Без хәзер төрлечә дәваланып карыйбыз. Түләүле дә, түләүсез дә. Аптырый торгач, икесенә дә йөреп чыгабыз. Дөресрәге, чир китереп терәмәсә, берсе дә аяк атлыйсы урын түгел. Озын сүзнең кыскасы, киттем түләүле клиникага.
Табибка керергә сәгать ярым вакыт бар икән. Язылдым, түләвен табибтан чыккач диделәр. Бина эчендә көтеп торырга теләмичә, урамда йөреп керергә булдым. Түләүле клиниканың ишек төбендәге кипкән петунияләренә эчем пошса да, каршыдагы паркка чыгып утырдым. Якындагы кибеткә сугылып, тамак та ялгап алырга өлгердем. Табибка вакытында чиратсыз кереп утырдым. Махсус таныш табибыма бардым. Ул мине белмәсә дә, аның инде 45 ел тәҗрибәсе булган зур доктор икәнлеген дә, моннан 25 ел элек миңа операция ясавын дә искә алып килдем бит. Танымаса да, таныды ул. Миңа килгәнегез бар идеме дип сорады. Аның ул чакта башка хастаханәдә булуын әйткәч, ул анда 25 ел инде эшләмәвен белдерде. Ярты гасыр чирләмәгәнмен икән, бу да яхшы бит инде. Тагын шул табибка барып җитүемне яхшы аңлыйсыздыр. Күңелең тыныч булып бару да кирәк бит әле ул андый җиргә. Тыңлады, карады, әле операциягә кергәнче башка дәвалау алымнарын тәкъдим итте. Зур суммада булса да түләүле операция акчасына да ябышмады. Тагын ай ярымнан чакырып калды. Тиешле дарулар, мазьларга талон алып кайтып киттем.
– Ялга китәм, кайткач, очрашырбыз. Ашыгып хәл итмик, бер ай дәвалан әле, – диде табибым. Бер кат тынычландырды бу мине, хәерлегә булсын!
Ә чирләр миндә шактый хәзер. Шул көнне төштән соң гадәти поликлиникага барып шулай ук икенче табибны күрергә тиеш идем. Биредә беренче тапкыр килү, тору урыны үзгәргәч, дәваханәм дә башка хәзер. Килешемә кизү табиб юк булып чыкты. Ул, гомумән, юк ди. Алдан язылмагач, көтеп торудан да мәгънә юк икән. Элек йөргән дәваханәне сагынып утырырсың, билләхи! Анда бик яхшы хезмәт күрсәтәләр. Кешечә мөнәсәбәт иде. Дәвасы да яхшы иде. “Элекке сыерым бетле иде, бетле булса да сөтле иде” кебек килеп чыкты әле бу!
– Иртәгә иртүк килегез, йә киләсе атнага “окно” ачылачак, шуннан алдагы атнага языла аласыз...
Мондый чакта каты итеп сүгенәсе килсә дә, тешне кысып түзәсең. Шулай да:
– Иртәгә килерлек хәлем юк. Түләүле хезмәт юкмы? – дип сорарга башым эшләде.
– Бар, әнә теге сызык буенча барыгыз, – дип өйрәтеп җибәрделәр.
Күрсәтелгән ук буенча бара торгач, хастаханәнең икенче ягына барып җиттем. Шул ук бинаның икенче башы икән. Түләүле хезмәт дигәч тә, шул ук стена, шул ук ишекләр булып чыкты ул. Тик кассасы һәм түләп хезмәт күрсәтә торган бер табибы бар. Шул була икән боларның кизү табиблары, дигән уй узды баштан.
Киттем күрсәтелгән ишеккә. Ә анда 5 кешедән торган чират. Торабыз көтеп, бу табибта бик озак утырды бу авыру, тукта, белешеп килим дип, кабат регистратурага юл алдым. Бу юлы үземне шактый итәгатьле тотарга тырышып:
– Бер генә кабинетта кабул итәләрме? Кешеләр көтеп тора. Түләп тә шулай дөресме ул? – дип үз хокукларымны исләренә төшерергә мәҗбүр булдым. Баксаң, теге кабинет бөтенләй бикле икән. Атылып диярлек табиб килеп чыкты да, ишекне ачып кереп тә китте. Шул табибка күренеп, бер мазь билгеләде. Шулар өчен бер дә юктан, кесәмдә полисым була торып, 2 мең акча түләргә туры килде. Аякларым, болай да беткән нервыларым өчен ул акчалар да кызганыч түгел иде.
Менә шундыйрак хәлләр. Түләүле хезмәтнең дә төрле булуын аңларга кыен түгел инде. Түләүле икән кешечә мөнәсәбәт, яхшы бүлмә, кыйммәтлерәк ишек һәм утыргычлар, һич югы – чиратсыз вакытында табибка күренү булырга тиештер бит. Нишләп бездә медицина шундый ул? Әле моннан да начаррак хәлләр һәм шартлар бар икәнлеген белеп торабыз югыйсә. Дәшмибез генә инде. Хастаханәгә барсаң, бөтен кеше монда икән дип уйлап бер офтанасың. Әле дә ярый кайтып китәсе бар дип сөенеп чыгып китәсең. Чирләмәгез, яме!
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз.
Комментарийлар
0
0
Авырырга язмасын берәүгә дә. Авыргач, тиз генә үләргә язсын. Иначе хана. Бесплатныйга участокта врачлар юк, платныйга акча юк. Менә шулай дуслар, авырмагыз, сәламәт булыгыз.
0
0