– Җиләк тә җыймыйсыз, сез нишлисез бу тау янында?
– Дустымны көтәм, әнә, килә дә инде, – дип ашыга-ашыга торып басты да, кесәсен кармалап тау астына таба юл алды. Тирән, әмма сусыз, коры елгага таба төшеп баручы абзый нишли икән, дип тау өстенәрәк менеп күзәтә башладым. Абзыйның каршысына биш-алты көчек ияртеп, зур гына эт килеп чыкты. Этнең ачлыктан эчләре кысылып кергән, гәүдәсе озынаеп киткән. Балаларын да имезә торган вакытыдыр. Абзыйны күрүгә койрыгын болгый-болгый каршысына йөгерде. Абзый ашыга-ашыга кесәсеннән алган пакеттан этнең ашарына салды. Ниһаять, дустының кем икәнлегенә төшендем. Дуслар бер-берсенең күрүенә шат иде. Берсе койрык болгап шатлыгын белдерсә, адәм заты дустының башыннан сыйпады. Абзый коры елгадан менгәндә җиләк җыюымны дәвам итә идем.
– Күрдеңме, карап тордыңмы? – диде ул.
Ни дисәм ярар икән, дип дәшми калдым. Җавапсыз торуыма әлләни аптырамады.
– Тынычлык алып килде ул миңа, – ди. Ялгыз башым акылдан язарга кирәк, әле ярый аны очраттым.
Бөтенләй гаҗәпкә калдым.
– Мин әшәке кеше бит, син минем кем икәнемне белсәң, әллә кайчан монда тормас идең, – диде дә ямьсез тавыш белән кычкырып көлеп җибәрде. – Ярар, ярар, курыкма ул кадәр. Мин хәзер көчсез инде, элекке кебек явыз түгел, әшәкелекнең кире кайтасын аңладым, тимим. Тик, соң аңладым. Череп беткән иске йортымда үзем генә калгач аңладым. Чересә дә минем гомергә җитә әле ул. Бу кадәр гөнаһ белән озак яшәмәм. Саулык та шалтырый инде хәзер, ишетәсеңме, аяклар шыгырдый, – дип бер торып, бер чүгәләп тә күрсәтте бу сәер абзый. – Кайбер көнне өйдә үрмәләп кенә йөрим. Эт булып улыйсы килгән чакларым бар. Ашау булмаганнан түгел. Күршеләр ашарга кертеп тора. Ялгызлык эт булып улата да икән ул. Үсмер вакытта бик юньсез идем. Ул чакта аны батырлык дип аңлаганым инде. Үзебез эт, песи асрамадык. Өйдәгеләр яратмады. Ну, күрше-тирәләрнең песиләре гел бездә иде инде. Берара кечкенә чебиләрне тота башладылар. Шуннан әби күршенең песиен үзенә әйтми генә фермага илтеп куярга кушты. Фермага алып барып куйдым. Иртән йокыдан торышка кайтып җиткән. Берзаман, яз көне бәбиләде бу, дүрт баласы бар. Моның кадәр песи аяк арасында буталып йөри башласа, җәй җиткәч бер чеби дә үсмәячәк, диде дә әби, күзләре дә ачылмаган песи балаларын авыл читендәге елгага алып барды да, суга батырып үтерде. Икенче юлы мин килеп йөри алмам, өйрәнеп кал, диде. Чынлап та әби ул җәйне күрә алмады, үлде. Әллә сизенгән тагын. Шуннан ул эш миңа калды. Никадәр песи балалары, көчекләр узды минем кулдан...
Абзый кешенең дулкынланудан тавышы калтырап чыкты.
– Шул көчекләр күз яше, өйләнә дә алмадым. Андый “эшем” барлыгын белгәнгәдер авыл кызлары чит итте. Кызлар дип үзем дә аһ итмәдем, аракы эчтем. Ул эшләрне аракы эчми генә эшләп буламы инде? Яшерәк чакта ук казалар күрә тордым. Менә бер кулның ике, икенче кулның бер бармагы юк, күрәсеңме? Шул көчекләрне юк иткән куллар бит бу. Бармаклар кышкы салкында юкка гына өшегән дисеңме? Соңгысында ана этне юк иттем. Яраланган, урам эте иде, хуҗасыз. Безнең якка каяндыр килеп чыгып, ияләнгән иде. Ташлап калдырган булганнардыр инде, тукталышларда эт ташлап калдыручылар хәзер дә бар бит ул. Урамда бәйсез эт йөргәч, өрмәсә дә куркыта бит бала-чаганы. Мин тоттым да агу ашаттым эткә. Бала-чаганы куркытмасынга яхшылык эшлим, янәсе. Җүләр булганмын. Ул этнең күз карашын хәзер дә оныта алмыйм. Төнгә керергә дә куркам кайчак. Шул эт каршыма килә дә баса. Әле ярый менә бу дускайны очраттым. Ашарына бирә-бирә чак ияләндердем, элеккеге гөнаһларым аз гына булса да кичерелмәсме, дим. Аны алып килеп ашаткач, тынычланам бераз. Күршеләр керткән итле ризыкларны бик теләсәм дә ашамыйм, шушы дуска алып киләм. Өемдә җиде песием бар, ялгызлыктан алар белән юанам. Кайчакта куркып калам үзләреннән. Үзем үтергән песиләр җаны бар кебек аларда. Менә шундый юньсез адәм мин. Балаларың бармы синең? Малаймы, кызымы? Минем турында сөйлә аларга. Алар болай эшләмәсен. Кайда эшлисең?
– Язгалыйм.
– Менә, бик әйбәт, яз минем турында. Авылымны да, исемемне дә язма, ансы кирәк түгел. Хайваннарны каһәрләргә ярамый, үзеңә кире кайта...
Зәмирә Сәмигуллина
Фото: https://pixabay.com/ru
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар