– Әле күптән түгел Яшел Үзәндә булган тагын бер фаҗига дә күпләрне борчуга салды. Норлат – Акъегет юлында каникулга авылга кайткан балаларны тукталышта торганда машина бәрдергән иде.
– Ул вакыйга да таныш. “Ваз-2114” машинасын йөртүче төнге сәгать беренче яртыда тиешле тизлекне сакламыйча тукталышта торган өч кызны бәрдергән. Кызлар тән җәрәхәтләре белән хастаханәгә озатылган. Хәзер дә ул балаларның шулай соң урамда нишләп йөргәннәрен аңлый алмыйбыз. Әти-әниләре кая караган? 2010 елдан Татарстанда гамәлгә кергән 71нче канунның 4нче маддәсе буенча балалар олылардан башка төнлә урамда йөрергә тиеш түгел.
– Төнге вакыт дигәннән, эңгер-меңгердә яктылык кайтаручы элементлар тагып йөрү юл һәлакәтләрен ни дәрәҗәдә киметә?
– Караңгы вакытта быелның биш аенда балалар катнашында 11 юл һәлакәте теркәлгән. Анда 12 бала имгәнгән. Юлда йөрү кагыйдәләренең 4.1нче пункты нигезендә караңгы вакытта, юл начар күренгәндә юлга чыкканда яктылык кайтаручы элементлар йөртергә кирәк. Ә торак пукттан читтә булганда, олы юлда алар – мәҗбүри. Яктылык кайтаручы элемент булмаган өчен 500 сум штраф каралган. Бу элементлар: беләзек, тасма, төрле ябыштыра торган әйберләр юл һәлакәтләрен 6,5 тапкырга киметергә ярдәм итә. Караңгыда машина фарасында кеше 50 метрдан күренсә, яктылык кайтаручы элемент булганда 200 метрдан үк абайлана.
– Велосипедчылар белән бәйле һәлакәтләрне кимеү өчен нишләргә?
– Быел велосипедчылар катнашында дүрт юл һәлакәтендә 4 бала имгәнергә өлгерде инде. Мисал өчен, 7 майда Түбән Камада “Киа” машинасы юл кичүе аша велосипедта чыгып барган 11 яшьлек баланы бәрдергән иде. Бала хастаханәгә озатылды. Искәртәсем килә, юл йөрү кагыйдәләре буенча 14 яшь тулмыйча балаларга велосипедта машина юлына чыгу тыела. Җәяүле кичүе аша чыкканда велосипедчы бары җәяүле буларак кына, ягъни велосипедыннан төшеп кенә чыга ала. Велосипедта йөргәндә балаларга гына түгел, олыларга да саклану чараларын күрергә, махсус шлем, тезгә саклавычлар кияргә киңәш итәбез. Шулай ук самокатлар белән дә олы юлларга чыгарга рөхсәт ителми.
Таныклыгы булмаган килеш машина, мотоцикл йөртү очраклары булу да борчый. Әти-әни баласын тезләренә утыртып та йөри, балигъ булмаган балага машина рулен тапшыра. Кайбер балалар әйтмичә дә машина ачкычын алып чыга. Бу хәлләр аяныч төгәлләнергә мөмкин. Тукай районында 14 яшьлек үсмер, мәсәлән, таныклыгы булмаган килеш мотоцикл йөрткәндә, 10 яшьлек бер кызны бәрдергән. Зыян күргән бала хастаханәгә озатылган. Бу мәсьәләдә игътибарлырак булсак иде. Мопедларда 16 яше тулмаган балаларга йөрү рөхсәт ителми. Ә мотоциклда бары 18 тулгач, махсус таныклык белән генә йөрергә ярый.
– Бала юл һәлакәтен бозса, нинди җаваплылык каралган?
– 16 яшькәчә бала юл һәлакәтен бозган икән аңа рапорт төзелә. Эшен балигъ булмаганнар белән эшләү бүлегенә җибәрәләр. Баланы исәпкә бастырырга да мөмкиннәр. “Стоп. Синең гомерең куркыныч астында” дигән белешмәлек баланың уку урынына җибәрелә. Анда аның әниләре белән берлектә кисәтү эше алып барыла. Балалар өчен беренче чиратта әти-әни үрнәк икәнне онытмыйк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар