16+

"Йоклап торсаң, кулыңдагы икмәкне дә тартып ала"

09 июля 2023, 10:59
1855
0
4
Уку өчен 3 минут

Чит илләргә сәяхәт итү кыенлашты. Шул сәбәпле Татарстан шәһәрләрендә эчке туризм юнәлеше үсеп китте. 2022 елда республикабыз 3,7 миллонга якын кунак кабул иткән. Авыллар да шәһәрдән калышмый.

"Йоклап торсаң, кулыңдагы икмәкне дә тартып ала"

Чит илләргә сәяхәт итү кыенлашты. Шул сәбәпле Татарстан шәһәрләрендә эчке туризм юнәлеше үсеп китте. 2022 елда республикабыз 3,7 миллонга якын кунак кабул иткән. Авыллар да шәһәрдән калышмый.

Сүзебез Биектау районы Ямаширмә авылындагы “Татар страусы” фермасы турында. Ферманың җитәкчесе Әхмәт Котдусов 1991 елдан авыл хуҗалыгы өлкәсендә эшли. “Төп юнәлешебез булып хәзер дә басуда, кырда эшләү кала. 165 гектар җиребез бар. Авыл хуҗалыгы туризмы – ярдәмче өлкә”, – ди ул. Әхмәт абый 2010 елдан туризм өлкәсендә эшчәнлекне башлап җибәргән. Иң беренче итеп, аккошлар алып кайткан, аннан үрдәкләр. “Төп максат – балаларга күрсәтү, хайваннар белән аралашырга өйрәтү”, – диде Әхмәт абый.

Бераздан чит җирләрдән тәвә кошлары кайтып җиткән. Африка тәвә кошы – дөньяда иң зур кош. Авырлыгы 156 килограммга, ә озынлыгы 2 метрга кадәр җитә. Бер тәвә кошының йомыркасы 33 тавык йомыркасын алыштыра. Ферма хезмәткәрләре сүзләренчә, тәмгә тәвә кошы йомыркасы тавыкныкыннан бер дә аерылмый. “Шул ук зур тавык бит ул”, – диделәр. 

Тәвә кошлары янына Биектауга Австралия эмулары кайткан. Эмуның озынлыгы – 150-190 сантиметр, авырлыгы – 18-55 килограмм. Зәңгәрсу төстәге муенлы кошларны тотып, ашатып та карарга була. Алар шуның кадәр кешеләргә күнеккәннәр, хәтта үзләре ашарга сорап киләләр. Йоклап торсаң, кулыңнан икмәкне тартып алырга да мөмкин. Бу кошлар ялтыравыкларга битараф түгел икән. Ферма хезмәткәрләре эмуның бер хатын-кызның күзлеген тартып алганын да сөйләделәр. Модадан артта каласы килмәгәндер, күрәсең. Фермада башка кош-кортларның да төрлелеге зур. Тәвис кошыннан башлап, торна, үрдәк, аккошлар, мисыр тавыгына кадәр бар. 

Аргентинада яшәүче ламага охшаган гуанаколарны Биектауда очратырбыз дип уйламаган идек. Бу хайваннар куркак була, әмма фермада яшәп тәмам кешегә ияләнеп беткәннәр. Гомумән, бөтен җан ияләре үзләрен иркен тоталар. Аларны рәхәтләнеп ашатып, тотып карап була. Әлбәттә, монда үгезләр, кәҗәләр, атлар, дуңгызлар һәм башка күз ияләшкән хайваннарны да очратып була.

Әхмәт абый белеме буенча ветеринар икән. “Ашатырга теләгән кунакларга ипи, кишер, алма, кәбестәне турап бирәбез. Кеше өйдән теләсә нинди калдыклар алып килеп, хайваннар авырды. Тешләре булмаганнарны ипи, калганнарын кишер, алма белән сыйлап була. Тәвә кошлары ризыкны чәйнәп тормыйча йота, шуңа күрә печәнне дә ваклап бирәбез. Хайваннар белән аралашканда куркынычсызлык кагыйдәләрен онытырга ярамый”, – ди ул.

– Авыл хуҗалыгы туризмыннан табыш җирдә эшләгәнгә караганда күбрәк керә. Соңгы 3-4 елда бу аеруча сизелә. Авыл хуҗалыгында акчаны җиргә күмәсең, ә кире алып булуы билгесез. Бай да булмыйсың, хәерчелеккә дә батмыйсың. Авыл хуҗалыгына дәүләт тарафыннан һәрвакыт ярдәм кирәк. Быел яңгырлар яумый диярлек. Печән узган елгы белән чагыштырганда ике тапкыр азрак чыга. Басуда җир ярылды, бармак сыярлык. Ә туризм ул яктан тотрыклы. Башта кеше җәлеп итәргә туры килде. Төрле остаханәләр оештырдым, - ди Әхмәт абый.

Ямаширмә авылы бик зур булса да, Әхмәт абый сүзләренчә туристларга сатарга каймак, сөт, йомырка юк.

- Авылда сыер асраучылар кимеде. Авылдашларга әйтеп карадым, сатарга мөмкинлекләр бар. Әмма халык кабынып китмәде. Узган елны 1 тоннадан артык бал саттык. Авыл хуҗалыгында акча эшләп була. Тырышырга гына кирәк.

Тәвә кошы йомыркасы 65 килограмм йөккә чыдам. Алар майдан алып октябрьга кадәр йомырка сала. Йомырканың авырлыгы якынча 1,4 килограмм.

Эмуларны җенесен тавыш буенча гына аерып була. Йомырканы бары ата кошлар гына утырып чыгара. Бер эму йомыркасы 12 тавык йомыркасын алыштыра. 

Эмулар тропик табигатьтә, яшеллек күп булган җирдә яши. Шуңа йомыркалары да караңгы яшел төстә. Ә тәвә кошлары чүлдә яшәгәч, йомыркалары да ак.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

4

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading