– Мәктәпкә барырга күлмәгем юк иде, сеңлем. Әни Казан базарына барып йомырка сатты да, бер күлмәклек ситсы алып кайтты. Күрше апа ак якалар куеп, күлмәк тегеп бирде...
Сәрия әби Халиуллинаның михнәтле балачак хатирәләреннән бер истәлек бу. Юклыгы әрнеткән, ачлыгы интектергән буынның авырлыкларга бирешмәс холкы тормышның төбеннән күтәрелергә ярдәм иткән.
“Ит бурычы өчен сыерсыз калдык”
– Без үскән заманда чабата да байлык иде. Бик хәерче кешенең генә чабата үрдерергә хәле җитмәде. Хәзер әнә кайсы йортка кермә ишек төбендә киелмәсә дә ун төрле аяк киеме тәгәрәшеп ята, ә теге елларда чабатага тилмереп яшәдек. Әниләрнең тузган, сәләмә күлмәк итәкләреннән авылда бер бабай бишмәт тегеп бирә иде. Бишмәтле булсаң син бик бәхетле дә! Үзебез тавык асрап, хөкүмәткә 100 йомырка тапшырмый торып, берсен дә ашый алмадык. Елына 300 литр сыер сөте бирергә тиеш идек, ите, мае... Саный китсәң... 40 килограмм тирәсе тапшырылмаган ит бурычыбыз калганга сыерыбызны алып чыгып киттеләр, сеңлем, ышанасыңмы? Займга кул куймаган өчен әнине өйгә дә кайтармыйча, идарәдә кундырдылар. Без өйдә елыйбыз, әни тегендә тилмерә... – ди Сәрия әби.
Дүрт яшеннән әтисез үсә ул. Абыйсы да сугыш кырында ятып кала.
– Әни итәгендә тугызау үстек. Әрсез иде әни мәрхүмә. Әрекмән яфраклары җыеп булса да сарык асрады. Берсендә, самавыр куйган да, күмеренә ялкын үрли төшсен диптерме, өреп, эшкә чыгып йөгергән. Шунда күлмәк итәгенә ут капкан бит, үзе сизмәгән дә. Урамнан кызулап кына янып бара икән!.. “Карап торган бер күлмәгем иде”, – дип әнинең әй өзгәләнүләре... Хәзер әнә чорма тулы кием, ник берсенең кадерен белсеннәр. Ачлык кыйнаса да сер бирмәскә өйрәндек. Бик яшьли фермага бозаулар карарга кердем, аларны тана итеп үстергәч, бозаулатып сыер саварга керештем. Наил абыегыз да минем сыман ярты ятим. Минем әтинең зиратта кабере бар, ә ул әтиледән әтисез үскән. Әтисе сугыштан авылга кайтмыйча Мәскәү хатынына өйләнгән... Наилләр 7 бала!.. Әтиләре, олыгаеп килгәндә шәһәр хатынына кирәге калмагач, авылга кайтты да соң... Наил кертмәде, кирәксенмәде. Иң авыр чакта әти терәген сизмәгәч, үзе ныгытып аякка баскач, нигә кирәк ул? Каенанам белән бер бөртек тә сүзгә килмичә яшәдек. Ачу килсә дә сүз әйтә алмадым, корырак эндәшсәң дә кычкырып еларга керешә иде. Ир хыянәте дә йөрәген бетергән, 7 баланы сыңар үстерүе җиңел булган диме?.. – дип сөйли Сәрия апа.
“Кан басымнарыбыз да бер төрле иде”
Теле-телгә йокмыйча, үткәннәрне барласа да, Сәрия апаның да саулыгы какшый төшкән. Инсульт кичергән. Ярый әле балалары табибларны вакытында “дер селкетеп”, өйдә дәвалау ягын кайгыртканнар.
– Олы кеше кайсы чирдән дә авырлык белән тернәкләнә икән. Әҗәлне җиңдем дип кызулап яшәргә керештемме, үзем дә белмим, сер богауларым чишелде – ишектән кергән кешегә өйдәге хәлне түкми-чәчми сөйлим дә бирәм. Балалар орышалар, артыгы әйтелә күрәең, – дип елмая Сәрия апа.
Әбекәй сүзгә үткен. Элек тә сер бирмәгән. Лаеклы ялга чыккач, сыер савучыларга кул алмаш булып йөргәндә, кинәт эштән туктый. Бөтенесе гаҗәпләнә. Күмәк хуҗалык рәисе дә өнсез кала. Үгетләп тә карый. “Өйдә бер генә иде, ә монда бит ундүрт каенана!” – дип җавап бирә. Каешланган җилкәләр соң күпме түзә ала?..
– Эшкә батыр идем, тик усал сүзләр күңелне кайтара. Гомерем буе сыер саудым, балаларымның да мәктәптән кайткан берсе кичке савымга ияреп төшәрләр иде. Күңелле вакытлар! Әле болай ук ямансуламый идем, быел Наил абыегызны җирләдек. Ансыз бигрәк кыен. Икебез ике ятакта ятсак та, үзебез кара-каршы утыргандай гел сөйләшеп, бер сүздә яшәдек. Кан басымнарыбызга кадәр икебезнеке бер тирә була иде... 82 яшенә җиткәч аяксыз калды, хәлсезләнде. Балалар хастаханәгә дә алып барганнар иде, әҗәл әмере белән сулды. Кайчагында: “Наил исән булса абзар яменә ике генә сарык асрар идек...” – дип тә әйтеп куям. Әле мин сыер терлеген дә озак асрадым. Авыл җирендә ишегеңнән килеп чыккач, сыер мөгерәп сәлам бирсә генә күңелле бит, – ди Сәрия әби.
Гомере буе ат урынына җигелеп эшләгән әбекәйгә олыгайгач шул гына кирәк! Күңеленең хөрлегенә шөкер дә, тик саулыгы сискәндерә. Хәсрәтле йөрәге болай да гел көйсезләнә...
“Болыт сыман ишелмәгез”
Биш баласының берсе инде кара җир куенында... Киявен, киленен дә җирләргә җитешкән.
– Розалия кызым кайтып тәрбияли мине, бик үгетли дә, шәһәргә күченергә теләмим. Үз нигеземдә патшабикә әле мин! Җылы ятагыма ятып җан бирәсем килә. Вакыттыр да бәлки, әҗәлне әйтәм, тәрәзәм саен мине карап та йөридер. Яшисен яшәдем инде, үкенечем юк. Розалиямнең ире Камил кияүне 15 ел элек җирләдек, бигрәк иртә китте. Йөрәк диделәр... Розалиядән соң туганы Илгизем дә гел кайтып йөри. Илгиз белән Розалиянең холкы бер – башларына бер уй килеп кердеме, көне-сәгате белән эшләргә керешәләр. Илгиземнең дә бик матур яшәгән җирдән тормышы кителде – хатыны үлеп китте, – дип сөйли Сәрия әби.
Күзләрем ирексездән Илгиз абыйга төбәлде... Хатирәләрне яңарту авыр, әлбәттә...
– Мине хәрби хезмәткә бөтенләй икенче кыз озатып калган иде. Яратыштык, яшьлек бит!.. Көтәм диде, сүз бирде, вәгъдәсен үтәмәде. Авыр кичердем. Дус егетем: “Яратышып та кавышмаучылар бер сез генә түгел, бетеренмә әле. Әнә күрше Рәҗәп авылы кызы Әлфиянең дә егете хәрби хезмәттән өйләнеп кайтты! Әллә аңа җиңелме?.. Бик елаган, диделәр...” – дип әйтеп куйды. Шул сүз күңелдә калды бит. “Әйдә, Рәҗәп кызларын кычкыртып кайтабыз!” – ди берсендә теге дустым. Киттек. Туганнарына барып керсәк, Әлфия дә боларда. Күршеләре генә икән. “Әнә, мин сөйләгән кыз!” – ди дус егет. Күз салуга ошаттым. Насыйбың кем бит! Өйләнешкәч, читкә киттек. Ульяновск шәһәреннән ерак түгел генә, эшчеләр поселогында яшәдек. Ике кыз үстергәндә тормышыбызга күз тиде. 2002 ел ул. Мин эшкә киттем. Әлфия бишенче сыйныфта укучы төпчегебез белән Мәләкәс (Димитовград) шәһәренә, кызга аяк киеме алырга барырга тиешләр иде. Юлчы машинага утырып киткәннәр. Каршы яктан килгән машинаның руле ватык булган. “Буханка” дип йөртелүче УАЗ машинасы. Үч иткәндәй болар каршысына җитәрәк руле чыгып киткән. Өсләренә килеп кенә менгән... Алгы урындыкта – йөртүченең хатыны, йөкле, диделәр, инде табар вакыты да җитеп килгән – күз алдына китерәсезме? Әлфия белән минем кыз артта бит, каешларын да эләктермәгәннәр. Әлфия алга ук чыгып очкан, карарлык җире юк иде, мескенкәемнең... Кызның да сынмаган сөяге юк иде. Миннән өйдә елмаеп калган кешеләр. Әлфияне туган авылына алып кайтып җирләдек. 37 яшь кенә иде үзенә, ышанырлык та түгел. Кызым белән хастаханәдә бик озак яттык, башта аны гел өйгә килеп укыттылар. Хәзер дә яңгырлы көннәрдә бик сызлана. Болай саулыгы әйбәтләнде дә соң... Кызларымның икесе дә кияүдә, Мәләкәс шәһәрендә яшиләр. 5 оныгым бар! Бар борчулары – мин. Эчеп тә йөрмим, эш тә эш, югыйсә... “Әти син ялгыз булгач, безгә авыр...” – диләр. Нишләтим соң, өйләнеп тә карадым... Бер генә мәртәбә дә түгел... Аңлашам да кебек... Хатыннарга йә акча, йә бакчаларына кара эшче кирәк. Минем тормышка күзләрен дә салмыйлар. Бер дигән йортым, зур бакчам бар ләбаса... – ди Илгиз абый.
Ана кеше өчен бала борчуы гел йөрәктә. Сәрия апа да үлгән сабые өчен, исән баласы өчен дә артыгы белән хәсрәтләнә.
– Әсфәтемне унсигез яше дә тулмаган килеш җирләдек. Ул баламның китапханәдә укымаган китабы калдымы, икән?.. Бик акыллы иде. Дәрестә дә парта астында яшереп китап укый, диделәр. Укытучы сорау бирсә, башын җәлт күтәреп җавап та бирә икән. Аның зирәклеге! Телгә тапкырлыгы! Унынчы сыйныфта укыганда кинәт кенә эче авырта башлады. Түзеп йөрде дә, участок хастаханәсенә алып килдек. Эченә баскалап карадылар да улымны пычак астына алып кереп киттеләр. Табибларга ышанасың бит. Хәзер менә бик үкенәбез дә, хастаханәгә алып та барасы калмаган... Теге чакны улымның сукыр эчәгесе ялкынсынган дип уйладылар. Ярып җибәргәч, шаккатканнар. Улымның эчендә кайсыдыр бер әгъзасы ялкынсынган, күргәч, эчен тегеп куйганнар. Савыга алмагач, тагын бер операция ясап караганнан иде дә, ул вакытта канына инфекция таралган иде... Бик сызланды бичара. Хирург янына килсә: “Башта чебен сыман тураклап ташлады да, хәзер, хәлең нихәл, дип сорый”, – ди иде. Үз хәле үзенә җитсә дә: “Әй әни, күрәсең инде минем аркада...” – дип минем өчен өзгәләнде. Бер урындык өстендә 15 көн утырып сакладым. Аптырагач, идән юучының чиләген тартып алып, бүлмәләрне, коридорларны үзем юып чыга идем... Наилнең Мәскәүдә төпләнеп калган әтисе турында сөйләдем бит әле, Әсфәтем шул бабайсына охшап, бик оста гармунчы иде, – ди Сәрия апа. – Зәмзәмия кызым күрше авылда кияүдә, ире белән 3 бала үстерәләр. Әсгать улым авылда, башка чыгып яшиләр. Аларның да балалары өчәү. Исән балаларымның тормышлары ару гына – 10 оныгым, 9 оныкчыгым бар. Бөтенегез бергә болыт сыман ишелмәгез, чиратлап кайтып йөрегез, шулай күңеллерәк, дим!..
Мәгәр хәтере үзенең, зиһене! Көндәлек дөнья хәлләрен белер өчен күзлексез гәҗитләр укый икән, телевизордан да нигездә яңалыклар тыңлый. Сәрия әби күңелендә яшәү гөрли! Яңалыкларның илдәгесе, авыл җирендәгесе исән кешегә генә кызык ләбаса. Ә исән чагында нәк менә Сәрия әби кебек яшик тә. Ничек итепме?! Яшеннәрдәй яшьнәтеп!..
Комментарийлар