- Ә баланың балачагы югала дип курыкмыйсызмы?
- Хәзерге балаларның балачагы юк бит аларның. Авыл балаларыныкы да юк хәтта. Алар русча сөйләшә, ә рус теленә алар “Ю-туб”тан мультфильм карап өйрәнә. Хәзерге балачак бит телефонда. Шуңа да андый балачак миңа кирәк түгел. Спорт белән шөгыльләнү, телләр өйрәнү, миңа калса, файдалырак. Шул ук акчага син балага планшет яисә телефон алырга мөмкин, ә мөмкин ул вакытны файдалы итеп уздырырга. Кемдер үз баласын кимсетеп әйтә дип уйламасын, мин бары үз фикеремне җиткерәм, - ди Илнат.
“Яшьтән өйләнү өчен көчле булу кирәк”
Тормыш иптәше белән ул университетта укыганда таныша һәм 21 яшендә өйләнә.
- Ул вакытта өйләнеп калуым әйбәт булгандыр. Һәр нәрсәнең үз вакыты һәм ул үз вакыты белән килә. Ул чакта өйләнмәсәм, хәзер минем шундый кызым, улым булмас иде. Өйләнешкәч тә авыр булды, яшермим. Финанс яктан да. Әмма башкаларга 30га кадәр өйләнмәскә киңәш итәр идем. 21дә өйләнеп, хатын белән торыр өчен психологик яктан көчле булу кирәк. Артист белән яшәү дә авырдыр. Минем белән яшәү җиңел түгел, - ди Илнат Фәрхуллин шәхси тормышы хакында.
Каршы атлаган хыял
Илнат 5нче сыйныфларда укыганда журналда Айдар Фәйзрахманов җитәкләгән Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбленең фотосын күрә һәм шул көннән алып әлеге төркемгә эшләү хакында хыяллана башлый.
- Анда син бәлки эшләрсең дә, әмма моның өчен сиңа өч капчык тоз ашарга кирәк әле, диде абый. Ә син хыялга таба барсаң, эшләсәң, ул да сиңа каршы “атлый” башлый. Казанга беренче курсны тәмамлаганнан соң, миңа күңелсез була башлады. Институт — тулай торак, тулай торак — институт... Биш ел шулай йөри алырмынмы икән, мин әйтәм. Бардым филармониягә. Вахтада утыручыга әйтәм: “Мин Айдар Фәйзрахмановка килдем”. Ә ул сезне чакырдымы? Юк, мин әйтәм. Шуннан вахтадагы апа Айдар абыйга шалтыратты. Айдар абый мине җырлатып, биетеп карады. Ул вакытта егетләр арттан озын чәч йөртә иде. Ә ансамбльдә эшләүчеләрнең барысының да классик прическа. Бер төрле йөриләр, бер төрле сөйләшәләр. Вәт мин әйтәм, роботлар болар! Әмма Айдар абый миңа ансамбльдә урын юк, диде. Соңрак кына белдем, анда эшкә урнашырга теләп, кешеләр көн саен килә икән, - дип искә алды Айдар Фәйзрахмановта “кастинг” узган мизгелләрне җырчы.
Ничек итсә итә, Илнат ансамбльгә эшкә урнаша! Ансамбль артистларын карап торыйм әле, дип, ай буе репетицияләрне тамаша кылырга йөри. Ә бер көнне ансамбльдән бер егет китә. Ансамбльнең юбилее алдыннан була бу хәл. Ике атнада 28 номерлы программаны өйрәнү шарты белән, Айдар Фәйзрахманов Илнатны эшкә ала. Биш ел дәүләт ансамблендә сәнгать серләренә өйрәнә егет.
- Миннән син хәрби хезмәттә булдыңмы, дип сорыйлар. Фәйзрахманов махсус бүлегендә биш ел булдым, дип шаяртам. Ансамбль белән бөтен дөньяны әйләндем. Анда эшләп чыккан егетләр-кызлар утта янмый, суда батмый. Бу –гомереңнең соңгы көненә кадәр җитәрлек тәҗрибә. Кайда гына барсам да, Айдар абыйга мин бик рәхмәтле, - ди Илнат.
Аннан соң ул “Казан егетләре” төркемендә җиде ел эшли.
-Төркем өчен күп эшләдем, сәнгатькә якын кешеләр моны яхшы белә. Төркем алга китсен өчен, чын күңелдән эшләдем. Мин ялган йөз ясый алмыйм һәм ясаганым да булмады. Сәхнәдә дә үземне тыймадым. Күңелем ничек теләде, шулай эшләдем. Хәзер тамашачыны алдалап булмый, элек бәлки булгандыр. Хәзер халык артистлардан да иҗадыйрак. Алар бөтен нәрсәне аңлый, – ди Илнат.
Сәхнәгә чыгып, танылу алырга теләгән кешегә репертуар тупларга һәм кешелекле булып калырга киңәш итә ул.
Лилия ЛОКМАНОВА
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар