Җиңүче исемен Казан дәүләт энергетика университеты ректоры Эдвард Габдуллаҗанов атады.
«Яз гүзәле-2021» матурлык һәм талант бәйгесендә Казан Федераль университеты студенты Айгөл Шакирова җиңде. «Күңел тулды. Залда утыручы әти-әниемә, апама зур рәхмәт! Дусларыма рәхмәт», — диде җиңүче.
Бүген Казанның «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә «Яз гүзәле» конкурсының финалы үтте. Биредә финалга чыккан сигез югары уку йортыннан ун кыз катнашты.
Финалдагы һәр кыз чәчәк бәйләмнәре, истәлекле бүләкләр алды.
Быел «Яз гүзәле» бәйгесе уникенче тапкыр үтте. Конкурс яшь буында татар мәдәниятенә карата хөрмәт тәрбияләүгә, татар телен саклау һәм популярлаштыруга юнәлдерелде.
Яз сылуын мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре, Казан шәһәре башкарма хакимияте, Казан дәүләт энергетика университеты хезмәткәрләре һәм блогерлардан торган жюри сайлады.
Чыганак: Татар-информ
Комментарийлар