Җәмгыятебез тагын бер ушкитмәле идеяга баеды бит әле. Мәскәүдәге татарларның милли конгрессы Россиянең халык артисты Филипп Киркоровка һәйкәл куярга ниятли, бу эштә зур ярдәм күрсәтергә әзер. Оешманың җитәкчесе Рөстәм Ямалиев моны бик кызык аңлата, имеш, җырчы илебез эстрадасы патшасы булып тора, ул күп тапкыр концерт белән Кырымга һәм Донецкка барган, Казанда да еш була.
Шунысын да әйтергә онытмаган, Филипп Киркоровның әтисе Бедрос Кироков татарның милли конгрессы өчен чит кеше түгел, ул координация берлегенең актив әгъзасы, ә аның булачак хатыны Олеся Иванова ТМКның Казандагы бүлеге белән идарә итәчәк. Һәйкәлне Мәскәү янындагы Красногорск шәһәрендә куярга телиләр. Бүгенге көндә Татарның милли конгрессы һәм аның составына кергән 5 иҗтимагый оешма шәһәр һәм өлкә хакимиятенә тиешле хат язган. Ямалиев әйтүенчә, документлар артыннан Бедрос Киркоровның никахтан тыш туган улы һәм Филипп Киркоровның бертуганы Александр Матвеев йөри икән.
Бүтән эшегез юк мени, дип сорыйсы килә кайбер шәхесләрдән. Кайвакыт шушындый Татарларның милли конгрессы дигән оешмаларның махсус рәвештә халыкны эчтән таркату өчен уйлап чыгарылганлыгы аерым-ачык күренә башлый. Разил Вәлиевка яисә Ринат Ибраһимовка һәйкәл ачарга дисәләр, аңлар идем әле, ә менә Филипп Киркоровның татар милләтенә ни катнашы бар икәненә һаман да төшенә алмыйм. Бу идея чын йөрәктән яңгырадымы икән соң, әллә милли конгресс шул рәвешле үзенә пиар ясап, Киркоровлар гаиләсенә узып кермәкчеме? Миңа калса, шушы тәкъдиме белән Мәскәүдәге әлеге иҗтимагый оешма үзенең эшчәнлеген нульгә тапкырлады, бөтенләй юк итте дисәм дә ялгышмам. Соң ул Филиппның да, Бедросның да татар милләтенә ниндидер файдасы тияргә тиеш бит инде, һәйкәл кадәр һәйкәл куярга уйлагач. Бездә әлегә алардан мең мәртәбә күбрәк эшләгән кешегә ул кадәр игътибар юк. Бөтенләй әлеге инициативага татарларны кыстырмасалар, тагы да әйбәт булыр иде, бәлки шулай узып та китәр. Милли оешма булып теркәлдең дә, теләсә нәрсә кычкырып йөрергә ризалык алдың дигән сүз түгел бит әле ул. Әллә ничә миллион татар исеменнән сүз әйтергә аларның хокукы юк. Әле шунысын да белдем, Филипп белән Бедрос Киркоровлар милләте буенча бөтенләй әрмән икән. Алар үзләрен Болгариядән дип йөри, тик бу легенда гына булып чыкты. Әрмәннәр егетләрне рәхәтләнеп безнеке, ди, фамилияләре дә Киркорян булган дигән сүзләр әйтәләр.
Филипп Киркоровка һәйкәл куюны адәм мәсхәрәсе дип атаучылар байтак. Россия Дәүләт думасы депутаты ярдәмчесе Раил Шәмсетдинов фикеренчә, гадәттә андый нәрсәне бөек шәхесләргә багышлыйлар, әгәр инде аны татарларның милли конгрессы тәкъдим итә икән, җырчының милләтебез өчен эшләгән файдалы гамәлләрен атап үтсен. Берәр мәчет салганмы ул, китап чыгарганмы, дәреслек эшләгәнме, атаклы татар мәгърифәтчесе булганмы – моның кайсысы Филипп Киркоровка туры килүе аңлашылмый. Аның Казанга килүе дә шул акча эшләүгә кайтып кала бит инде.
Бу темага кагылышлы сорауны кемгә генә бирмәдем, барысы да шаккатты. "Казан утлары" журналының җаваплы сәркатибе, язучы Вакыйф Нуриев исә үзенчә ярып салды:
— Бу акылга сыймаслык хәл. Мин, гомумән, ул Мәскәүдәге милли конгрессның мәгънәсен аңламыйм. Нигә кирәк алар? Әйдә, кылансыннар инде шунда!
Ә менә күп еллар татар милләтен данлаучы “Манзара” спорт һәм музыка премиясе җитәкчесе Айдар Шәймәрданов монда бернинди дә проблема күрми. Аның әйтүенчә, бездә мәчегә дә, күсегә дә, кошларга да һәйкәл куялар, Филиппка да булсын. Хайваннарга эшләгәнне, җырчыга кызганып ятмыйк инде дип чакыра ул.
Анысы шулай, тик менә татарлардан чыккан тәкъдим булуы гына күңелгә шом сала. Милләтне саклап калу, аны үстерү буенча эшләү урынына безгә бер файдасы да килмәгән җырчыларга һәйкәл кую бер дә килешә торган эш түгел.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар
0
0
Мэскэулэр куйсын, безгэ ни пычагыма кирэк ул.
0
0
0
0
Кеше дигэнен ни генэ уйлап чыгармый.Узебезнен татар хакын кутэрергэ кирэк. Маска тапшыруындада балаларыннын кинэш алып утырган була.
0
0
0
0
Эстэгфирулла тэубэ 😮. Ни эшем не кылган ул шайтан таягы. Сэхнэгэдэ кеше чэ чыкмый бит, нэкь шайтан кебек чыга. Сугышта улгэн яшь герой ларга хэйкэллэр куярга кирэк. Эдэм баласы эзерэк башыгызны эшлэтегез инде.
0
0