16+

Журналист һәм язучы Гөлсинә Галимуллинага аталган чишмә төзекләндерелгән

Журналист һәм язучы Гөлсинә Галимуллинаның улы эшмәкәр Алим Галимуллин әнисенең су эчеп үскән чишмәсен төзекләндергән.

Журналист һәм язучы Гөлсинә Галимуллинага аталган чишмә төзекләндерелгән

Журналист һәм язучы Гөлсинә Галимуллинаның улы эшмәкәр Алим Галимуллин әнисенең су эчеп үскән чишмәсен төзекләндергән.

Саба районы Эзмә авылындагы “Иҗат” чишмәсеннән хәзер су да эчеп була. Кайчандыр зур ферманы, ярты авылны су белән тәэмин иткән чишмәне балачагы биредә узган Алим Галимуллин тәртипкә китереп кенә калмаган, ял итәрлек урын да ясаган.

– Ул чишмә шулкадәр ташландык хәлгә килгән, җимерелгән иде. Зур-зур таллар басып киткән. Суы да начар ага башлаган. Шулкадәр борчыла идем. Улыма, китап сатудан кергән акчага шушы чишмәне төзекләндерәм, дип гел әйтеп килдем. Шуннан Алим, үзем төзәтәм дип бу изге эшкә тотынды. Бу чишмә бит ике урамны, ярты авылны су белән тәэмин итте. Өйләргә су кергәч, шундый хәлгә калды ул. Йөрәгемне борчыган чишмә иде. Шөкер, барысы да артта калды, – ди Гөлсинә ханым.

Журналистлар һәм язучылар хөрмәтенә дә мондый чишмәнең ачылганы булмагандыр әле. Эзмә авылындагы бу чишмәнең суын балалар язучысы Заһирә Гомәрова, язучы һәм журналист Гөлсинә Галимуллина, “Саба таңнары” газетасы журналисты Фәнил Мәүлетов эчеп үскән. Чаллы халык театры артисты Гөлфия Фәйзрахманова да бу чишмәдән су алган.

Чишмә белән бәйле бәян чыннан да искиткеч. Аның иҗат белән бәйле булуы да юкка түгел икән.
Бу дөрестән дә минем тормышымда иҗат чишмәсе булып тора. 4нче сыйныфта укыган чакта ук әти белән гел рәтләп тора идек. Әти сулары бетмәсен дип кызыл балчык ташый иде. Ә мин аның ташларын ачып тора идем. Эзмә мәктәбендә биология укыткан Заһирә апа Гомәрова, бервакыт мине күреп: “Бу чишмәне шушы нәни кулларың син ачасың мени? Кем рәтләп тора дип уйлый идем, дип соклануын белдерде. Көннәрдән бер көнне мин чишмәдән су алган вакытта, күршебез Гөлфирә апа килде дә, Гөлсинә сине газетага язганнар, дип хәбәр итте, – дип сөйли Гөлсинә апа.
Шулай итеп Заһирә апа Гөлсинә Җиһаншина исемле кызның чишмәләрне чистартуын турында газетага язып чыга. Бу, әлбәттә, күңелдә яшерелгән илһам чыганагын уянуына да сәбәпче була.
Язучының иҗат дәрте, “Иҗат” чишмәсенең суы кимемәсен иде.
 

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading