Стоматология туризмы – кешенең сыйфатлырак һәм уңайлырак стоматологик ярдәм алу өчен башка шәһәргә яки илгә баруы.
Бу юнәлеш күптән бар икән инде, ләкин ул теләсә кайсы кризиста актуаль кала бирә. Кешеләр берьюлы ике куянны тота: акчасын да азрак туздыра, яңа тәэсирләр белән дә баеп кайта.
Скопировать ссылку

Бу төр туризм бар дөньяда популяр. Безнең ил халкы, нигездә, проблемаларсыз һәм бюрократиясез чыга торган илләрне өстен күрә. Бу – Белоруссия, Төркия һәм, ни гаҗәп, Кытай (беренче чиратта анда Приморье һәм Байкал аръягы халкы бара).
Ә чит илләргә сәяхәт итү мөмкинлеге яки вакыты булмаган кешеләр кечкенәрәк шәһәр һәм район үзәкләрен сайлый. Әгәр элек зур шәһәрләрдә генә яхшы белгечләр һәм җиһазлар табарга мөмкин булса, хәзер теләсә кайсы өлкә үзәгендә башкала стандартларыннан бер дә ким булмаган клиникалар табылачак.
Теш дәвалау өчен еш сайлана торган шәһәрләр: Тверь, Краснодар, Новосибирск, Тула, Волгоград, Рязань, Омск, Смоленск, Архангельск, Хабаровск. Кызганыч, Казан бу исемлектә юк...
Комментарийлар