16+

"Акчасы да, бернәрсәсе дә кирәкми. Үзе янда булсын иде..."

Рифат Субаш Аты егете. Берегчеләрдән булып мобилизацияләнеп махсус хәрби операция барган зонага китте. Ике инвалид бала, авыру ир белән калган әнисе белән аралаштык. Бу хакта "Арча хәбәрләре" яза.

"Акчасы да, бернәрсәсе дә кирәкми. Үзе янда булсын иде..."

Рифат Субаш Аты егете. Берегчеләрдән булып мобилизацияләнеп махсус хәрби операция барган зонага китте. Ике инвалид бала, авыру ир белән калган әнисе белән аралаштык. Бу хакта "Арча хәбәрләре" яза.

Уң кулым иде, аннан башка нишләрмен, дип борчылды ул. Рәхмәт, анага ярдәм кулы сузучылар табылды. Оныгы амәнәтен үтим, дип редакциягә килгән Арчада яшәүче әбисе Гөлфия ханым белән дә аралаштык. Гуманитар ярдәм җибәрүчеләрнең барысына да рәхмәт белдерергә кушкан иде Рифат. Гөлфия ханым оныгының фотосын да күрсәтте. "Танырлык түгел аны Сакал баскан. Кырынып кайтырга куштым", - дигән иде ул.

Рифат белән дә танышу насыйп булды. Аның белән генә түгел, сөйгәне Ләйсән белән дә. Арча Мәдәният йорты бинасында бүген аларның язылышу тантанасы булды.

Мәхәббәт авырлык килгәндә сынала, диләр иде. Дөрес ул.

- Озатканда бик авыр булды. Аны сүз белән аңлатып булмый. Көттем. Кыска вакытлы ялга кайткач язылышабыз, диде. Риза булдым. 3 майда кайтты ул. Ике атна бик тиз үтәр. Тагын китәр вакыты җитә. Әмма мин аны күпме булса да көтәргә әзер. Исән-сау гына кайтсын, - диде Ләйсән. 

Ләйсән Шәйдуллина үзе Лесхоз ягыннан. Арчаның өченче балалар бакчпсында эшли. Ләйсән дә, Рифат та шундый чибәрләр, бәхетлеләр. рифатның күзләре генә моңсу. Ничек сөйгәнен ташлап китәсе?! Эх, сугыш...

- Биш ай алгы сызыкта булдым. Чыккан гына идек... Безнекеләрне тагын алгы сызыкка кертәләр икән, диделәр.  Тизрәк бетсен дә, җиңү яулап өйгә кайту насыйп булсын. Миңа гына түгел, бөтен егетләргә дә шуны телим, - диде Рифат.

- Акчасы да, бернәрсәсе дә кирәкми. Үзе янда булсын иде, - диде Ләйсән.

Яшьләр куллар куеп, өйләнешү турында таныклык алдылар, балдаклар алыштылар, мәңге бергә булырга сүзләр куештылар, биеделәр... Әти-әниләре котлады.

Егет белән кыз өчен гомерлеккә истә кала торган истәлекле минутлар. Тик... елыйсы килә. Ирексездән күзләрне яшь пәрдәсе каплый... Бәхетле булыгыз, Рифат исән-имин Ләйсәне янына кайтып, тигезлектә балалар үстерергә язсын.

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

4

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading