16+

Яңа зоопаркның кайчан ачылачагы билгеле булды, тик Захария «түти» әлегә Африкага ашыкмый

Казан зооботаника бакчасындагы җәнлекләр яңа төзелгән “Замбези елгасы” өлешенә ноябрьдә күчерелә башлый. “Замбези елгасы” зоопаркын Яңа елга ачу планлаштырылган.

Яңа зоопаркның кайчан ачылачагы билгеле булды, тик Захария «түти» әлегә Африкага ашыкмый

Казан зооботаника бакчасындагы җәнлекләр яңа төзелгән “Замбези елгасы” өлешенә ноябрьдә күчерелә башлый. “Замбези елгасы” зоопаркын Яңа елга ачу планлаштырылган.

Эшләрнең барышы белән якыннан танышу максатында, башкала мэриясенең матбугат хезмәте журналистлар өчен махсус сәфәр оештырды.

- Күчерү-урнаштыру вакытында тетрәнү кичермәсеннәр өчен җәнлекләргә наркоз биреләчәк. Җәнлекләр яңа урынга гадәттә бер ай эчендә ияләшә, - диде ветеринария табибы Анастасия Балмакова.
Хәзерге зоопарктагы иң өлкән җәнварларның берсе - ана бегемот. Аңа Захария кушаматы бирелгән.

- Кыргый табигатьтә бегемотлар уртача 40 ел яши. Захариягә дә 37 яшь инде, күз тимәсен әле үзен яхшы хис итә. Захария зоопаркның яңа “Замбези елгасы” өлешенә иң ахыргы булып күчереләчәк, - диде Анастасия Балмакова.

Захария “бегемот-түти” өлкән яшьтәгеләргә хас булганча, ашыкмыйча гына хәрәкәтләнә. Хезмәткәр ашарына китергәч, җитезләнде, әй. Ашаган малда өмет бар, диләр бит. Маймылларны ашатырга журналистларга да рөхсәт бирелде. Казан зооботаника бакчасы директоры Фәнис Нурмөхәммәтов сүзләренә караганда, җәнлекләрне тукландыруда фәкать сыйфатлы ризыклар гына кулланыла.

- “Замбези елгасы” өлешендә күбесенчә Африка континенты җәнлекләре тотылачак. Казанга 22 төрдәге җәнлек һәм кош кайтартылды. Болар – крокодиллар, арысланнар, леопардлар, маймыллар, ташбакалар, попугайлар. Ноябрьдә тагын 8 төрдәге җәнлек һәм кош кайтып җитәчәк. Африка филләрен кайтарту 2020 елның җәенә билгеләнгән. Зоопаркның яңа өлешен җәнлекләр белән тулысынча туплау 2021 елда тәмамлана, - дип ачыклык кертте Фәнис Нурмөхәммәтов.

“Замбези елгасы” территориясенә 300 агач, 4800 куак һәм 14000 күпьеллык үлән утыртыла.

- Пальма булачакмы соң? - дип, кызыксындым.
- Пальма да була. Пальмадан башка нинди Африка инде ул, - дип җавап кайтарды Фәнис Нурмөхәммәтов. - Ләкин, пальмалар һәм башка экзотик үсентеләр бина эчләрендә булачак. Кышкы айларда җәнлекләр өчен дә тиешле температура сакланачак. Мәсәлән, филләр бинасында кышкы айларда температура 15-23 градус җылы булачак. Шимпанзе һәм гориллалар бүлемендә һава дымлылыгы 70 процентны тәшкил итәргә тиеш. Халыкара координаторлар әйткән тәкъдимнәрне һәм күрсәтмәләрне җиренә җиткереп үтибез.

“Россия тимер юллары” җәмгыяте “Замбези елгасы” зоопаркы янәшәсендә поезд станциясе төзелешенә ризалык биргән. Киләчәктә зоопаркның элекке өлеше кабаттан төзеләчәк, андагы ике тарихи бина сүтелми. Россия җирлегендәге җәнлекләр урнашачак бирегә. Кабан күле буенда тагын “Көньяк Америка” дигән зоопарк барлыкка китереләчәк.

- “Замбези елгасы” зоопаркы быелның декабрь ахырында ачыла. Яңа ел каникулларына бүләк булыр, - дип ышандырып, саубуллашты Фәнис Нурмөхәммәтов.

Дамир Бәриев фотолар

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading