16+

Винарис Илъегетнең кайгысын уртаклашабыз

Татар эстрадасының үзенчәлекле тавыш иясе Винарис Илъегет кайгылы хәбәр белән уртаклашты. Озак авырудан соң җырчының әнисе вафат булган.

Винарис Илъегетнең кайгысын уртаклашабыз

Татар эстрадасының үзенчәлекле тавыш иясе Винарис Илъегет кайгылы хәбәр белән уртаклашты. Озак авырудан соң җырчының әнисе вафат булган.

"Ул китте.... Минем бәгърем, алтыным, кадерлем?? Сызылып таң атканда, табигать уянганда, тормышым кояшы сунде.... Әнием, жаным минем, ничеклэр яшим мин синсез, кояшсыз? Син безнең иң кадерле кешебез, Изге Махира! Дусларың, якыннарың сине нәкъ шулай атый иде! Бу чыннан да шулай! Син чын мәгънәсендә изге иденң Балаларың өчен дә, дуслар-туганнарың өчен дә! Син безнең күңелдә мәңге исән! Соңгы сулышыма кадәр минем йөрәгем сине сагынып тибәчәк! Урының җәннәт түрендә булсын бәгърем! Рәнҗеп китмә? Тыныч йокла? Туган авылың туфрагында.

Хушлашу, иртәгә 2 июнь сәгать 10 да Кояново авылында булачак, ( Пермь өлкәсе) Советская урамы, 195." дип язып куйган ул үзенең инстаграм битендә.

"Шәһри Казан" газетасына биргән интервьюсында Винарис әнисе турында болай сөйләгән иде: 

"Әнисе дә дүртенче ел инде лимфома белән авырый.

– Әнине өч-дүрт ай гына яшәя­чәк дигәннәр иде. Аллага шөкер, шул вакыттан соң дүртенче ел китте. Химия терапияләр дә үтмибез, дарулар да эчми, витаминнар гына кабул итә. Халык медицинасыннан файдаланабыз, үләннәр белән дәваланабыз. Әни – хәзер минем тормышымда иң кадерле, иң мөһим кеше. Тормышымны әнидән башка күз алдына да китерә алмыйм. Әнине генә тыңлыйм. Ул бик зирәк, акыллы хатын-кыз. Яһүд белән 54 ел тору, гаиләне саклау өчен бик акыллы булу кирәк. Әти нәрсә генә эшләсә дә, әни беркайчан да аңа карата начар сүз әйттермәде. «Бу сезнең әтиегез, ул мине гомер буе бәхетле итте, сезне тәрбияләде», – ди. Хәзер мин өйләнмәгән һәм, дөресен генә әйткәндә, гаилә корырга теләгем дә юк. Вакытымның күп өлеше иҗатка китә. Буш вакытымны исә әнигә багышлыйм. Кешеләр мине «Әни малае» дип уйласалар уйларлар, әмма минем өчен әни – беренче урында".

Кайгыңны уртаклашабыз, Винарис.

Язмага реакция белдерегез

5

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading