16+

Җырчы Алсу Уяндыкка кайткан: "Хәерче генә бер авыл иде ул..."

Россиянең атказанган, Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Алсу гаиләсе белән туган ягына кайткан. “Әтием Башкортстанның Илеш районындагы Уяндык авылында туган. Балачагым шушы авылда узды. Бу изге җирдә әби-бабаларым, якын туганнарым җирләнгән", - ди ул.

Күп еллар эчендә беренче тапкыр балаларым Сәфинә, Микелла һәм Рафаэль белән монда кайттык. Балаларга бик ошады, алар авылдан бәхет энергиясен алдылар. 

Минем балачакта Уяндык бөтенләй башка төрле иде. Гади, хәерче бер авыл иде ул. Әти мәктәпне күршедәге Андреевка авылында тәмамлаган. Биш яшеннән урман аша көн саен 5 чакрым ара узган. 15 яшендә ул бер капчык бәрәңге белән Уфага нефть институтына укырга киткән. Ул биргән вәгъдәсен үтәгән. Берничә елдан соң мөмкинлеге булуга ук әнисе истәлегенә “Халидә” мәчетен төзеткән, асфальт юл салдырган, кешеләргә кирпечтән өйләр салырга ярдәм иткән, эш урыннары булдырган, Андреевкадагы чиркәүне яңадан торгызган, хастаханәне төзекләндергән. 

Авыл халкының рәхмәтен һәм мәхәббәтен мин, абыйларым, туганнарым әле дә тоябыз. Үз тамырларыңның, туган җиреңнең никадәр мөһим булуын яшь барган саен гына аңлыйсыңдыр, мөгаен”, - дип язган Алсу.

Җырчы әтисенең туган йортында булган, әтисе укыган мәктәпкә барган, укучылар өчен тактада автографын да калдырган, чиркәүгә дә кергән. Ак күлдә су коенган, авыл ризыгын ашаган. “Тамагым туйды, мин бәхетле!” – дип өстәгән ул.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

8

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading