Спектакльнең әкияти күренешләренә килгәндә, тамашачы аны караганда үзен кинотеатрда итеп хис итә. Беренчедән, геройларның үзара сөйләшүе үзенчәлекле, әйтерсең лә алар артыннан кемдер текстны укып бара. Бигрәк тә Вендины уйнаган Наилә Кәримованың тавышы мультфильм героеныкы кебек яңгырады. Ул бишек җырын көйләгәндә, залдагы балалар да үзләрен башка мохиттә итеп хис иткәндер. Питерны уйнаган Динар Низамиевка еш кына бауга тотынып сикерергә туры килде. Бау аның очу сәләтен күрсәтүче төп деталь буларак сайланган. Ә Вендиның әтисе Капитан Крюк (Илфат Камалиев) лабораториядә роботлар ясау белән мәшгуль. Аның үз кызларын «супер бала» итәргә теләп, аларны «операция»гә әзерләве, төрле программа аша «теге дөнья»дагы хатыны белән аралашуы нәни тамашачы өчен гаять гадәти күренеш кебек тоелды. Алар мондый мөмкинлекләр барлыгын интернеттан һәрдаим күреп тора. Беренче өлештә компьютерлашкан заманның кешене никадәр үз эченә бикләвен, гаджетларга бәйле булуын күрсәтсә, икенче өлештә – Неверленд утравындагы ирекле гомер кичергән индеецлар, җәнлекләр бөтенләй башка хис уятты. Питер Пэн – менә шул утрауда яшәүче, әнисез калган кечкенә малай. Аның иптәшләре дә үзе кебек сабый, ана назына сусаган. Бу күренеш аша бер әйберне аңларга мөмкин иде: Вендиның әтисе үз балаларын корбан итеп, робот ясап маташкан арада, утрауда ятим сабыйлар әниләрен сагынып елый.
Төп рольне Динар бик сөенеп кабул иткән. «Питер Пэнга ата-ана мәхәббәте җитмәгәнлектән, ул качып китә. Бүгенге көндә дә телефоннарга чумып, үз баласын карамаган әти-әниләр бар. Без әлеге спектакль аша балага игътибар кирәклеген әйтергә теләдек», – ди Динар Низамиев. Ә Наилә Кәримовага әнисез кызны уйнавы авырдан бирелгән. «Балалар могҗизага ышанырга тиеш. Мин үзем бу яшемдә дә Кыш бабайга ышанам, ә кечкенә сеңлем ышанмый. Алар хәзер интернеттан барысын да белеп торалар. Әгәр алар күбрәк китап укысалар, могҗиза барлыгына ышансалар, үзләрен бар яктан да үстерерләр иде. Шуңа күрә бу спектакль фантастик түгел, ә чынбарлык. Әгәр тамашачы виртуаль дөньядан аерылып, тирә-ягына күтәрелеп карый икән, димәк, безнең тырышлыгыбыз юкка булмаган», – ди Наилә.
...Спектакль тәмамланып, фойега чыкканда, балалар әти-әниләренә кызып китеп хис-кичерешләре турында сөйли иде. Дүрт яшьлек кыз бигрәк тә Наиләнең уйнавын ошатса, малайларга исә роботлар кызык тоелган. Ләкин оныклары белән килгән өлкән яшьтәге апа кайбер урыннарда куркып утырганын әйтте. «Бу минем картаюыма да бәйледер инде, ләкин спектакльне балалар дөрес аңласа ярар иде», – ди тамашачы.
Рәфидә Галимҗанова
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар