16+

Үзизоляция вакытында урамда йөрүчеләргә контроль көчәйтелде!

Казанда Колхоз базарыннан ерак түгел Мәскәү урамында үзизоляция режимын бозган ике кешене тоткарлаганнар. Берсенең үзе белән документлары да, урамга чыгарга рөхсәт кәгазе дә булмаган.

Үзизоляция вакытында урамда йөрүчеләргә контроль көчәйтелде!

Казанда Колхоз базарыннан ерак түгел Мәскәү урамында үзизоляция режимын бозган ике кешене тоткарлаганнар. Берсенең үзе белән документлары да, урамга чыгарга рөхсәт кәгазе дә булмаган.

"Татар-информ" агентлыгы язганча, аңа үзизоляция режимын бозган өчен штраф салганнар.

Ә икенче казанлы урамга чыгарга рөхсәт бирә торган белешмәсен өендә онытып калдырган булган. Полиция хезмәткәрләре бу кешене озата кайтканнар һәм барысын да тикшергәннәр. Хокук саклаучылар әйтүенчә, алар  беренче тапкыр тоткарлаганда кешене кисәтәләр, смс-код алу кагыйдәләрен өйрәтәләр. Әгәр  кеше икенче кат үзизоляция режимын бозса, штраф салалар.

Хәбәр иткәнебезчә, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов карары белән үзизоляция режимын бозучыларны тикшерү көчәйтелгән. Юлларда полиция хезмәткәрләре кизү тора. Алар халыкны өйдә калырга өнди.

Шунысын да искә төшерик. Белешмәсез яисә смс-рөхсәтсез йөрүчеләргә физик затларга - 15-40 мең сум, вазыйфаи затларга - 50-150 мең сум, шәхси эшмәкәрләргә 50-150 мең сум яисә 90 көнгә кадәр эшчәнлекләрен туктату яный. Юридик затлар 500 мең сумга кадәр штрафка тартылырга мөмкин.

- Үзизоляция режимы безнең һәммәбез өчен дә бик авыр. Аны үтәвебез безнең статистикада чагылыш таба. Хәзер инстаграммнарда яшь һәм бик үк яшь булмаган ир-егетләр видеоларда үзләрен текә күрсәтергә теләп, режимны үтәмәүләре белән мактана. Бу яшь кешеләрнең ир-егетләр булуы гаҗәпләндерә. Ир-атның бөек бурычы — Җир йөзендәге иң уалучан әйберне — Җирнең башын, әнисен, хатынын, балаларын, әти-әнисен яклау. Коронавирус кебек ситуация безнең һәркайсыбызга кагылса, ул яшь егетләрнең сөйләме бәлки үзгәрер. Ходай безне Үзе сакласын! - дигән иде Министрлар Кабинетында узган бер брифингта Татарстанның премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева. 

Ә вәзгыять катлаулаана бара...

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading