16+

“Хәерче арттырып бала тапкан”

Газетагызда нахак сүзләр турында укыгач, үзем дә авылыбызда булган хәл турында язарга булдым.

“Хәерче арттырып бала тапкан”

Газетагызда нахак сүзләр турында укыгач, үзем дә авылыбызда булган хәл турында язарга булдым.

Безнең авылда ике күрше яши. Икесендә дә берәр кыз бала үсте. Ул кызлар үзара дус булса да, әниләре гомер буе бер-берсеннән яратмады. Бигрәк тә сул як күрше агуын чәчүдән тыела алмады.

Кызлар үсеп шәһәргә китеп урнашкач, теге хатын тагын да ныграк котырды. Күршесенең кызы турында тузга язмаган сүзләр сөйләде. “Казанда егетләр белән акчага йоклый”, – дигән сүз чыгарды. Теге кызның әнисе бу сүзләрне авыр кичерде, чирли башлады, анда яман чир таптылар. 

Ике кыз да кияүгә чыгып балалар алып кайтты. Теге хатын һаман телен тыя алмый. “Хәерче арттырып бала тапкан”, – дип сөйләде. Ләкин бар нәрсәнең дә ахыры була. Кызы ике ай эчендә яман чирдән үлеп китте. Менә шуннан соң гына ул гомере буе күршеләрен рәнҗетеп яшәгәнен һәм шул нахак сүзләре өчен зур хәсрәт күрүен аңлады. Ләкин бик соң инде. Газиз баласы хәзер гүр иясе. Үзе дә чирли башлагач кына көнче хатын күршесеннән гафу үтенде. 

Көнләшү, нахак сүз юньлегә илтми. Балаларның, оныкларның киләчәге турында уйлагыз, кеше рәнҗешеннән сак булыгыз.

Исемемне Гөлниса дип куегыз.

Фото: freepik.com

Язмага реакция белдерегез

0

0

9

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    2

    0

    Когда нибудь, может быть этих сплетников начнут наказывать публично, на государственном уровне!

    • аватар Без имени

      0

      0

      Мәктәптә бер укытучы гел кеше балаларын, укучыларны мыскыл итеп сөйләшә иде. Хәзер үзенең балалары юньсез.

      • аватар Без имени

        1

        0

        Эни гонах шомлыгы балага дилэр шул. Бик дорес

        Мөһим

        loading