16+

“Яшь буынны тәрбияләү буенча без күп нәрсәне кулдан ычкындырдык..."

Казанда Татарстан Президенты каршындагы Мәдәният һәм сәнгать советы утырышы узды. Анда республика җитәкчесе Рөстәм Миңнеханов, Дәүләт Думасының мәдәният комитеты җитәкчесе Елена Ямпольская да катнашты. "Алга таба тагын да авыррак булачак, анысына да әзер булырга кирәк”, - дип кисәтте республика лидеры мәдәният хезмәткәрләрен.

“Яшь буынны тәрбияләү буенча без күп нәрсәне кулдан ычкындырдык..."

Казанда Татарстан Президенты каршындагы Мәдәният һәм сәнгать советы утырышы узды. Анда республика җитәкчесе Рөстәм Миңнеханов, Дәүләт Думасының мәдәният комитеты җитәкчесе Елена Ямпольская да катнашты. "Алга таба тагын да авыррак булачак, анысына да әзер булырга кирәк”, - дип кисәтте республика лидеры мәдәният хезмәткәрләрен.

Утырыш барышында Россия халык артисты исемен алуны бераз булса да гадиләштерү, 10 яшьтән 14 яшькә кадәрле балалар өчен Татарстанда “Тукай картасы” программасы булдыру, Россиядә, Татарстанда җитештерелгән киноларны кызыклы гына түгел, финанс яктан керемле итү һ.б. мәсьәләләр күтәрелде.

“Дәүләтебезне, бәйсезлегебезне, яшәргә хокукыбызны саклап калыр өчен без, гореф-гадәтләребезгә таянып, бердәм булырга тиеш! Россия һәрчак мәдәни гореф-гадәтләре белән көчле булды! Татарстан өчен мәдәни мирасны саклау һәм арттыру — дәүләт сәясәтендә иң мөһим әйберләрнең берсе”, - диде Президент сәламләү чыгышында.

Инглиз урынына татар, башкорт...

Елена Ямпольская фикеренчә, илдә һәм дөньяда барган хәлләр мәдәнияттә дә чагылыш тапмый калмаячак.

“Бу үзгәрешләр Россиягә дә, Россия мәдәниятенә дә яхшы йогынты ясаячагына ышанам. Негатив күренешләр бар, әмма алар бармак белән генә санарлык. Россия мәдәнияте андый кешеләрдән аралануы әлбәттә яхшыга гына. Хәзер бездән киткәннәр, чит илдәге милкен коткарам дип, әрле-бирле йөргәннәр белән шөгыльләнергә түгел, иртәгә сәхнәгә, кинематографиягә, әдәбиятка кемнәр килә — шуалар хакында уйларга кирәк. Яшь талантлар өчен системалы рәвештә эшли торган лифт булдырырга, бигрәк тә төбәкләрдәге яшьләрне кайгыртырга кирәк”, - ди депутат. Бу максатка ирешү өчен ул мәдәният һәм сәнгать өлкәсендә белем бирә торган укытучыларга ревизия ясарга кирәклеген искәртте.

Моннан тыш Елена ханымны чит мохит тудыра торган әйберләр борчый икән.

“Алдагы берничә атнада безнең комитет тәкъдимнәрне җиткерәчәк. Шуларның берсе тормышыбыздагы кирәгеннән артык инглизләшү белән көрәш. Чөнки кешегә китапта укыган, телевизордан караган әйбер генә түгел, үзе яшәгән мохит тә зур йогынты ясый. Кеше чит образлар, чит тел, чит җырлар, чит геройлар, чит уенчыклар арасында яши икән, андый мохиттә чын патриот тәрбияләп булмаячак. Кешенең күңел гармониясен тәрбияләү кыен. Чөнки ул үзеңнеке булган әйберләр арасында яшәгәндә генә туа. Кичә кич мин Казан үзәген йөреп кайттым һәм гаҗәпләнүемә, биредә инглиз сүзләре бик күп. Сүз товар маркалары хакында бармый. Миңа калса, бу мәсьәлә белән безгә системалы эшләргә кирәк. Безнең тирәлектә үзебезнең милли әйберләребез, русча, татарча, башкортча безгә хас булган, гасырлар буе янәшәбездә яшәгән әйберләр күбрәк булыр”, - диде Елена Ямпольская.

Бездән соң нәрсә кала?

Мәдәниятне без никтер гел күңел ачу дип кенә кабул итәргә күнеккән. Андагы проблемаларны үзе шул өлкәдә кайнаган кеше генә аңлыйдыр. Утырышта чыгыш ясаганнарның да һәркайсының башында үз тимер тарагы.

Мисал өчен, Качалов исемендәге Зур рус академия драма театры директоры Александр Славутский бюджеттан тыш акчаларны театр кирәк-яраклары өчен тотарга рөхсәт бирүне сорады. “Һәр вак-төяк өчен мин сезгә хат язып, борчый алмыйм бит инде”, - диде ул Президент Рөстәм Миңнехановка мөрәҗәгать итеп.

Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институтының өлкән фәнни хезмәткәре, Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институты профессоры, сәнгать фәннәре докторы Гүзәл Вәлиева-Сөләйманова фикеренчә, халык мәдәнияте безнең тормышыбызның бер өлеше булып тора. Алар архитектурада да, кием-салымнарыбызда да, көнкүрешебездә дә чагылыш таба.

“Без үзебезнең традицияләребезне югалттык. Чөнки аларга ихтыяҗ булмады. Соңгы елларда милли сәнгатькә кызыксыну артты. Милли костюмнар, зәркән эшләнмәләре, тиредән костюмнар тегә торган осталар барлыкка килде. Түбәтәйләр, калфаклар, чигелгән киемнәр киючеләр күбәйде. Аларга ярдәм итәргә кирәк. Электән сәүдәгәрләр авылларда остаханәләр оештырганнар һәм әйберләрне Казанда, башка җирләрдә сатканнар. Сувенир продукцияләребезнең сыйфатын хәзер ничек яхшыртырга соң? Казанда ХХ гасырга кадәр мирасыбыз чагылдырылган бер генә экспозиция дә юк. Милли музейда бөтен нәрсәдә дә запаста тора, тузан җыя. Илдар Зарипов музее тартмаларда ята. Кремльдә хәзер биналар бушады. Сезнең ярдәм белән милли мәдәниятне торгыза алыр идек. Алар бар бит, бина гына кирәк. Осталарыбыз шул үрнәкләргә карап эшләр иде. Безнең сәнгатебез дөньякүләм дәрәҗәдә. Чын сувенирлар ясарлар иде, Кытайдагыча түгел. Хәзер миңа Кыргызстаннан татар келәмнәре ясыйсыбыз килә, ярдәм итегез, дип мөрәҗәгать итәләр. Без аны үзебез ясый алмыйбызмы?”, - дип гозерен җиткерде Рөстәм Миңнехановка Гүзәл Вәлиева-Сөләйманова.

“Кремль хәзер киңәя һәм экспозицияләр өчен мөмкинлекләр арта. Әмма ул музейлар почмакта түгел, ә кергән җирдә, күренә торган урында булырга тиеш”, - диде Рөстәм Нургали улы.

“Әкият” Татар дәүләт курчак театрының баш режиссеры Илгиз Зәйниев Татарстан өчен четрекле мәсьәләне күтәрде.

“Безнең республикада 60 яшькә якынлашкан 4-5 режиссер бар. 40 тан 55 кә кадәр ике режиссер. Болары мин белгәннәре, бәлки тагын бардыр. Иң бай чор дип, 30 дан 40 яшькә кадәр булганнарны атар идем, анда унга кадәр кеше. Бездән соң килгән буында мин Гөлназ Минкинаны гына иштеп беләм. Татар текстын укып, татарча фикер йөрткән кешеләр турында сүз бара. Безнең буын бар, бездән өлкәннәр бар һәм әлегә бу проблема сизелми. Режиссер режиссер булып өлгерсен өчен аны кимендә ун ел вакыт кирәк. Татар режиссурасы ул бик зур традиция һәм ул бер өзелсә, аны ялгарга бик кыен булачак. Бу эшне хәл итәргә иде. Татарстанда профессиональ режиссер сәнгатенә укыту, белем бирү юк. Моны чишүнең берничә юлы бар. Берсе, лицензия булдырып, бездә курс җыеп укыту. Икенчесе, милли курс җыеп Мәскәүгә яисә Санкт-Петербургка укытырга җибәрергә. Бу бик зур чыгымнар таләп итә. Аның кадәр кешене бер буыннан җыеп алу гына авыр булыр. Тагын бер юл — ГИТИС яисә башка уку йортлары белән сөйләшеп, ел саен биш ел дәвамында берәр кешене укырга җибәрү. Биш кешене укыту өчен тугыз ел вакыт кирәк булачак. Бер кешене укыту 2 млн сум тора. Әлбәттә, бу кешеләр укып чыгып, бөек режиссерлар булачак дип вәгъдә итә алмый. Әмма без моны эшләмәсәк, киләчәктә безнең эшләргә кеше калмаячагына гарантия бирә алам”, - диде Илгиз Зәйниев.

Рөстәм Миңнеханов бу очракта сорау акчага килеп терәлмәвен искәртте һәм мәсьәләне чишү юлларын эзләргә йөкләмә бирде.

“Белем бирүгә җитдирәк карарга кирәк. Бәлки кайбер юнәлешләрне киңәйтергәдер. Рус һәм татарлардан тыш чувашлар да күп. Аларның мәдәниятен үстерү буенча да ярдәм итәргә кирәк”, - диде Президент.

Заманалар шәптән түгел...

Без яшәгән чор авырлыкларга бай булса да, мәдәният өлкәсенә финанслау кимемәячәк дип вәгъдә итте Рөстәм Миңнеханов.

“Заманалар җиңел түгел, моны аңларга кирәк. Сезнең эшчәнлегегез дәвам итсен өчен тырышачакбыз. Алга таба тагын да авыррак булачак, анысына да әзер булырга кирәк”, - дип кисәтте республика лидеры.

Президент чыгышында берничә тапкыр яшьләрне тәрбияләү мәсьәләсенә тукталды.

“Яшь буынны тәрбияләү буенча без күп нәрсәне кулдан ычкындырдык. Моны танырга кирәк”, - диде Рөстәм Миңнеханов. Хата танылган икән, аны төзәтәсе генә кала. “Пушкин картасы” программасы нигезендә Татарстан сатылган билетлар саны буенча беренчеләр рәтендә. Бу яшьләр өчен эшләнелгән программа. Ә менә тамашага теләп яисә мәҗбүри йөрүе анысы инде икенче мәсьәлә. “Аппетит ашаганда килә”, диләр бит. Мәҗбүриләү дә кирәктер, бәлки. Ә бәлки акча түгәсе дә түгелдер. Ничек кенә булмасын, киләсе буын һич югы Сабан туеның нәрсә икәнен һәм “Туган тел”не кем язганын онытмасын иде. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading