16+

Урманга кереп, җиләк җыярга ярыймы? Кайсы районнарда хәлләр куркыныч?

Татарстан Министрлар Кабинетының 655нче карары нигезендә, республикада 8 июльдән башлап 21 календарь көн дәвамында гражданнарның урманнарга керүе чикләнә. Бакчачылык ширкатендәге шәхси кишәрлектә шашлык кыздырырга ярый, ләкин бакчачылык ширкате белән урман арасында 1-2 метр киңлектә сөрелгән җир-барьер булырга тиеш.

Урманга кереп, җиләк җыярга ярыймы? Кайсы районнарда хәлләр куркыныч?

Татарстан Министрлар Кабинетының 655нче карары нигезендә, республикада 8 июльдән башлап 21 календарь көн дәвамында гражданнарның урманнарга керүе чикләнә. Бакчачылык ширкатендәге шәхси кишәрлектә шашлык кыздырырга ярый, ләкин бакчачылык ширкате белән урман арасында 1-2 метр киңлектә сөрелгән җир-барьер булырга тиеш.

Чикләү кертелгән районнар

“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә бу турыда республиканың урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов хәбәр итте. Әлегә чикләү Аксубай, Әлки, Апас, Югары Ослан, Биектау, Кайбыч, Питрәч муниципаль районнарындагы һәм Казан шәһәре янындагы урманнарга кагыла. Эссе көннәр дәвам итсә, исемлекнең башка муниципаль районнар белән тулылануы ихтимал.
- Республикада 30 градус һәм аннан да югарырак эссе һава урнашты, шул сәбәпле, урманнарга транспорт чараларында керү, учак ягу катгый тыела. Учак якмаган очракта да, машиналардан очкын чәчрәп корган үләннәргә ут кабарга мөмкин. Тәмәке төпчекләрен сүндермичә ташлау, пыяла шешәләр калдыру ярамый. Балыкчылар да елга-күл буйларындагы корган камышларга ут төртмәсеннән иде, чөнки елгалар урманнарга барып тоташа, - диде Илгизәр Зарипов.

Техник “гаскәр” әзерлектә
Урман янгыннарына каршы көрәшкә 416 кеше һәм 338 берәмлек техника тулы әзерлектә тора. Гадәттән тыш хәл туган, ягъни урман янгыннары башланган очракта, кешеләр саны 1794кә, ә техника 588 берәмлеккә җиткереләчәк. Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча баш идарәсендә тагын 1002 кеше һәм 368 берәмлек техника исәпләнә.
- Татарстан Президенты теләктәшлегендә һәм “Экология” илкүләм проекты ярдәмендә урман янгыннары станцияләренең техник паркы яңартыла бара. Быел тагын 8 берәмлек урман сүндерү техникасы кайтартылды. Янгын сүндерү машиналары гараждан чыкмаса яхшырак булыр иде, әлбәттә, - диде Илгизәр Зарипов.
Машиналар гаражларда гына тора икән, димәк, урманнарда иминлек.

Нәрсә ярый, нәрсә ярамый?

- Хәзер халык җиләк җыя. Кешеләр чикләү гамәлдә булган көннәрдә урманнарга кереп җиләк җыя аламы? Казанда халык Аккош күле урманына килә аламы? - дип “Шәһри Казан” газетасы исеменнән сорау бирдем.
- Халкыбызның җиләк җыярга теләге дә һәм хакы да бар. Җиләкләр урман куелыгында түгел, ә аланнарда һәм урман буйларында үсә. Җиләк җыючыларга чикләү юк, ләкин, алар урман буйларында учак яга күрмәсеннәр. Чикләүләр федераль урманнарга гына кагыла, ә Казанның Аккош күле буендагы урман федераль милек түгел, анда ял итәргә рөхсәт, әмма таләп шул ук - учак якмаска, - дип җавап бирде Илгизәр Зарипов.

- Бакчачылык ширкатьләрендә һәм балаларның ял лагерьларында учак ягарга ярыймы? - дип чираттагы соравымны юлладым.
- Бакчачылык ширкатендәге шәхси кишәрлектә шашлык кыздырырга ярый, ләкин бакчачылык ширкате белән урман арасында 1-2 метр киңлектә сөрелгән җир-барьер булырга тиеш. Балаларның җәйге лагерьлары, гомумән дә, урманнар эчләренә урнашкан. Лагерьлар тирәсе 500 метр радиуста корган агачлардан, чүпләрдән чистартылган, янгын куркынычсызлыгы күзәтчелектә. Лагерь территориясендә махсус урында кичләрен учак ягып утырулар мөмкин. Иминлек мәсьәләсен онытмаска, учакларны яхшылап сүндерергә кирәк, - диде Илгизәр Зарипов.

Кагыйдәне бозсаң - штраф

Урманнарда янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозган очракларда административ штрафлар: гражданнарга - 15 мең сумнан 30 мең сумга кадәр, вазифа биләгән затларга - 30 мең сумнан 50 мең сумга кадәр, юридик затларга - 100 мең сумнан 400 мең сумга кадәр. Әгәр чыгарылган янгын урманга зыян салса, иректән мәхрүм итү дә каралган.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading