Яңа елның үзе белән кыстырып килә торган «күчтәнәчләре» әллә ни аптырашта калдырмаса да, 1 гыйнвардан балалар бакчасына түләү арта, дигән хәбәр ата-аналар арасында кабат канәгатьсезлек хисләре уятты.
- Балалар бакчасына түләү арта икән, дип ишеткәч, кәефебез төште. 200-300 сумга гына артса да, ике, өч балага шактый сумма килеп чыга бит. Олы кызыбыз - 10,5, кечкенәсе 12 сәгатьлек төркемдә йөри. Бик кирәкле дип санаган түгәрәкләргә генә йөртәбез, икесе дә кислород коктейле эчә. Нәтиҗәдә балалар бакчасына гына ун меңгә якын акча түлибез. Кечкенәсе еш авырганлыктан, әлегә үзем эшкә чыкмадым. Башка түләүләрне дә кушкач, гаиләдәге айлык чыгым шактый килеп чыга, - ди ике бала әнисе Гөлинә Хисамова.
Балалар бакчасына бәя артуны шундый ризасызлык белән кабул итүнең тагын бер сәбәбе бар. Декабрь башында, гадәттәгечә, түләү квитанцияләре тапшырылды. Казанның кайбер бакчаларында: «Барлык төр түләүләрне дә (әти-әниләр түләргә тиеш сумма һәм түгәрәкләр) ике ай өчен түләргә кирәк», - диделәр. Шуңа күрә балалар бакчасына бәя күтәрелүне дә халык чүп өстенә чүмәлә дип кабул итте.
Әти-әниләрнең түләүләре арту нәрсәгә бәйле соң? Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгында аңлатуларынча, әлеге үзгәрешләр мәктәпкәчә белем бирү оешмаларының эшчәнлеген финанслауга чыгымнар күтәрелү, шул исәптән ризыкларга бәя үсү, балалар бакчасында эшләүче хезмәткәрләрнең эш хаклары артуга бәйле. Моннан тыш, әти-әниләр түләргә тиешле сумма бакчаның төренә, аның эш сәгатьләренә һәм балага ничә яшь булуына бәйле. Мәсәлән, бүген иң киң таралган балалар бакчасында (бөтен яктан да сәләтләрен үстерүче) 10,5 сәгатьлек төркемдә йөрүче 3 яшьтән алып 7 яшькә кадәрге бала өчен әти-әниләр 2770 сум түли. Ә киләсе ел башыннан әлеге сумма, 227 сумга артып, 2997 сум булачак.
Балалар бакчасына түләүләр мәсьәләсендәге ыгы-зыгының тынып торганы юк анысы. Менә әле шушы көннәрдә генә киң җәмәгатьчелеккә тагын бер хәбәр килеп иреште - Чаллы шәһәрендә яшәүче Ирина Нәбиуллина, бала садикка йөрмәгән көннәр өчен акча түләттерү дөрес түгел, дип, Россия Президенты Владимир Путинга мөрәҗәгать белән чыкты. Бу бүген һәм быел гына кузгатылган тема түгел анысы. Узган ел да Зәй шәһәрендә яшәүче Диләрә Медведева җитәкчеләрнең игътибарын шушы ук темага җәлеп иттермәкче булган иде. Берничә мең кеше имзалаган хат судка да барып җитте, тик алар оттырды.
Ә бәя артуга килгәндә: «Балалар бакчасында бала карау чыгымнарының күп өлешен, төгәлрәге 70 процентка якынын, дәүләт үз өстенә ала. Барлык ташламалар һәм субсидияләр дә сакланачак», - диде министрлыкның матбугат җитәкчесе Алсу Мөхәммәтова.
Бүгенге көндә балалар бакчасында түбәндәге ташламалар һәм компенсацияләр каралган
Әти-әниләр түли торган сумманың бер өлеше кире кайтарыла. Беренче балага - 20, икенче балага - 50, ә өченчегә 70 процент күләмендә компенсация тиеш. Әлеге түләүләр гаиләдәге керемгә карамыйча, бөтен кешегә дә түләнә.
Моннан кала, әгәр гаиләдә җан башына керем 20 мең сумнан азрак булган очракта, өстәмә компенсация билгеләнә. Керем азрак булган саен, компенсация күләме дә зуррак була. Моның өчен алты ай саен социаль яклау бүлегенә документлар пакеты белән мөрәҗәгать итәргә кирәк. Мәсәлән, кереме җан башына 10 мең сумнан да азрак булган гаилә, баласын гадәти бакчага 10,5 сәгатьлек төркемгә йөрткән очракта, 302,4 сум һәм өстәмә 896, 4 сум күләмендәге акчаны кире кайтара. Нәтиҗәдә 2997 сум түләнгән акчадан 1198,8 сум компенсация ала.
Күп балалы гаиләләргә тиеш булган ташламалар. Алар әти-әниләр түләргә тиеш булган сумманың 50 процентын гына түли. Шулай ук компенсацияләр дә ала алалар.
Инвалид, туберкулез интоксикацияле, ятим һәм әти-әни тәрбиясеннән мәхрүм булган балалар мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләренә бушлай йөри.
Фото: blog.dokument24.ru
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар