Тиздән Россиядә узачак Футбол буенча дөнья чемпионатына ике төркем волонтерлар җәлеп ителгән. Оештыру комитеты волонтерлары кунакларга стадионда, спорт объектлары, касса яннарында, аэропортларда, аккредитация үзәкләрендә, тренировкалар уза торган мәйданнарда (барлыгы 11 мәйданда) ярдәм итсә, шәһәр волонтерлары беренче чиратта кунакчыллык өчен җавап бирәчәк.
Оештыру комитеты волонтерлары координаторы Валентин Шихобалов әйтүенчә, Россиядә волонтер булырга теләк белдерүчеләрнең саны 177 мең кешегә җиткән. Шулай итеп, безнең илдә узачак дөнья чемпионаты волонтерлар саны буенча рекорд куйган. Гаризалар 190 илдән кабул ителгән.
Казанда исә быел Дөнья чемпионатында 44 илдән 1345 волонтер эшләячәк. Хәер, «эшли» дип әйтү бәлки бик үк дөрес тә булмас, волонтерлар, гадәттә, шәһәр халкына һәм килгән кунакларга түләүсез ярдәм итә. Ләкин алар бушлай туклана, җәмәгать транспортында түләүсез хәрәкәт итә ала, уникаль формалар белән тәэмин ителә. Шулай ук алар белем туплый һәм тәҗрибә ала ала.
Валентин Шихобалов сүзләренчә, әлеге чара алдыннан волонтерлар укытылган. 14 майда инде алар үз вазифаларына керешәчәк, һәм 8 июльгә кадәр сафта булачак. Алар сменаларга бүленеп эшләячәк. Оештыручылар әйтүенчә, бик тырыш волонтерлар уникаль бүләкләргә ия булачак. Әлегә аларның нәрсә булачагы сер итеп саклана.
– Конфедерацияләр Кубогы Казанның кунакчыл шәһәр булуын күрсәтте. Ул вакытта безнең волонтерларга зур бәя бирелгән иде. Шул ук вакытта җитезлекләр өстендә дә эшләргә вакыт булды, – диде волонтерлар координаторы.
«Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе» генераль директоры урынбасары Александр Карпов әйтүенчә, шәһәр волонтерлары җанатарлар, кунаклар була торган урыннарда эшләячәк. Аларның төп бурычы – кунакларны бәйрәм кәефе белән каршылау, озата бару, ягъни кунакчыллык. Теләк белдергән 2500 кеше арасыннан 1000 волонтер сайлап алынган.
Мәгълүм булганча, «Казан-Арена» стадионы тирәләрендә транспорт хәрәкәте чикләнеләчәк. Шуңа күрә кунаклар югалып калмасын өчен, бу арада 15 мәгълүмати станция эшләячәк.
Шәһәр волонтерларына 400 мәктәп укучысы да җәлеп ителгән. Александр Карпов сүзләренчә, алар укытучылары белән бергә мәгълүмати станцияләрдә өч сменада эшләячәк.
Шулай ук аларны шәһәр яны, тимер юл вокзаллары янында, аэропортларда, хәтта медицина учреждениеләрендә дә очратырга мөмкин булачак. Гаилә үзәге янында оештырылган Җанатарлар фестивалендә исә 250 волонтер эшләячәк.
– Безнең барысы да әзер. Оештыру комитеты волонтерларыннан аермалы буларак, без 11 июньнән 15 июльгә кадәр эшлибез, – диде Александр Карпов.
Казанда волонтерлар эшчәнлегенә кагылышлы кызыклы 7 факт
1. Дөнья чемпионаты көннәрендә Казанда барлыгы 2345 волонтер эшләячәк.
2. Оештыру комитеты волонтерларының 39 проценты – ир-егетләр, 61 проценты – хатын-кызлар. Иң яшь волонтерга 18 яшь булса, иң өлкәненә – 79. Ә шәһәр волонтерларының нибары 25 проценты гына – ир-егетләр. Монда да иң өлкән волонтерга 79 яшь булса, иң яшенә – 16 яшь.
3. Әлеге волонтерларны кием-формаларына карап аерырга мөмкин булачак. Оештыру комитеты волонтерлары кызыл формадан булса, шәһәрнекеләр зәңгәрдән.
4. Закон буенча, волонтерлар алты сәгатьтән артык эшләргә тиеш түгел. Ләкин оештыручылар әйтүенчә, алар арасында озаграк эшләргә теләк белдерүчеләр бик күп.
5. Россиягә башка илләрдән килүче волонтерлар арасында БДБ илләре вәкилләре күп. Шулай ук Америка, Канада, Кытайдан да бар. Хәтта Яңа Зеландиядән 16 мең чакрым юл узып килүчеләр дә бар. Ә Казанда чит ил волонтерлары юк. Биредә фәкать Татарстан кешеләре генә эшли.
6. Волонтерларның барысы да диярлек ким дигәндә бер чит тел белә. «Берничә ел элек инглиз телен белүче кешеләрне җәлеп итү авыррак булса, хәзер безгә мөрәҗәгать иткән ике кешенең берсе әлеге телдә аралаша ала», – ди оештыручылар. Волонтерлар белергә тиешле топ-7 чит тел: рус, инглиз, немец, испан, француз, гарәп, япон теле.
7. «Барлык волонтерлар да стандарт сорауларга җавап бирергә әзер булырга тиеш. Ә көтелмәгән хәлләр килеп чыкса, урында хәл итәчәкбез», – ди оештыручылар.
Илдар Мөхәммәтҗанов фотосы
Комментарийлар