16+

"Яшь кызлар машинада йөри икән, “Ничек эшләгәнен беләбез инде, бер җире белән”, – дип уйлыйбыз..."

Бер көнне минем белән оялырлык хәл булды. Бу хәлдән соң мине кешеләргә бер халәткә карап кына бәя бирергә ярамавына тагын бер инандым.

"Яшь кызлар машинада йөри икән, “Ничек эшләгәнен беләбез инде, бер җире белән”, – дип уйлыйбыз..."

Бер көнне минем белән оялырлык хәл булды. Бу хәлдән соң мине кешеләргә бер халәткә карап кына бәя бирергә ярамавына тагын бер инандым.

Бездә бит ничек: урамда ир җирдә аунап ята икән, димәк, ул алкаш. Ә чынлыкта аның йөрәге тотып егылган булуы да бар. 

Яшь кызлар кыйммәтле машинада йөри икән, без аның хакында: “Ничек эшләгәнен беләбез инде, бер җире белән”, – дип уйлыйбыз. Ә ул кыз бәлки яхшы хезмәт хакы түли торган эштә эшлидер? Минем олы абыйның кызы, мисал өчен, архитектор. Аның бер проекты гына да йөзәрләгән мең тора. Мондый мисаллар тормышта аз түгел. 

...Бер көнне хатын белән кичләтеп паркта йөрергә чыктык. Алдыбыздан бер егет бара. Телефонын кесәсеннән чыгарганда банк картасы җиргә төшеп китте. Хатын моны күрде дә, егеткә дәште. Ә тегесе җавап бирми. Тагын колакчыннан барадыр инде, кычкырсаң да ишетми ул сине, дим хатынга. Хатын адымнарын тизләтте дә, егетне куып тотып, картаны бирде. Мин читтән күзәтәм. Хатын егеткә куллары белән болгап, нидер аңлата. Баксаң, егет ишетми икән. Шунда үз уйларымнан үзем оялып куйдым. Хәлнең асылына төшенмичә, нәтиҗә ясыйбыз шул. 

Хәлил Сафин.

Фото: https://ru.freepik.com/

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

6

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading