“Менә кара, ул моны алган, шуны алган, ә син... Менә кара, кызым миңа яңа җиһаз алып бирде, ә сез үзегезне дә туендыра алмыйсыз...” Оныклары белән дә шулай: кызларының балалары – иң сөйкемле, иң булдыклы, иң-иңнәре, ә безнекеләр – “йөриләр инде шунда...” Без кай җиребез белән ким соң?
Иремнең олы апасы бар. Алар арасындагы яшь аермасы ике ел ярым. Аларның гаиләсендә һәрвакыт өстенлек бары тик кызларына гына бирелә, ә кече уллары һәрвакыт арткы планда кала бирә.
Балалар бераз үскәч, әби белән бабай оныкларына мөнәсәбәтләрен үзгәртерләр дип өметләнгән идем. Алар үз кызларының балаларын сөеп туя алмый, шулай ук безнекеләрне дә бертигез яратырга тиештер бит. Ләкин тагын нык ялгыштым. Балалар үсеп килә, ә каенана безгә килеп ун минут утыра да, һаман кызлары янына йөгерә.
Яңа ел алдыннан без барысын да үзебезгә чакырдык. Барлык туганнарны да якынайтырга теләдем. Барысы да киләбез дип ышандырды. Хәтта иремнең апасы да гаиләсе белән килергә вәгъдә итте. Мин бик шат идем. Ә иремнең йөзе сөенеченнән балкыды. Без бәйрәм менюсын уйлый башладык.
Комментарийлар
2
0
Хөрмәтле, Назлыгөл. Бу язманы укыгач, күңелгә әллә ничек булып китте. Чыннан да, ана өчен баладан да кадерле кеше бармы икән ул? Әнидән кала диюем. Мин ике бала анасы, балаларымны тигез итеп яратам, тигез күрәм. Сез, чынлап та дөрес уйлыйсыз, каенанагызның бу кыланмышы бер дә ошамый, ул дөрес эшләми. Менә күрерсез әле, сез дигәнчә булып, сезнең кулга калачаклар да алар, кызлары "элеп" тә бирмәячәк үзләренә.
0
0