"Яшьли киттең, без сине онытырга тиеш түгел...". Казанда Марат Садыйков белән хушлаштылар

Бүген Татарстан сәламәтлек саклау министры Марат Наил улы Садыйковны соңгы юлга озаттылар. Гаиләсе, хөкүмәт җитәкчеләре, хезмәттәшләре, якыннары катнашындагы хушлашу мәрасиме Казанның Универсиада авылында урнашкан Идел буе туризм һәм спорт институтының Халыкара мәгълүмат үзәгендә үтте. Аны Татарстан Премьер-министры урынбасары - Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев алып барды.
— 29 гыйнвар көнне Марат Наил улы Садыйков 54 нче яшендә арабыздан көтмәгәндә китеп барды. Якыннары, туганнары белән бергә без дә аның якты рухы алдында баш иябез. Марат Наил улы табиблар династиясен дәвам итүче иде. Ул эшләгән чорда Татарстанда яңа поликлиникалар, хастаханәләр ачылды. Медицина ярдәме күрсәтү камилләште. Катлаулы чорда Татарстанның сәламәтлек саклау системасы пандемияне җиңеп чыга алды. Федераль, республикакүләм программалар тормышка ашырылды. Марат Наил улы һәрвакыт үзенә дә һәм хезмәттәшләренә дә таләпчән иде. Тәртипле, ярдәмчел, кешелекле иде. Аның якты хәтере безнең йөрәкләрдә мәңге сакланыр, - диде ул.
Чарада Россия Федерациясе сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко да катнашты.
— Авыр югалту… Медицина иерархиесенең бер генә баскычын да сикермичә бөтен юлын үткән кеше иде ул. Кыска гына гомерендә аңа зур һәм җитди сынаулар кичәргә туры килде. Берничә хастаханәне аякка бастырды, Универсиаданы хәзерлекле үткәрде, пандемия чорында бирешмәде... Гел элемтәдә тордык, ул киңәшләрен бирде, без белемебез белән уртаклаштык. Вакцинацияләү башлангач та мөмкин кадәр күбрәк кешеләрнең гомерен саклап калырга теләп, профилактика өчен җан атты. Махсус хәрби операция барышында аның җитәкчелегендә күп табиблар алгы сызыкта эшкә кереште. Нинди генә кыен чак булмасын: “Шеф! Кулдан килгәнне эшлибез, башкарып чыгабыз!” - дия иде. Шалтыраткач, көндәлек беренче сүзе. Аның үз-үзенә ышанычы, эшне оештыра белүе аркасында нинди генә кыен хәлләрне дә җиңеп чыга идек. Якыннарының авыр кайгысын уртаклашам, - дип белдерде.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов министрны төгәл, ышанычлы, ачык кеше икәнлеген билгеләп үтте.
— Безнең өчен көтелмәгән югалту... Маратны озатырга килүчеләрнең күплеге дә аның тырышып хезмәт куйган егет икәнлеген күрсәтеп тора. Ул Ватанының, сәламәтлекне саклауда чын патриот иде. Көтмәгәндә китеп барды... Урыны оҗмах түрендә, авыр туфрагы җиңел булсын, - диде Президент.
Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев:
— Бик зур кайгы. Язмыштан узмыш юк... Кешеләргә хезмәт итәбез, дибез. Бу төшенчә, беренче чиратта, медицина хезмәткәрләренә карата әйтелә. Тормыш шулай көйләнгән. Авыр елларда без ничек борчылдык, ә медицинадагы төп җаваплы кешенең кичерешләрен күз алдына китерегез... Ул бөтенебезгә дә баш табиб иде. Хезмәте өчен рәхмәт — үзе бер батырлык. Халыкка хезмәт итүнең иң асыл мәгънәсе. Авыр чак, без аларга тынычлык та бирмәдек, башка чара да булмады... Онытыла торган түгел, катлаулы елларның бер корбаны син булдың. Яшьли киттең, без сине онытырга тиеш түгел, - диде.
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Марат Наил улының тәүлекнең теләсә кайсы сәгатендә ярдәмгә әзер булганлыгын искә алды. Россия Дәүләт Думасы депутаты Айрат Фәррахов исә Марат Садыйков белән бергә укыган елларын яңартты.
—1993 елда Марат белән икебезгә дә кызыл диплом тапшырдылар. Бер-бер артлы өйләндек, балалар үстердек. Бер-беребезне күздән җуймадык без. 2008 елны ул 7 нче шәһәр хасатаханәсенә баш итеп билгеләнгәч, без икәү төрле 3 медицина мәктәбен берләштереп, зур үзәк ачарга хыялландык, планнарыбыз зур иде. Ул оптимистлыгы, хәтта шаян сүзе белән дә үзенә ышаныч тудыра, куйган максатына ирешә торган кеше булды. Югары дәрәҗәдә медицина хезмәте күрсәтү җәһәтендә без бергә булдырган күп нәрсәне саклап калды, ныгытты, арттырды, шуның өчен дә бик рәхмәтле мин аңа. Гел алга барырга омтылган иң кыен хәлләрдә аннан чыгу юлын таба белгән оста җитәкче, чын табиб тәрбияләп үстергәннәре өчен әти-әнисенә зур рәхмәт, - диде ул.
Татарстан Республикасында кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеген күзәтү идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина исә иң авыр елларда кулга-кул тотынып эшләгәндә фикерләр төрлелеге сәбәпле кисәтүләр ясарга мәҗбүр булып та, министрның зирәклеге, тапкырлыгы барәбәренә татулыктан өзелмәүләрен сөйләде.
— Хатыны Динара, кызы Камилланы үлеп ярата иде. Улы Марсельнең уңышлары белән горурланды. Әти-әнисе дә үзе белән горурлансын өчен янып эшләде, киләчәккә планнары зурдан иде, - диде ул.
Марат Наил улы белән хушлашырга якташлары да килгән иде. Буа районы башлыгы Ранис Камәртдинов Марат Садыйковның һәрчак туган ягын яратуын аерып әйтте.
—Беркайчан да кече Ватанын онытмады. Ярдәм кирәкмиме дип, гел сорашып, белешеп торды. Марат Наилевич безгә җитмәячәк, - диде ул.
Марат Наил улы Садыйковның кинәт үлеме сәбәбе — йөрәк өянәге.
Мәрхүмне Тынычлык бистәсе зиратына җирләделәр.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
25 март 2023 - 14:31Балык Бистәсе районы башлыгы Радик Ислямов: "Халыкны уятырга кирәк" Әлеге районда бик тиз җитәкчелек алышынды. Балык Бистәсенең элеккеге район башлыгы Илдар Таҗетдинов ике ел да эшләмәде, кире үз урынына – “Алабуга” махсус-икътисадый зонасына җитәкче урынбасары вазифасына китеп барды, Яңасы - Радик Ислямов - бизнестан килде. Район башлыгы кәнәфиендә озаккамы ул? Ниләр эшләргә җыена? Бу хакта аңа берничә сорау бирергә булдык.23500
-
25 март 2023 - 13:35"Ник болай булды бу? Каһәр төшкән сугыш! Ник безне аерды икән?!.." ...Аерылмасак иде шул без. Бер-беребезне күптән белсәк тә, бу җыр күңелдә нидер кузгатты. Мин үзем дә сизмәстән: “Сәйдә!” – дидем. Ул миңа томырылып карап алды да, “Заһир!” дип куйды. Шулай итеп, без кичке уеннарда бер-беребез белән сөйләшеп йөри башладык. Ә беркөнне мин аны озата кайттым.33201
-
25 март 2023 - 13:20"Мин дустымның хатынына гашыйк булдым. Нишләргә?.." Хәлләрем бераз гына булса да, җиңеләймәсме икән, дип язуым сезгә. Бик четерекле, аяныч хәлдә калдым. Зинһар, киңәш бирегез.125131
-
25 март 2023 - 11:49Көрәш буенча ТР Беренче Президенты Кубогында кемнәр җиңү яулады? Актанышта ТР Беренче Президенты Кубогына көрәш буенча яшьләр арасындагы ярыш тәмамланды. Чаллы командасына - афәрин!112203
-
25 март 2023 - 11:44"Ул ислам диненә күчкән иде, без аны мөселманча җирләдек..." Гаҗәеп матур чишмә буенда йөрдем дә, кайтырга дип, сукмагыннан тауга таба күтәрелә башладым. Әле иртә яз. Һава таң калдырырлык тын. Бөтен җир хәтфә яшеллектә, чәчәкләр чыкмаган, дымы да, кояшы да мулдан булгангамы, үләннәр инде биек.116002
-
24 март 2023 - 19:16"Ел укытучысы-2023": "Балалар мохитендә булуымнан ләззәт алам" "Ел укытучысы" - Россия күләмендә үткәрелә торган бәйге. Бу чара иң яхшы укытучыларны билгеләүдән кала, һөнәри осталык белән бүлешү мәйданчыгы да. Бәйгенең Татарстанда узган финалына "Ел укытучысы" номинациясендә – 45, "Педагогик дебют"та – 21 укытучы үтте. Әле өстәмә бүләкләрне дә истән чыгармыйк.24300
-
24 март 2023 - 17:49ТР Беренче Президенты Кубогының ярымфиналларына кемнәр чыккан? Актанышта көрәш буенча Татарстанның Беренче Президенты Кубогына уза торган турнирның беренче көне тәмам.113202
-
24 март 2023 - 15:44Аждаһаң янына кайтып җитә алдыңмы? Бүләкләр һәм искиткеч кич өчен рәхмәт! Айсинә йокысыннан уянды да аяк очына гына басып, аш бүлмәсенә чәй куярга чыгып китте. “Кичә кич партнерлары белән очрашу, җитди сөйләшүләр була дигән иде, чыннан да арыган җанкисәккәем”, – дип уйлап куйды ул изрәп йоклаган иренең бит очыннан үбеп.2915213
-
24 март 2023 - 15:21Шырпы сызганчы, башта канундагы үзгәрешләрне укы Яз җиткәч, тәмәкечеләр генә түгел, барча халык шырпыга үрелә. Шәхси хуҗалык яки бакчачылык ширкатьләрендәге кишәрлекләрдә чүп-чарны җыеп, чисталык урнаштырасы, шашлык кыздырып аласы килә. Чүпләрне еш кына бакчада ук яндырабыз. Ләкин, билгеле бер кагыйдәләрне һәм таләпләрне үтәү зарур.15900
-
24 март 2023 - 15:13Фәрит Мөхәммәтшин: "Безнең уртак бурычыбыз – Татарстан киләчәктә дә тынычлык һәм татулык территориясе булып калсын» Бүген Биектау районында узган Татарстан Халыклары ассамблеясе Советы Президиумының күчмә утырышында республикада яшәүче халыкларның этномәдәни үсеше, шулай ук милли мәгариф программаларын гамәлгә ашыру мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Утырышны Дәүләт Советы Рәисе, Татарстан Халыклары ассамблеясе Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин үткәрде.18000
-
24 март 2023 - 14:15"Монда гына кал, наным, төн бит инде...". Бер төн куна, ике, өч... Язмыш... Ай-һай гаҗәеп тә соң бу язмыш. Кайда нинди борылыш ясыйсын, нинди күперләр кичәсен, нинди киртәләр аша узарга туры киләчәген хәтта гөманлап та белеп булмый шул.397106
-
24 март 2023 - 13:57"Моңа кадәр алай итми иде...": Апас районында халыктан җыелган сөтне түккәннәр? Апас районы тагын бер “батырлык” белән дан “казанды”. Шәхси хуҗалыклардан җыелган сөтне, җиргә түгеп, гөрләвек ердылар. Күргәч хушлар китте. 18 март көнне интернет киңлегендә әнә шундый видео пәйда булды. Авыл халкының үз хуҗалыгында тир түгеп җитештергән сөтен, хокуклары белән исәпләшмичә, бисмилла әйтеп, җиргә агыздылар. Кемдер аны сөт, икенчеләр кисмәк юылган су гына, ди.225013
-
24 март 2023 - 13:52“Шәфкатьлелек хисен шприцка җыеп, йөрәк тамырына кадап булмый” Газетаның иң зур байлыгы – аның укучылары. Алар күп булса, басманың да абруе зур, урыны халык күңеле түрендә була. Ә инде ул укучы фикерле һәм каләмле дә булса, аның кыйммәте бәяләп бетергесез.82304
-
6 октябрь 2022 - 13:44Бахчасарай авылы. Кырымныкы түгел.
-
25 март 2023 - 19:14Без имениТормышны бозарга ярамый."Мин дустымның хатынына гашыйк булдым. Нишләргә?.."
-
25 март 2023 - 18:30Без имениКит гомеренне эрэмгэ уздырма, гомер безгэ бер генэ бирелгэн, укенергэ калмасын. КАЧ."Мин иремнең колына әверелдем"
-
25 март 2023 - 15:34Без имениШайтан коткысы инде бу мэхэббэт тугел.Ят ир белэн , ят хатын арасында оченсе шайтан була.Уйлап кара ул хатынын урынында синен хатын булса башка ир белэн.Бу мэхэббэт дип ялгышма"Мин дустымның хатынына гашыйк булдым. Нишләргә?.."
-
25 март 2023 - 13:55Без имениЭш турында куберэк уйла!! Вакыт утёр , барысыда эйбэт булыр!!!"Мин дустымның хатынына гашыйк булдым. Нишләргә?.."
-
25 март 2023 - 05:28Без имениБик ошады. Чын тормыштан алынган хэл. Бэлки башкаларга сабак булыр. Уйланырлык нигез бар.Аждаһаң янына кайтып җитә алдыңмы? Бүләкләр һәм искиткеч кич өчен рәхмәт!
-
25 март 2023 - 07:37Без имени😰😰😰Аждаһаң янына кайтып җитә алдыңмы? Бүләкләр һәм искиткеч кич өчен рәхмәт!
-
25 март 2023 - 09:20Без имениБер Дэ сеткэ охшамаган бу, су"Моңа кадәр алай итми иде...": Апас районында халыктан җыелган сөтне түккәннәр?
-
24 март 2023 - 08:55Без имениБик матур язылган, минем Дэу этием сойлэгэн искэ тоште, алар курше бабае белэн упкэлэшеп,озак еллар сойлэшмичэ йоргэннэр, теге бабай да улэ алмыйча ятканда Дэу этиемнен керуен сораганДамир Бәдриев: "Мунча балдагы" (Хикәя)
-
23 март 2023 - 20:28Без имениЯратса хыянэт итмэс иден. Яраткан кешенен хыянэт итеп, азапларга, пычырак ташырга ничек була🤔25 ел эчендә хатынга йөзләгән кеше белән хыянәт иттем
-
23 март 2023 - 21:17Без имениХатын белми дип куанып язгансын, зато ходай барсында куреп Тора, картлыгында алла нилар курерсен але, донья куласа айланада бер баса, короче бумеранг.25 ел эчендә хатынга йөзләгән кеше белән хыянәт иттем
-
23 март 2023 - 14:19Без имениИң яраткан минем жырчым татар эстрадасы сиринә ул безнең моңлы сандугачыбыз молодцы так держать зур уңышлар телим сезгә сиринә әфрәинСиринә Зәйнетдинова: "Дүрт айлык көмәнем төште"
-
22 март 2023 - 18:47Без имениБездэ шэхэрдэ торабыз, итсез ашамыйбыз, саран икэн туганнарыгыз, башка барыпта йормэгез, узе ашасын шак шогын.Дамир Бәдриев: "Шакшука" (юмореска)
-
10 март 2023 - 14:29“Теләсә кем елата ала, ә сез көлдереп карагыз” Чаллы театры артисты Разил Фәхертдинов белән Казанда узган гастрольләре вакытында очрашу насыйп булды “Туганда ук артист булып тугандыр ул”, – диләр андыйлар хакында. Чаллы Татар дәүләт драма театры артисты Разил Фәхертдинов уйнаган спектакльләрне караганнан соң, әнә шулай уйлап куясың.159601
-
1 февраль 2023 - 11:51Илтөзәр Мөхәммәтгалиев: “Театрга оператор булып килгән идем..." Илтөзәр Мөхәммәтгалиев таланты киңкырлы. Сәхнәдән тыш, телевизор экраннары аша да халык күңеленә күпер сузарга өлгерде. Шәхсән үземә шигъриятне аңлавы, шигырьләр аша йөрәкләргә матурлык салуы белән дә якын.618101
-
17 гыйнвар 2023 - 11:28Ринат Таҗетдинов: «Дүрт бертуганымны җирләргә туры килде» Заманында СССРның халык артисты Шәүкәт Биктимеров аның яшь чагында ук: “Бу егет безнең театр өчен туган”, - дип бик дөрес әйткән. Әнә шул талант иясе – Татарстанның һәм Россиянең халык артисты, Г.Тукай исемендәге һәм СССРның дәүләт бүләге иясе Ринат Таҗетдиновка гыйнварның беренче көнендә 85 яшь тулды.709602
-
24 март 2023 - 19:16"Ел укытучысы-2023": "Балалар мохитендә булуымнан ләззәт алам""Ел укытучысы" - Россия күләмендә үткәрелә торган бәйге. Бу чара иң яхшы укытучыларны билгеләүдән кала, һөнәри осталык белән бүлешү мәйданчыгы да. Бәйгенең Татарстанда узган финалына "Ел укытучысы" номинациясендә – 45, "Педагогик дебют"та – 21 укытучы үтте. Әле өстәмә бүләкләрне дә истән чыгармыйк.24300
-
25 март 2023 - 14:31Балык Бистәсе районы башлыгы Радик Ислямов: "Халыкны уятырга кирәк" Әлеге районда бик тиз җитәкчелек алышынды. Балык Бистәсенең элеккеге район башлыгы Илдар Таҗетдинов ике ел да эшләмәде, кире үз урынына – “Алабуга” махсус-икътисадый зонасына җитәкче урынбасары вазифасына китеп барды, Яңасы - Радик Ислямов - бизнестан килде. Район башлыгы кәнәфиендә озаккамы ул? Ниләр эшләргә җыена? Бу хакта аңа берничә сорау бирергә булдык.23500
-
19 март 2023 - 08:41Зәвәл вакыты кайчан була? Динебездә зәвәл дигән вакыт төшенчәсе бар. Берәүләр аны 5 минут дип фаразлый, икенчеләр зәвәл ул вакыты җиткәнче 10 минутка иртәрәк башлана да, зәвәлдән соң тагын 10 минут дәвам итә дип ышандыра.130504
-
19 март 2023 - 10:39Җырчы Татьяна Ефремова: «Булачак ирем миннән өлкәнрәк булыр дип уйлап йөрдем, киресенчә килеп чыкты» Яшьләр гореф-гадәтләрне, халык моңнарын оныта башлады, дигән фикер бар. Сәләтле башкаручы Татьяна Ефремованың иҗатын ишетмәгәннәр сүзедер ул. Яшь җырчының хыялларында фольклорны дөнья күләмендә таныту.1317011
-
19 март 2023 - 11:17Теплица өчен иң яхшы 10 сорт борыч Абрикосовая фаворитка” – иртә өлгерә торга татлы борыч. Ул теплицада үстерү өчен уйлап табылган, әмма аны ачык грунтка да утыртучылар бар. Тәбәнәк кенә (40-50 см) үсә торган бу төр конус формасында, ачык әфлисун төсендә була. Эре булмаса да, сусыл борыч.64301
-
19 март 2023 - 12:59"Шундый матур концерт, шундый матур җырлар. Әйдә, озак сөйләп тормыйк..." "Яңа татар җыры" - шактый дәрәҗәле проект. Аның бюджеты гына да ни тора. Күңел җылыңны биреп иҗат иткән җимешеңнең зур сәхнәләрдә яңгыравы, популярлык казануы - бер бәхет булса, әлеге хезмәт өчен шактый зур күләмдә акчалата бүләккә ия булу - икеләтә бәхеттер. Шуңа күрә киләсе елларда бәйгедә катнашучылар саны 200 генә түгел, ә 500-1000 булсын дип телик!56802
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Шахри Казан (Город Казань)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-47630 от 06.12.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Сабиров Радик Рашидович
Адрес редакции: 420066, Российская Федерация, Республика Татарстан, г.Казань, ул.Декабристов, д.2
Телефон редакции: (843) 222-05-41, 8 (917) 851-69-62
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика