Ул акрын гына операция өстәленә күчеп ятты. Бик-бик сызлый иде тәннәре, туктаусыз ыңгырашты. Сестра өстендәге җәймәсен алды.
Миңа шунда әллә нәрсә булды. Никтер барысын да өстән караган кебек күрдем. Әнә үзебезнең операция залы, әнә өстәлдәге яралы егет. Әнә егылмас өчен стенага сөялеп, тораташтай катып мин үзем басып торам... Әллә шул мизгелдә җаным тәнемнән чыгып кире керде микән? Борыныма үлем исе бәрелде. Мин ул үлемнең хәтта үзен дә күрдем. Кап-кара, лайлалы төтен шикелле, идән буйлап аяк асларыннан шуыша иде ул.
Корсагыннан муенына кадәр бөтен тәне тоташ яра. Йөз, ике йөз, өч йөзләп яра. Һәр ярадан вак-вак кына ерганаклар сыман кан ага. Нәкъ иләктән аккан су кебек.
Анестезия сестрасы бик озак кан тамырына керә алмый интекте. Ә мин аның тизрәк йокыга китүен, бу сызланудан тизрәк котылуын теләдем. Кан тамырына керә алмаган табибларга, сестраларга хәтта ачуым да килде. Беләм, алар гаепле түгел югыйсә, кан калмагач, тамырлар бүртә алмый...
Ниһаять, ул йоклап китте. Операция залыннан чыгып, аның авыру тарихын эзләп таптым. 19 яшь. Минем яшьтәшем. Әнисенең телефон номеры...
Комментарийлар