16+

"Яңа татар җыры": кемгә ике премия, кемгә берәү дә юк...

Казанның “Пирамида” концертлар залында “Яңа татар җыры” бәйгесе җиңүчеләрен тәбрикләү тантанасы узды. Татар җыр сәнгатен яңа һәм сыйфатлы әсәрләр белән баету максатыннан оештырылган бәйге быел икенче тапкыр үткәрелде.

"Яңа татар җыры": кемгә ике премия, кемгә берәү дә юк...

Казанның “Пирамида” концертлар залында “Яңа татар җыры” бәйгесе җиңүчеләрен тәбрикләү тантанасы узды. Татар җыр сәнгатен яңа һәм сыйфатлы әсәрләр белән баету максатыннан оештырылган бәйге быел икенче тапкыр үткәрелде.

Оештыручылар әйтүенчә, 242 җыр арасыннан барлыгы 25 җыр җиңүгә лаек булган.

Иң элек тамашачыларны ТР Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе җитәкчесе Марат Әхмәтов сәламләде. “Иҗади эш, иҗади халәт ул даими эзләнүдә булырга тиеш. “Моң” дигән төшенчә тормыш авырлыгы, ялгызлык, сагыну, юксыну хисләре белән бергә туа. Моң булдыру җиңел эш түгелдер дип уйлыйм. Әлбәттә, тамашачыга барлык җырлар да ошап бетмәскә мөмкин, һәркемнең яраткан җырчысы, үз иткән җыры була. Минемчә, мондый бәйгеләр дәвамлы булырга тиеш. Эзләнүдә булганда гына без матурлыкның камиллегенә ирешәчәкбез”, - диде Марат Әхмәтов. 

Быел бәйгедә катнашучы җырлар ике номинациядә көч сынашкан - "Иң яхшы балалар җыры" һәм "Иң яхшы татар җыры". Моннан тыш, жюри әгъзалары "Махсус бүләкләр" дә булдырган. Бәйгенең гомуми фонды – 2 миллион 300 мең сум. Беренче урын – 200 мең сум, икенче урын – 150 мең сум, өченче урын - 100 мең сум, махсус бүләк ияләре 50 мең сум белән бүләкләнде. “Иң яхшы балалар җыры” номинациясендә беренче урынга – 150 мең сум, икенче урынга – 100 мең сум, өченче урынга 75 мең сум акча тапшырылды.

Концертта узган ел җиңү яулаган җырлар да яңгырады. Әйтик, Азат Абитов башкаруындагы “Гомер буе сине көтәм”, Азат Нургалиев башкаруындагы “Торналар авазы”, Алинә һәм Азат Кәримовлар башкаруындагы “Ышанам”, Артур Исламов башкаруындагы "Татар, алга!" җырларын тамашачы бик җылы кабул иткән иде. Бу җырлар быел җиңгән җырларга караганда да уңышлырак, яхшырак кебек тоелды. Һәм ялгышмаганмын икән, чөнки концерттан соң әлеге фикерне тамашачылар арасында да ишеттем.

Дөрес, быелгы җырлар арасында күңелгә хуш килердәй әсәрләр булмады түгел. Һәм бу күренеш бик сөендерә, чөнки без бит үрнәк булырдай, истә калырдай яңа татар җырын ишетергә җыелдык. Мәсәлән, “Казан егетләре” төркемендә җырлаучы Радик Шәрәфиев иҗат иткән җырларны тамашачы җылы кабул итте. Радикның ике җыры да җиңү яулады. “Бер җылы сүз” дигәнен Раяз Фасихов, “Эзлим сине” дип аталганын “Казан егетләре” башкарды. Марат Галимовның “Ялгыз берүзем” җыры да уңышлы язылган. Ә менә 75 яшьлек Рамил Курамшин бәйгегә 20 җыр тәкъдим иткән. Бәйге шартлары буенча, бер автордан 3 кенә җыр кабул ителсә дә, “Мин ничек сайлыйм инде, алар миңа бөтенесе бертигез кадерле!” - дип җавап биргән Рамил абый. Аның “Күзләр” җыры өченче урынга лаек булды.

Бәйгедә икенче урынга ия булган “Сахраларга ялгыз юлга чыкмыйм” җырының тарихы бик тә үзенчәлекле. Җырның авторлары – күптәнге тандем Ринат Мөслимов белән Илгиз Закиров. Ринат абый бу җырны Илһам Шакировка атап язган икән. Ләкин, кызганыч, Илһам абыйга аны башкару насыйп булмаган. Сәхнәдә аны Илһам Вәлиев башкарды. Сүз уңаеннан, Ринат Мөслимов җыр өчен бирелгән акчаны хәйриягә тотачагын белдерде. 

Бәйгедә җиңгән җырларны Зәйнәб Фәрхетдинова, Резидә Шәрәфиева, “Фәридә-Алсу” дуэты, Рөстәм Насыйбуллин, Рәнис Габбазов, Айгөл Бариева, Раяз Фасыйхов, Илһам Вәлиев, Азат Тимершәех Зәринә Хәсәншина кебек популяр һәм талантлы артистлар башкарды. Әйтергә онытып торам икән, концертны Илдар Кыямов белән Резидә Сәлахова алып барды. 

Концерт соңында сүз Р.Ваһапов фонды җитәкчесе Рифат Фәттаховка бирелде. “Җырның әһәмияте бик зур. Татар халкын гомер бакый ике төп факт саклап калган – дин һәм җыр. Нинди генә авыр чор булса да, татар җырдан аерылмаган. Җыр татарны яшәтте, бүген дә яшәтә һәм киләчәктә дә татар җыр белән алга барыр”, - диде Рифат Фәттахов. Ул “Яңа татар җыры”н оештыруда ярдәм иткән Татарстан Республикасы Хөкүмәтенә рәхмәтләрен җиткерде.

Җиңүчеләр исемлеге:

1 урын
I. “Сабырлык” җыры, авторлары Р.Хәкимов, И.Юзеев.

II. “Әтигә” җыры, авторлары А.Хәлим, А.Сәләхова.

2 урын
I. 1. “Пар күлләр” җыры, авторлары Р.Якупова, Д. Булгакова.

2. “Сахраларга ялгыз юлга чыкмыйм” җыры, авторлары И.Закиров, Р.Мөслимов.

II. 1. “Сандугачым” җыры, авторлары И.Хәбибуллин, Ф.Дәүләтбаев.
 
2. “Тамырыңны бел, татар!” җыры, авторлары Б.Бикчәнтәев, Ш.Җиһангирова.

3 урын 
I. 1. “Җирсу” җыры, авторлары И.Байтирәк, Р.Аймәт.

2. “Татарстан” җыры, авторы А.Пискунов.

II. 1.“Бәхет утравы” җыры, авторлары И.Ганиев, С.Әхмәтҗанова.

2. “Йолдыз атылганда” җыры, авторы Н.Шөгәепова.

III. 1. “Язмышлар бураннары” җыры, авторы Т.Низами.

2. “Күзләр” җыры, авторлары Р.Курамшин, татар халык җыры.                                                                                  

“Махсус бүләк” ияләре:

1. “Яратам” җыры, авторлары Г.Зиатдин, Л.Шәех.

2.  “Яңа ел белән” җыры, авторлары Сур Дон, Ш.Жиһангирова.

3.  “Ялгыз бер үзем” җыры, авторлары Гали, Г.Әюпова.

4. “Эзлим сине” җыры, авторлары Р.Шәрәфиев, А.Хисмәтуллина.

5.  “Бер җылы сүз” җыры, авторлары Р.Шәрәфиев, А.Хисмәтуллина.                                                                        

6.  “Йолдызлар сере” җыры, авторлары А.Юнысов, Г.Шакирова.

7.   “Сез бергә түгелмени?” җыры, авторлары Ч.Зиннәтуллина, Г.Мөхәммәтшин.

8.   “Их, яшь чагым” җыры, авторы Т.Низами.                                                                    

9.  “Әткәемнең куллары” җыры, авторлары И.Исламов, В.Вахитов.

10. “Ак томаннар” җыры, авторлары Э.Гиматдинова, Г.Ибатуллина.

“Иң яхшы балалар җыры” номинациясе

 1 урын 
“Туган телем” җыры, авторлары Р.Гатауллин, Л.Шәех.

2 урын 
“Татар сөлгесе” җыры, авторлары Р.Хисмәтуллин, Г.Баталова.

3 урын
“Чибәр кыз” җыры, авторлары А.Имаева, В.Закиров.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading