16+

“Халык алтын белән көмештән читләшә төште”

Матурлык хатын-кыз кулында яралса да, ир-ат кулында яңа бизәлеш ала!

“Халык алтын белән көмештән читләшә төште”

Матурлык хатын-кыз кулында яралса да, ир-ат кулында яңа бизәлеш ала!

Казан шәһәрендә “Бусинка” остаханәсе тоткан Гөлнара белән Ирек Сәйфетдиновларның шөгыле үзгә – бисердан, эретергә уңай тимер-латуньнан бизәнү әйберләре ясыйлар: алкалар, беләзек, муенсалар, кулоннар, кыскасы, ниләр генә юк.

Бу кәсепкә керешүләренә бер генә нәрсә сәбәпче – икесен дә эштән кыскараталар. Узган гасыр ахыры илдәге барча гади халыкны зар елаткан чор ул асылда. Сәйфетдиновлар гаиләсе дә ярык тагарак янында басып кала. Нишләргә дип, баш ватканда, ил сәясәтенең үзгәреп, коммерция ягына борылыш алуына ике куллап ябышалар. Дәүләттән 60 мең сум субсидия рәсмиләштерәләр дә, бизнем план төзергә керешәләр.

– Ничек курыкмаганбыз икән, әле дә шаккаттам. Күпләр, үз эшен ачарга куркып торды. Казан үзәгеннән бер бүлмәне арендага алдык, ә теге акчаны ике айга бүлеп түләдек. Беразына бисерлар юнәттек әле. Башта барысы да бик гади иде, хәзер зәвыкле итү ягыннан үстек тә, – ди Ирек әфәнде.

Аның заводта литейщик булып эшләгән һөнәре яңа кәсебендә дә ярап куя, бармак тотмас бисерларны хатыны өстәленә шудыра да, үзе тимер эретеп, коярга керешә. 

– Аны әле шомартасы, ялтыратасы! Бүген дә бу эшләрне кул белән эшлисе! Тәҗрибә арта барган саен, төрлесен кулланасы килә, мин дә чеканка ысулын үз иттем. Ул каралып торган тимердә матур түгел, махсус сыекчага төшереп, затлы итәргә кирәк, – ди гаилә башлыгы.

Әллә монысы җиңел эш диме? Температурасын үлчисе, сыеклыкта тоту вакытын контрольлисе. Ташлар да ялтырап торсыннар өчен нәкъ шушы юлны үтә. 

– Беренче мәлләрдә сату ыңгырашып кына атлады. Хәзер дә төрлечә куандыра әле ул. Ләкин ай саен аренда өчен 20 мең сумны түләргә кирәк. Хатыным һөнәре белән тәрбияче, хәзер бер музейның кассасында билет сата. Буш вакыты булды исә кулында гел бисерлар. Төн йокысы да күрми бит, нихәлләр түздер, – ди Ирек әфәнде.

Шушы урында халык мәкале урынлы: җаны теләгән шул, елан итен ашаган!

– Мин мәктәп елларыннан бирле бисерлар белән кайнашам. Элек алар юк иде бит, әзер әйберләрне сүтеп, төсләрен төскә аерам да, үзем теләгәнне ясый идем. Бер беләзекне 3-4 сәгать үрәм. 200 сум акча эшләр өчен, аркаңны бөкерәйтеп утырасың диләр дә, күңелемә рәхәт эш ул, акча дип кенә кәсеп итәләрмени? Акчага кызыксаң мондый вак эшне эшлисе дә түгел, чөнки вакытны күп ала ул, ә бәясе арзан әлбәттә. Ә бәяне без, сатып алучылараг якынрак булыр өчен, һәрчак кешенекеннән арзанрак итәбез, – ди Гөлнара.

Татарстанның һөнәрчеләр палатасына кергән шәхси эшмәкәрләр җитештергән әйберләрне төрле күргәзмәләрдә, бәйрәмнәрдә сату нокталарында күрергә була. 

– Әйберләребез сыйфатлы. Бисерларны капрон җепкә тезәбез. Капрон җеп ул өзелми дә, череми дә, димәк, мәңгелек. Соңгы елларда халык алтын белән көмештән читләшә төште, милли үрнәкләрдә кулдан эшләнгән бизәнү әйберләрен яратып алалар, – ди осталар. 
Милли бизәкләрнең кул эшләрендә үсеш алуы куандыра.     

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

1

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading