16+

«Хәтта ирләр дә бакчамны күреп, хатыннарына циниядән кала башка чәчәк үстереп тә торма, диләр»

Казан шәһәрендә яшәүче Розалия Сабированың йорт каршы циния чәчәкләренә күмелгән.

«Хәтта ирләр дә бакчамны күреп, хатыннарына циниядән кала башка чәчәк үстереп тә торма, диләр»

Казан шәһәрендә яшәүче Розалия Сабированың йорт каршы циния чәчәкләренә күмелгән.

Элек тә чәчәкләр үстерергә яраткан ул. Өстенлекне күпьеллыкларга биргән. Роза, пион, лилия чәчәкләрем бик күп иде, дип искә ала. Аннан соң астра чәчәкләренә күңеле төшә. Бакча тутырып аларны үстерә. Очраклы гына циния чәчәгенең орлыгын сатып ала. Һәм күңеленә хуш килгән иң яраткан чәчәген табуын аңлый. Берничә төрлене сатып ала да, бакчасын гөлгә күмә. Инде менә ничә еллар кибеттән орлык сатып алмый, үзе ясый.

Көннәр җылына башлау белән май башында ул аларны җиргә чәчеп, өсләренә пленка каплап куя. Элегрәк, теплицасы булмаганда, бакча җиренә генә чәчсә, хәзер исә апрель ахырларында теплицага чәчеп тишелдерә. Өч көндә тишелеп чыгалар, ди Розалия апа. 

Туфрак җылынгач, май ахырларында араларын 10 см тирәсе калдырып, бакчасына күчерә. Бу эштә аңа кызлары ярдәм итә. Розалия апа таяк белән кечкенә тишекләр ясап тора, кызлары исә шул тишекләргә берәмтекләп чәчәк үсентеләре утыртып бара. Баксаң, күчерер алдыннан, аларны зур итеп үстерергә дә ярамый икән. “Зур үсентеләр үсеп китә алмый, чирләп утыралар”, – ди әлеге чәчәкнең бар нечкәлекләрен үзләштергән ханым. Шуңа да үсенте 5 см тирәсе булу белән, помидор утырткан кебек,  тамырларына зыян китермичә тишек-чокырларга утыртырга киңәш итә ул. “Мин ясаган тишекләргә кызым чәчәкне төшерә дә, ике бармагы белән кысып кына бара. Тамырларына да зыян килми, бик матур булып үсеп китәләр”, – ди Розалия апа. Күчергәннән соң, бер атналап су сибә, аннан соң сугармый, яңгырдан яңгырга үзләре үсәләр.

Ул аларны төрлечә утырта. Урталарына туя агачы калдырып кояш формасында да, тәгәрмәчләргә дә, түтәлләргә дә, буразналарга да... 

– Майда кайберсе чәчәк ата башлый, кара көзгә кадәр бакчам шау чәчәктә утыра. Моннан да матур, үстерергә рәхәт, озак торучы башка чәчәк юклыгына мин мең кат инандым, – ди Розалия апа. – Сөбханалла, күз тимәсеннәр, мәшәкатьсез чәчәк, үзләреннән үзләре үсәләр. Көчле яңгырлар вакытында да егылмыйлар. Чөнки сабаклары нык. Астра, хризантема кебек чәчкәләр бераз гына көчле яңгыр яудымы, җиргә егылалар, ә цинияләр андый түгел. Кыраулар төшкәнче, октябрь аена кадәр бакчам шау чәчәктә.

Чәчәкләрен ул берни белән дә ашламый. Ун еллап инде бакчасына тирес тә, торф та керткәне юк. Элегрәк исә аларны сатып алып, җирләрен ашлый торган булган. Күршеләре дә аптырый, Розалия апа син ничек үстерәсең, дип кызыксыналар икән. Белгәннәрен һәркемгә өйрәтә ул. Турыдан туры җиргә чәчеп кенә үсми, тишелдереп, күчереп утыртканда гына гүзәллек тудырып була, ди.

– Миңа килгән кеше, башка бер төрле дә чәчәк утыртмыйбыз, шушы цинияләрне  үстерүгә күчәбез, диләр. Хәтта ирләр дә бакчамны күреп, хатыннарына циниядән кала башка чәчәк үстереп тә торма, диючеләр бар, – ди Розалия апа. – Танышларым бу матурлыкны күрсәтергә телевидение чакырт диләр. Нигә кирәк, кешеләрнең бакчасы тулы күз явын алырлык әллә нинди затлы чәчәкләр, мин исә күңелем кушкан цинияләремне үстерәм, дим.

Көз якынлашкач, чәчәкләр орлыкка бөреләнә башлагач, ул аларның орлыкларын җыя. Башларын кисеп ала да, төсләренә карап, һәрберсен аерым киптерә. Төсләрен язып, пакетларга тутырып, сакларга куя. Язын тагын яраткан шөгыленә тотына. 

Яшел Үзән районының Мулла Иле авылында туып үскән Розалия апа 13 ел ире белән яшәгәннән соң, 33 яшендә аерылышырга мәҗбүр була. Ялгызы ике кызын үстерә. Балалар үстергәндә өчәр эштә эшләргә туры килде, дип искә ала ул. Шәфкать туташына укыган Розалия апа терәксез калгач, яраткан эшен ташлап, акча булсын дип, “Оргсинтез”га керә. 45 яшендә лаеклы ялга чыга. Лаеклы ялга чыкканнан соң да эшли. “Ике балама да югары белем алырга мөмкинлек бирдем Аллага шөкер. Бүген алар минем терәгем”, – ди ана. 

Элегрәк 9 сутыйлы бакчасын тутырып яшелчәләр дә үстергән. Көздән кишерен чәчеп, суганын утыртып калдырган, язын бакча тутырып бәрәңге иккән. Хәзер мәйданнарны киметергә мәҗбүр булган. Бүген бакчасының бер өлешендә газон, кияүләре килеп, кисеп, тәртипкә китереп тота. “Хәзер яшем булгач, эшләп тә булмый. Кызларым да, ник газапланырга, кибеттә бар бит”, – диләр. Шулай да кишерен, чөгендерен, суганын, кыярын, ташкабагын, кабагын, помидорын да үстерә. Виктория, слива, алмагачы да бар. “Өстәвенә умырткалыгымда бүсер бар, артыгын эшли алмыйм. Үзем иелеп эшли алмагач, кызларым килеп утыртып бирә,” – ди Розалия апа.

Ә чәчәкләре аңа энергия бирә. Яздан көзгә кадәр аларга карап сокланып йөри. Шуңа күрә кызлары да әниләренә яктылык өләшүче бу чәчәкләрне күпләп үстерүенә каршы килмиләр, киресенчә, аңа ярдәм итәргә тырышалар. “Аллаһ биргән гомеремне яшәп, матур чәчәкләргә куанып, балаларым бәхетенә сөенеп яшәргә язсын”, – ди 76 яшен тутырган Розалия апа Сабирова. 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

12

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading