16+

Утыз елга ипотека рәсмиләштереп куйсаң, көн саен намаз укып озын гомер сорарга кала

Бу язманы ничек сүгенмичә генә язарга икән? Ямьсез сүзләрне ишетергә яратмаган һәм үзе дә бик-бик сирәк кулланган кеше буларак, берничә минут тоташтан сүгенәсе килүемнән әлеге теманың ничек күңелемә тиюен чамаларсыз.

Утыз елга ипотека рәсмиләштереп куйсаң, көн саен намаз укып озын гомер сорарга кала

Бу язманы ничек сүгенмичә генә язарга икән? Ямьсез сүзләрне ишетергә яратмаган һәм үзе дә бик-бик сирәк кулланган кеше буларак, берничә минут тоташтан сүгенәсе килүемнән әлеге теманың ничек күңелемә тиюен чамаларсыз.

Сүзем фатирлар турында. Риэлтор Тимур Шакиров сүзләренчә, хәзерге вакытта Казанда бер бүлмәле фатирны арендалап тору өчен 20 мең сум, моңа өстәп, коммуналь хезмәтләр өчен түләргә кирәк икән. Бу, күрәсең, яңарак йортларга һәм уңайлырак урыннарга карыйдыр, чөнки бик теләсәң, аннан әзрәк суммага да табарга мөмкин. Һәрхәлдә, бушлай игъланнар сайтында очсызракларны күрдем. Тик шунысы да бар: фатир эзли башлагач, аның йә фотолары дөреслеккә бик туры килмәве, йә күрсәтелгән бәя уйдырма булуы ачыклана. Риэлторларга клиентларны капкынга ничек тә булса җәлеп итәргә кирәк бит инде. 
Тимур Шакиров ике бүлмәлеләр – 25 мең, өч бүлмәлеләр 30 мең сум тирәсе йөри диде. Моннан тыш коммуналь хезмәтләр суммасын да өстәлүен истән чыгармаска кирәк. 

Уку елы алдыннан Казанга студентлар килүе торакка сорауны арттыруы мәгълүм. Шулай да, риэлтор белдерүенчә, былтыр бу күрсәткеч югарырак булган. Артыңа утыртырлык бәяләр тәкъдим ителгәндә, туган-тумачаңның да ишеген шакырсың, тулай торакта кандалалы матраста да йокларсың шул. 

Иң популяр булып Яңа Савин һәм Вахитов районнары санала икән.  Бер бүлмәле фатирлар һәм гостинкаларга сорау зур. 
Риэлторлар тыйнаклыктан интекми, шуңа гомер-гомергә тамаклары тук булды. Менә бу юнәлештә дә  фатир арендалау бәясеннән 50-70% сорыйлар. Бер танышым да, сезон булу аркасында, 70% сумманы каерып алуларын әйтте. Әле җитмәсә, тәкъдимнәр белән ашыкмыйлар, бик озак эшлиләр, шуңа күрә хәзерге бәяләр буенча җавап бирә алмыйм, диде. 

“Күченүебезнең сәбәбе: яңаракны телибез, монда өч ел яшәдек, арытты. Бу безнең ике бүлмәле фатир, иске, ремонтсыз. 15 мең сум һәм шуңа өстәп коммуналь хезмәтләр өчен түлибез. Сентябрьдән бәяне 20 мең сумга күтәрәләр. Ут-суга түләү шулай ук яшәүчеләр өстендә кала. Иске фатирга зур сумма чыгарып барганчы, яхшы шартлар өчен түләү кулайрак дип уйладык”, – диде танышым. 

Менә шулай... Бер кешенең хезмәт хакы тулысынча фатирга кереп бара дигән сүз. Бу төпсез кисмәккә чишмәдән су ташу белән бер. Әле риэлторлар үзенекен каерып ала. Үзенекен түгел дә инде... Яшь гаиләдәге икенче кешенең акчасы ашауга, кием алуга, даруга китә. Даруларга булган бәяләр дә бармагыңны тешләп өзәрлек бит. Бака яфрагы, мәтрүшкә белән генә дәваланыр көнгә калмасак ярый инде. Азык-төлек кибетеннән чыкканда алган әйберең күренми, әмма картаңнан салдырып алынган саннар күзеңне тишәрлек. 

Менә шундый шартларда ипотека алу өчен беренче кертемгә акча җыярга тырышырга кирәк. Эшеңә җәяү йөрисеңме, ризыкка экономия булсын өчен сохари киптерәсеңме – анысын үзең чамала инде. Сохари дигәннән, анысы да кыйммәткә чыга бит, япон самурае. Кичә ирем 59 сумлык батон алып кергән иде. Безнең илдә бәяләрдән калышмый башка тармаклар да үссә, нинди алдынгы ил булыр идек! Әлегә бәяләр генә үсә шул...
Күп бала алып кайтырга өндиләр. Бездә курыкмыйча бер бала алып кайту – үзе үк батырлык. 

Сатыла торган фатир бәяләренә күз яшьләрсез карап та булмый. Ә утыз елга ипотека рәсмиләштереп тә куйсаң, көн саен намаз укып сәламәтлек һәм озын гомер сорарлык. Аллам сакласын, иртәрәк китеп барсаң, тормыш иптәшең үзе генә ул йөкне ничек күтәреп бетерсен? Урамга куып чыгарырга да күп сорамаслар. 
Арендага бирелә торган фатир бәяләре белән генә кызыксынган идем, югыйсә...
 

 

Язмага реакция белдерегез

1

0

1

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading