Метро станциясе баскычларында бер олырак яшьтәге абзый утыра. Бомж? Бөтенләй үк алама да киенмәгән үзе...
Скопировать ссылку
Метро станциясе баскычларында бер олырак яшьтәге абзый утыра. Бомж? Бөтенләй үк алама да киенмәгән үзе...
Кулында табличка: "Хочу домой в Йошкар Олу, помогите на билет". Эшләпә кебек нәрсә дә тора алдында. Узып баручылар аз-маз булса да, акча салгалап китә үзе. Тиеннәр дә бар, ун сумлыклар да бар, хәтта иллелекләре дә күренә.
Кызык булып китте. Бераз күзәтергә булдым. Янәшәдәге сату нокталарында йөргәлим, тышка чыгып керәм. Кыскасы, сәгать ярым вакытлар шулай йөрдем. Абзый утырды-утырды да, кузгалды бераздан. Әһә, минәйтәм, хәзер вокзалга бара инде бу. Йошкар-Олага бару өчен акчасы җыелды бугай.
Комментарийлар