Буадагы канлы төн турында күп яздылар, күп сөйләделәр соңгы вакытта. Ялгыз карт-карчыкларның тәмам йокыларын качырды бу хәл. Гомер буе ачык торган капка-тәрәзәләр бикләнде, курыкканга куш, койрыгы белән биш дигәндәй, сүз гел шул хакта гына булды. Пенсионер карчыкны үтерү турындагы коточкыч хәбәр тынарга да өлгермәде, халык яңасын сөйли башлады.
Бер ялгыз карчыкка социаль хезмәткәрләр сыйфатында ике хатын-кыз кергән, ди. «Иртәгә акча алмашына. Җыйганың булса, тизрәк бир, алайса яна, бер меңен арттырып та бирербез», - дип тасма телләнгәннәр. Билгеле инде, кайсы әби-карчыкның тиенләп җыйган пенсиясеннән колак кагасы килсен? 20 мең акчасын тоттырып җибәргән шуларга.
Мошенник дигән сүз татарчага алдакчы дип тәрҗемә ителә. Ләкин андый яман уйлыларның явыз гамәлләрен тулысынча ачып бетерми ул. Алдакчы гына түгел бит алар, караклар да, кешене төп башына утыртып, соңгы тиененә кадәр талаучылар.
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында Татарстан Эчке эшләр министрлыгының Җинаятьчеләрне эзләү идарәсе башлыгы урынбасары Тимур Шакирҗанов катнашында узган матбугат конференциясендә дә сүз әнә шул хакта барды.
Хәлләр, чыннан да, чаң сугарлык. Быел гына да төп башына утыртучыларга бәйле өч меңнән артык җинаять теркәлгән. Иң аянычлысы, бу узган елның шул вакыты белән чагыштырганда, 528гә күбрәк. Аңлашыла, билгеле, җинаятьчеләр җәзасыз калачакларына тәмам ышаналар һәм үзләренең мәкерле эшләрен дәвам итәләр. Чөнки мондый җинаятьләрнең 6 проценты гына ачылып, гаеплеләр тиешле җәзасын ала икән. Җинаять күп вакыт интернет, телефон аша гына эшләнә. Башка өлкәләрдән килгән «гастролерлар» да булып тора.
Гадәттә, мондый алдакчы талаучылар тозагына 65 яшьтән олыраклар каба икән. Аларга еш кына телефон аша туганнарының, якыннарының бәлагә таруы турында хәбәр итәләр. Әлбәттә инде, бәлагә таручыны йолып калу өчен шактый зур сумма сорала. Кадерле кешесе өчен акча кызганып тормый әбиләр. «Дөнья малы - дуңгыз каны» дип, кушылган сумманы тиешле урынга җибәрү ягын карый. Мондый төр җинаятьләрнең 60 проценты интернет, телефоннар аша эшләнелә. Тиз генә баерга җыенган бу имансызлар банк карталарын бозып, бөтен акчаңны салдырырга да күп сорап тормыйлар. Авитога белдерү биргәннәрнең дә бу тозакка эләгүе бик тиз. Җинаятьчеләр социаль хезмәткәрләр яки бозыкны бетерүче «экстрасенслар» кыяфәтендә дә бусаганы атлап узарга мөмкиннәр. Бигрәк тә зур шәһәрләрдә бу төр җинаять чәчәк ата. Быелгысының да яртысыннан күбрәге Казанга туры килә.
Күптән түгел генә Казан уртасында 1992 елгы кызны «Синдә бозык бар, бетерәбез», - дип, 10 миллион сумга «чишендергәннәр». Акчасын да, кыйммәтле бизәнү әйберләрен дә алганнар. Бәхеткә, җинаятьчеләрнең берсен тотканнар инде, икенчесен эзлиләр. Киров районында бер бала нәкъ шундый «бозык төзәтүче» тозагына эләккән. Экстрасенс дигәнебез бу «ау»дан 2 миллион табыш алган. Ләкин аларга аның рәхәтен озак татырга туры килмәгән - Чаллыда тоткарланганнар.
Гомумән алганда, җинаятьчеләр ачык авызларны ел башыннан 370 миллион сумлык талаганнар.
Билгеле инде, полиция моңа риза булып, кул кушырып утырмый. Мондый җинаятьләргә юл куймас өчен, халык арасында, бигрәк тә өлкән яшьтәге хатын-кызлар арасында аңлату-кисәтү эшләре алып бара. Республикабызда 65 яшьтән узганнарның саны 500 мең тирәсе икән, аларның барысы да участок полициясе тарафыннан кисәтелгән.
Без соңгы арада булган бар бәхетсезлекне кризиска сылтый торган булып киттек. Сәнәгать кризисы гына түзеп булырлык нәрсә әле ул. Ә менә кешеләр җанындагы кризис яманрак.
Фото: ruspioner.ru
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар