16+

"Яшәсен кибетләр, яшәсен явыз сатып алучылар, ләкин мәктәпкә бармыйм..."

Көз, чынлап та, укытучылар ел фасылы. Беренче сентябрьдән башлана аларның урак өсте. Октябрьдә һөнәри бәйрәмнәрен уздырып җибәргәннәр иде. Бер ай дигәндә, укучылар белән рольләр алышынды, дигән кебек, ноябрьгә керүгә үзләре парта артына утырды. Зур шау-шу чыгарды бу Бердәм дәүләт имтихан дигәннәре...

"Яшәсен кибетләр, яшәсен явыз сатып алучылар, ләкин мәктәпкә бармыйм..."

Көз, чынлап та, укытучылар ел фасылы. Беренче сентябрьдән башлана аларның урак өсте. Октябрьдә һөнәри бәйрәмнәрен уздырып җибәргәннәр иде. Бер ай дигәндә, укучылар белән рольләр алышынды, дигән кебек, ноябрьгә керүгә үзләре парта артына утырды. Зур шау-шу чыгарды бу Бердәм дәүләт имтихан дигәннәре...

– Ни хәл, дустым? Белдеңеме инде укучыларның нинди юллар аша үткәнен? Шул кирәк сезгә, әйме, – дим шаяртып. Соңгы арада әле ике ай элек кенә мәктәпкә урнашкан дустымның җеннәре котырып йөри, миңа да урынсыз шаяруым өчен эләгеп алды. Мәктәпләрендә шушы имтихан белән тәмам куркытып бетергәннәр. Кем эшләми, шул ашамый, дигәндәй. Кем бирә алмый, шул эшләми, имеш. 

Ләйсән белән без бер факультетта, бер үк төркемдә укыдык. Миңа мәктәптә практика вакытында күргәннәрем җитте, шуңа анда кире кайтмадым. Дөрес, кассада утыру җиңел булмаса да, сине хәзер кешегә дә санамый торган надан балаларга белем бирү түгел инде. Сирәк булса да, елмаеп, рәхмәт әйтеп чыгып китүчеләр булгалый.

Ләйсән – бик белемле кыз. Анда-монда бәргәләнеп йөрде дә, быел мәктәпкә барып урнашты. Сөйләвенә карасаң, мәгариф системасы бер дә яхшы якка үзгәрмәгән шикелле. Менә бу белем дәрәҗәсен тикшерүне дә соңгы чик дип атарга мөмкин. Бөтен гомерләрен, сәламәтлекләрен балаларга белем бирүгә багышлаган остазларны мыскыллау. Алай гына да түгел, үз балаларына белем һәм тәрбия бирүче укытучыларны хурлап торган, имтиханны ел саен уздырырга кирәк, дип санаган ата-аналарның кансызлыгын күреп җан әрни. Эх, бер генә көн килеп утырсын иде ул баласының дәресенә? Укытучының нинди авыр һәм җаваплы эш башкарганын күрсен иде дә бит! Социаль челтәрләрдә уздырылган сораштырулар нәтиҗәсенә карасаң, мондый фикерле ата-аналар аз түгел. Димәк, гаиләдәге тәрбия, укытучыга карата салкын караш өйдән мәктәпкә дә килеп җитә.

Дустымның сүзләренә караганда, укытучыларның күпчелеге әлеге белемнәрне тикшерүгә каршы түгел. Алар һәркайсы да үз белеменең ныклыгына ышана. Бары тик бу эш нәтиҗәсез кала бирә, чөнки узган ел укытучылар кайда нинди хата киткәнлеген, кайсы юнәлештә белемнәрен арттырырга кирәклеген дә белмәгән. Ә быел аудиторияләрдәге видеокамералар кайбер укытучыларны бөтенләй куркуга салган.

Яшь буын БДИның ни икәнен яхшы аңлый, дуслашып бетте кебек. Ләкин өлкән укытучыларыбызга бу система бераз чит. Алар аның эчендә кайнап карамаса да, заман укучыларын шуңа әзерли, алар кебек үк борчыла, әзерләнә, балаларны да әзерли, яхшы нәтиҗәләр ала. Тик ата-аналар гына беткә үч итеп, туннарын якмасыннар иде. Укытучы – ул икенче әни. Без аларга күтәрелеп карарга куркып тора идек, нинди каршы сүз әйтеп мыскыллау тагын?! Балаларыбызның белемле һәм тәрбияле булуларын теләсәк, УКЫТУЧЫ дәрәҗәсен сакларга кирәк.

Кызганыч, күп мәктәпләрдә коллективның яртысыннан күп өлешен лаеклы ялдагы я шул яшькә якын мөгаллимнәр алып тора икән. Ә яшьләр мәктәпкә барырга ашкынып тормый. Хәтта башкалар “күп” дип саный торган хезмәт хакы да кызыксындырмый аларны. Укытучыларга ике-өч тапкыр арттырсаң да ярый әле. Акча белән анда беткән нервларны гына кайтарып булмый шул, кызганыч. 

Ләйсән белән шактый вакыт шушы хакта сөйләшеп утырдык. Үзе тапталган, үзе яңа гайбәт кебек. Мәңгелек тема... Шул арада берничә хезмәттәше шалтыратып хәлен белеште. Һаман бер сүз: кайда нинди хата киткәнлеген тикшерәләр. Дустыма карыйм да, эчтән генә: “яшәсен кибетләр, яшәсен явыз сатып алучылар, ләкин мәктәпкә бармыйм. Мин эшемне эштә калдырып кайтам, ә Ләйсәннеке аңа тәүлек буе бәйле. Ул хәтта электрон журнал белән төшендә дә саташа, ә мин төштә акча күрәм”, – дип куанам. Ләкин тел-төбенә карасаң, ахирәтемнең уенда эш урынын алыштыру нияте бар кебек. Башка өлкәләрдә дә имтихан бирдереп, белемнәрне тикшерү системасы уйлап чыгармасалар ярый тагын.

Алисә Кыямова

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading