларга җавап таба интеккәнлектән мин Чаллы авылында яшәүче Алсу апа Гатауллина янына барган идем. Әни шунда ук кисәтеп куйды: “Бу адымыңны кабул итә алмыйм. Алар әйткән сүз үз-үзенне ышандыру өчен дә булырга мөмкин”. Шулайдыр, бәлкем, мин үз-үземне Алсу апа әйткән сүзләргә инандырганмындыр. Кыскасы, аның әйткәне рас килде. Бу һич кенә дә рекламалау да, исбатлау өчен дә язылмый. Бәлкем, Аллаһы Тәгалә шулай язгандыр. Алсу апага алдан күрү сәләте 2001 елның 18 апрелендә бирелгән, ә моңа кадәр төрле чирләрдән интеккән. Ул биш вакыт намаз укый. Чөнки Аллаһы Тәгалә ярдәменнән башка аңа тәэсир итүче кара көчләрне җиңү мөмкин түгел. "Элек кешеләрдә яхшылык бар иде, ә хәзер көнчелек. Үзең яхшы күңелле булгач, моны аңламыйсың, әмма мәкерле кешеләр бик күп”, дигәне хәтеремдә.

БУ КЫЗЫКЛЫ!
Еш кына сихерчеләргә, багучыларга 45 яшьтән өлкәнрәк, урта махсус белемле яки аннан түбәнрәк булган, 100 меңгә кадәр кешедән торган зур булмаган торак пунктта яшәүче һәм актив рәвештә телевизор караучы хатын-кызлар ышана икән. Сихерләү һәм бозу сәләтен беренче чиратта ир-атлар (61 процент), 18-34 яшьлекләр (64-65 процент), югары белемле россиялеләр (57 процент), Мәскәү һәм Санкт-Петербург халкы (64 процент), шулай ук интернеттан актив кулланучылар (63 процент) кире кага.

 

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

6

0

3

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Мөһим

    loading