16+

ЮХИДИ хезмәткәрләре елан чаккан малайны коткарган 

Җиде яшьлек Йосыфны әнисе белән җәйге бакчаларында ял иткәндә елан чаккан. Әнисе куркып, баласын тизрәк хастаханәгә илтергә булган.

ЮХИДИ хезмәткәрләре елан чаккан малайны коткарган 

Җиде яшьлек Йосыфны әнисе белән җәйге бакчаларында ял иткәндә елан чаккан. Әнисе куркып, баласын тизрәк хастаханәгә илтергә булган.

Тик юлда малайның хәле начарланыр, дип бик борчылган. “Ярый юлымда ЮХИДИ хезмәткәрләре очрады, алар баланы тиз арада хастаханәгә илтергә ярдәм иттеләр”, – дип сөенә ана.  Йосыфка тиешле медицина ярдәме күрсәтелгән, тернәкләнгәннән соң бер атна дигәндә ул өенә чыгарылган.  

Малайны коткарган полиция өлкән лейтенантлары Илмир Сабиров һәм  Илнур Садыйков: “Бары үз эшебезне генә үтәдек”, –  диләр. Алар хастаханәдән баланы каршы да алганнар, аңа йомшак уенчык бүләк иткәннәр.  Йосыфның  әнисе исә юл иминлеге инспекторларына иң ихлас теләкләрен, рәхмәтен җиткерә. 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading