2012 елда Татарстанда никахлашучылар саны кимегән, аерылышучылар саны арткан.
Ни кызганыч, мәңге бергә булырга дип гаилә коручыларга бераз бергә яши башлауга әллә ни генә була да куя. Кичә генә ничек кавышырга белми йөргән кешеләр бүген ничек итеп бер-берләреннән котылырга белми аптырыйлар. Моны статистика мәгълүматлары да дәлилли. Мисалга, узган елның 11 ае белән чагыштырганда, республикада никахлашучылар 5,9 процентка кимегән (барлыгы 30656), аерылышучылар саны 5,3 процентка арткан (14220). Бу хакта Министрлар Кабинетында РФдә ЗАГС органнары оешуга 95 ел тулуга багышлап уздырылган матбугат очрашуында Татарстандагы ЗАГС идарәсе башлыгы урынбасары Борис Хафизов хәбәр итте, дип белдерә «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы. Хөкүмәтнең икенче-өченче балалар туган өчен акчалар кызганмавына күрәме, туучылар һәм үлүчеләр буенча күрсәткечләр сөендерә үзе. Туучылар 10 процентка күбрәк булса (барлыгы 51 385), үлүчеләр 2 процентка кимрәк бу елда (42 477). Ә шулай да мәңгегә бергә булырга кавышканнарга: «Аерылмагыз, аерылмагыз, булса да сәбәпләре...» - диясе килә. Аерылышучыларның азрак булуы туучыларның күбрәк булуына китерә бит, уйласаң.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар