16+

"Әйдә, кәнәфи өчен берне күтәреп куйыйк әле!"

Язучы Туфан Миңнуллин белән шагыйрь Разил Вәлиев, Татарстан Дәүләт Советына депутат булып сайлангач, икесе бер Комитетта эшлиләр. Атна буе, айлар-еллар буе гел янә­шә алар: бергәләп җыелышлар үткәрәләр, бергәләп командировкаларга йөриләр, төрле әдәби-мәдәни чараларда катнашалар, бергә­ләп бәйрәм дә итәләр.

Яңа ел бәйрәме алдыннан, га­дәттәгечә, дуслар, фикердәшләр Разил бүл­мәсенә җыела. Ә бүлмә хуҗасының – Комитет рәисенең өстәлендә өем-өем котлау открыткалары, дистәләгән телеграммалар. Разил, кунакларга бәйрәм табыны әзерләргә ният­ләп, өстәлдәге открытка-телеграммаларны кочагына ала да үзе утыра торган кәнәфигә илтеп сала. Моңа аптырап карап торган Туфан шулчак, кызыксынып, Разилдән болай дип сорап куя:
– Нигә кәнәфигә куясың бу котлауларны, бүлмәдә урын беткәнмени?

Разил, кәнәфинең аркасын сыйпап, болай дип җавап кайтара:
– Туфан ага, татарның иң олпат аксакал язучысы булып та, шуны белмисеңмени? Бу кот­лауларның туксан тугыз проценты миңа түгел, менә шушы кәнәфигә килә бит. Бу – минем бәйрәм түгел, аның бәйрәме, әйдә, сөенсен әле! Иртәгә бу эштән китсәм, мине котлауларның саны йөз мәртәбә кимиячәк. Яңа хуҗа килгәч, кәнәфи тагын открытка-телеграммаларга күмеләчәк. Димәк, без монда вакытлыча гына, ә кәнәфи мәңгелек! Әйдә, кәнәфи өчен берне күтәреп куйыйк әле!

Разил Вәлиев истәлекләреннән

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бик дөрес бит. Кәнәфидә утырганда гына синең дусларың да, котлаучыларың да күп була!

    Мөһим

    loading