Гадәттә, кайберәүләр берәр кечкенә генә изгелек эшләсә, статусына элеп куя, шапырына, мактана...
Безнең Балык Бистәсе районы Юлсубино кешеләре көн саен мәш килеп Махсус Хәрби Операция өчен сеткалар үрәләр, мендәрләр тегәләр, шәмнәр ясыйлар, бертуктаусыз акчалата, ризыклата ярдәм итәләр. Иң мөһиме - мактанмый, күрсәтми, шыпырт кына эшлиләр. Менә шулай: кайберәүләр шулкадәр тырышып, җиренә җиткереп җәмгыятькә файдалы әллә ниләр эшли, әмма аның эшен күрмиләр, ул үзе дә күрсәтми.
Кайберәүләр, киресенчә, эшли дә, күрсәтә дә белә. Беренчеләре "Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен бит, нигә бөтен дөньяга шауларга" дип тыйнак кына җавап бирсә, икенчеләреннән "Мактану түгел, башкаларга да шулай эшләргә була дип үрнәк күрсәтү" дигән җавап ишетәсең. Әйе, бу махсус хәрби операция башлангач, волонтёрлык хәрәкәте тагын да киң колач алды. Үз теләге белән (акча өчен түгел!), ил өчен, җиңү өчен эшләүчеләр, ярдәмчеләр авылларда, район үзәкләрендә, шәһәрләрдә кырмыска кебек эшләделәр.
Социаль челтәрләрдә акча җыелды, эш өчен тукыма, парафин, башка кирәк-яраклар сатып алынды, мәдәният йортларында, аерым бүлмәләрдә эш оештырылды. Билгеле, һәр кешенең дә үз эше, гаиләсе, мең төрле мәшәкате бар. Шуңа да карамастан, көн саен диярлек җыелып сетка үрү, мендәр тегү, окоп шәмнәре ясау, токмач кисү гадәткә кереп китте. Матур гадәткә, файдалы гадәткә. Миңа калса, эш авылларда, район, шәһәрләргә караганда да, оешкан төстә, ихласлык белән барды. Ни өчен икәнен үзегез дә чамалыйсыздыр...
Махсус хәрби операциягә авылдан улларын, якыннарын озаткан (инде газизләрен югалткан) хатын-кызлар әлеге эшкә кемнеңдер кушуы буенча түгел, йөрәк кушуы буенча алынды. Соңыннан аларга башкалар да кушылды. Хәтта күрше авыллардан, район үзәкләреннән җыелып килүчеләр дә күренде. Балык Бистәсе районы Юлсубино авылында да әлеге хәерле эшләрне башлап йөрүче, оештыручы Мәдәният йорты җитәкчесе Алсу Вафина да һәр нәрсәне дә йөрәге аша үткәреп эшли.
Махсус хәрби операциядә улын – Рәсүлен югалткан ана сетка үргәндә дә, мендәр теккәндә дә салкын окопларда яткан улын, аның иптәшләрен күз алдыннан үткәрә. Ул гына түгел, башка әти-әниләр дә, авылдашларыбыз да җир куенында яткан батыр егетләребез Рәсүл Вафин, Камил Шакиров, Марс Мостафин, ислам кабул иткән авылыбыз кияве Иван Головинны дога белән искә ала. Хәзерге вакытта илебезне, безнең тынычлыгыбызны саклаган Алмаз Абдуллин, Нияз Гыйлемҗанов, Илнур Төхбәтов, Илмир Сәйфетдиновның һәм барлык ир-егетләребезгә дә сау-сәламәт килеш тиз арада туган якларыбызга кайтуын тели.
Әле бу көннәрдә генә махсус хәрби операция өчен хәерле эшләр эшләгән шушы бер төркем авылдашларыбыз Камал театрының яңа бинасында "Аналар улларын көтәләр" спектаклен карап кайттылар. Аларны якташыбыз – Камал театрының труппа җитәкчесе, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре И.Сафин каршы алды, талантлы актер Алмаз Гәрәев яңа бинаның барлык серле урыннарын да күрсәтеп экскурсия уздырды. Әлеге спектакль тагын бер кат күңелләрне кузгалтты, яңа изгелекләр эшләргә этәргеч бирде. "Спектакльне хәтта залдагы ир-атлар да күз яшьләре аша карады. Мин инде Яхьяны гел үземнең улым Рәсүлгә охшатып утырдым. Сугыш... сугыш инде" ди яшь аралаш Алсу ханым Вафина... Ә мин үз чиратымда үземә дә, матур күңелле авылдашларыма да шулай шыпырт кына, артык шапырынмый гына Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен, җиңү өчен хәерле эшләр эшлик дигән матур теләктә калам.
Нәзирә Гыйззәтуллина (Мостафина)
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар