16+

Укытучы гына гаеплеме?

Әле Бөгелмә шәһәрендәге низаг тынарга өлгермәде, Чаллыда кабат укытучы белән укучы арасында конфликт килеп чыкты.

Әле Бөгелмә шәһәрендәге низаг тынарга өлгермәде, Чаллыда кабат укытучы белән укучы арасында конфликт килеп чыкты.

Чаллы шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитетының мәгариф һәм яшьләр эшләре идарәсе башлыгы Винер Харисов сүзләренчә, 2018 елның 1 декабрендә Чаллы шәһәренең 22нче урта гомуми белем бирү мәктәбе укытучысы математика дәресендә 7нче сыйныф укучысын такта янына чакырган. Педагог сүзләренә караганда, укучы мәсьәләне чишә алмау сәбәпле, ул аны иңбашыннан тотып алган һәм формула күрсәтү өчен тактаның икенче ягына алып барган.
Дәресләрдән соң кыз, әнисе белән иңбашындагы авыртуга шикаять белдереп, травмпунктка мөрәҗәгать иткән. Анда балага «уң җилкәсенең йомшак тукымалары бәрелеп имгәнгән» дигән диагноз куйганнар. Әлеге очрак буенча мәктәптә тикшерү үткәрелгән. Нәтиҗәдә укытучыга дисциплинар җәза бирелгән. Укытучы исә эштән азат итү турында гариза язган.

Бу очракны хәл итү Татарстан Республикасы вице-премьер урынбасары – мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов та үз күзәтүе астына алган. Министр Винер Харисов һәм 22нче мәктәп директоры Николай Осипов белән очрашкан. Рафис Борһанов карары буенча, укытучы белән укучы арасында килеп чыккан конфликт очраклары бу елның декабрендә үткәреләчәк республикакүләм ата-аналар җыелышында да каралачак. Анда педагогик этикага кагылышлы мәсьәләләр дә күтәреләчәк.
Укытучының балага кагылуын, тән җәрәхәте ясавын бер нәрсә дә аклый алмый инде анысы. Шулай да бүгенге балаларның тәртибенә игътибар итсәк, аларны да аңларга була. Укытучылар үзләре сөйләвенчә, һәрхәлдә, гаепне ике яктан да эзләргә кирәк.

– Бер яктан, укытучы профессионал булырга тиеш. Баланы башкалар алдында макта, үзе генә калган вакытта тәнкыйтьлә, дигән сүзләр һәрберебезгә таныш. Шул ук вакытта укучы да укытучысын хөрмәт итәргә тиеш. Бүген бу мәсьәлә мәктәпләрдә бик кискен тора. Кайвакыт балалар укытучыны, мыскыллап, телефоннарына видеога төшереп утыра. Хәзер инде кайбер мәктәпләрдә телефоннарны да тыйдылар. Моны махсус ата-ана белән килешеп эшлиләр. Конфликтлы ситуацияләрне булдырмый калу өчен алымнарның берсе бу, минемчә. Ата-ана да балага нәрсә яхшы, нәрсә яман икәнен аңлатырга тиеш. Хәзер укытучы укытучы булудан бигрәк партнер, тормышта үз юлын табарга ярдәм итүче булырга тиеш, – ди «Ел укытучысы – 2017» бәйгесе җиңүчесе Алмаз Хәмидуллин.
Ул инде тугыз елга якын Казанның II лицей-интернатында математика фәнен укыта.
Эшенең авырлыгы, хезмәт хакының түбән булуы күп кенә яшьләрне инде студент вакытта ук мәктәптән биздерә.

– Хәзер балалар да башка төрле бит. Ата-аналар да «азды». Мәктәптә генә түгел, балалар бакчаларында да шундый хәл. Түләүле балалар бакчасында эшләгән танышларым эшен ташлап китте. Балалар бакчасының һәр почмагында видеокамера тора, тәрбиячеләр балалар белән ничек аралашсалар да, ата-аналар тарафыннан кисәтүләр явып кына тора икән. Мин үзем дә Казан дәүләт педагогия университетын тәмамладым. Тарих фәне укытырга тиешле кеше мин. 2005 елда беренче тапкыр Казан мәктәпләренең берсенә практика узарга килдем. Ул вакытта укытучыларның хезмәт хакы 15 мең генә иде әле. Көн дәвамында балалар белән эшләп өйгә кайтканнан соң, кеше белән сөйләшәсем дә килми иде, хәтта селкенергә дә хәлем калмаган вакытлар булды. Әле бит өйдә кабат өй эшләрен тикшерергә, яңа дәрескә әзерләнергә кирәк. Бу бик каты энергияне ала торган эш. Икенче юлы практикага килгәндә, X-XI сыйныф укучыларын бирделәр. Аларны бөтенләй тыңлатырлык түгел иде. Шулай укып бетергәндә, мин инде үземнең мәктәпкә эшкә бармаячагымны аңладым. Төркемдәшләремнең бары тик биш проценты гына укытучы булып эшли, – ди хәзер бухгалтер булып эшләүче Илсинә Садретдинова.

Укытучылар бер тавыштан, укытучы һөнәренең дәрәҗәсен күтәрергә кирәк, ди.
– Иң беренче чиратта, әлбәттә, хезмәт хакын арттырырга кирәк. Бу – төп факторларның берсе. Ләкин ул гына проблеманы хәл итәргә ярдәм итмәячәк. Укытучыларга дөрес белем бирү дә мөһим. Аннан соң кәгазь эшен киметергә кирәк. Укытучылык кызыклы иҗади һөнәр булырга тиеш. Элек укытучылар турында бик күп яхшы, матур фильмнар күрсәтәләр иде. Хәзер укытучыны начар яктан күрсәтеп төшерәләр. Яхшы фильм да укытучы дәрәҗәсен күтәрә ала, – ди Алмаз Хәмидуллин.

Фото: images.wallpaperscraft.ru

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading