Этне тәртипкә өйрәтүче Леонид Истомин үзен кинолог яки дрессировщик белән чагыштырганнарын яратмый. Минем вазифам бөтенләй башка, ди ул. Дүрт аяклы дусларны бала вакыттан ук үз иткән Леонид бу эшкә соңгы елларда гына ныклап керешкән.
Бүген кане-корсо токымыннан булган Дея атлы эт белән танышырга барам, сез дә килә аласыз, дип, безне дә үзе белән чакырды. Юлда барганда, Леонид кане-корсоларның тыныч, басынкы булуларын, соңгы вакытта аларны асраучыларның саны артуын сөйләде. Үземне этләрдән курыкмыйм дип йөри идем, кечкенә көчек дип уйлаганым зур эт булып чыккач, мыштым гына, Леонид артына постым. Алдан ук ул, эт янында кискен хәрәкәтләр ясарга ярамый, дип кисәткән иде. Деяга - сигез ай ярым, ди. Хуҗасы Ольга бер атна элек кенә сатып алган. Шуннан бирле эт аларның баш авыртуына әйләнгән.
- Урамга чыгарга дип ишекне ачуым була, атыла-бәрелә чыгып йөгерә, күршеләрне куркыта, ишегалдында башка этләргә ташлана, урамда аның артыннан чабып, муенчаклы бавы кулларымны кисеп бетерде, егылып-мәтәлеп беттем, - дип зарлана Ольга. - 50 мең сумга сатып алган бу эт белән хәзер нәрсә эшләргә инде дип борчыла башладым, шуны уйлап, төннәрен дә йоклый алмыйм. Шәһәр җирендә этне өйрәтмичә булмый икән. Шуңа инструктор чакыртырга булдык.
Без килешкә, хуҗабикә ит пешереп, ваклап турап куйган. Леонид бер кисәген кулына алып утырып тора, эт килеп капмакчы була, «юк» дигән сүзне ишеткәч, артка чигенә. Берничә тапкыр шулай кабатлагач кына ит белән сыйлап куя.
- Эт синең кулыңдагы әйберне килеп кабарга тиеш түгел. Ризык синең кулыңда икән, димәк, ул - синеке. Башта аны үзең кабып, аннары эткә бирсәң, син беренче ашаган буласың, ул сине лидер дип таный. Синең статусың аңардан зуррак икәнен белә. Хайваннар арасында да шулай бит: лидер беренче ашый. Болай иткәндә, ул сиңа буйсына. Күзәткәнем бар, кайберәүләр эт белән уйнаган була. Кулындагы шарны эт килә дә эләктереп алып китә. Бу - эт хуҗасына хөрмәт белән карамый дигән сүз. Минем кулымдагы шарны ул алырга тиеш түгел, чөнки ул - минеке. Тагын бер нәрсәгә игътибар юнәлтергә кирәк: ризыкны савытына салып китеп барсаң, ул аны үзе табып ашаган була. Ә хуҗа аны кулыннан ашатса, ул ризыгы белән бүлешә дигән сүз. Эт бу очракта сине хуҗасы буларак таный. Ике арада дуслык урнаша, - дип сөйли Леонид Дея хуҗасына.
Эткә муенчаклы бау кидереп, урамга чыгарга әзерләнәбез. Ишек ачылуга, эт чыгып чапты. Леонид аны кире алып кереп, ишекне ача да эткә борылып, «утырырга» дигән команда бирә. Берничә тапкыр шулай кабатлагач кына лифтка кердек. Лифттан чыкканда да шул ук хәл кабатланды. Ә менә урамга чыккач, хәлләр башланды. Эт чаба, аның артыннан бау тоткан Леонид йөгерә. Алар артыннан мин, хуҗасы, бездән аз гына калышып, фотографыбыз Илдар чаба. Леонид, компания зуррак булган саен, этләр тынычсызлана, ди. Менә нәрсәгә кирәк икән ул этне тәртипкә өйрәтү! Ольганың, Дея белән урамга чыгарга да куркам, дигәнен мин, ниһаять, аңладым. Ул, әлегә, хуҗасы янында тыныч кына атлап бара белми икән шул.
- Этне өйрәткәндә, камчымы, әллә прәннек кулланыргамы, дип сорыйлар. Әлбәттә, прәннек. Этне ачуланудан мәгънә юк. Аңа дустанә мөнәсәбәттә булырга кирәк, - ди инструктор.
Каршыбызга этен иярткән берәү килә. Ышанасызмы-юкмы, эте - хуҗасының «күчермәсе». Минем елмайганны күргән Леонид та бик күп этләрнең хуҗаларына охшаган булуын әйтә:
- Моның нилектән шулай булуына әлегә кадәр бернинди аңлатма да юк. Кеше үзенең күңеленә яткан этне сайлап алганга шулайдыр ул. Тора-бара охшый башлыйлардыр инде.
Сайлап алу дигәннән, эт сатып алучыларга Леонид үзенең киңәшләрен дә бирә:
- Эт бик зур игътибар, вакыт таләп итә. Аларны көненә, кимендә, ике тапкыр берәр сәгать урамда йөртергә кирәк. Урамда нинди һава торышы булуга карамастан, син аны урамга алып чыгарга тиеш. Эт - үз тормышы, сез үз тормышыгыз белән яши алмыйсыз. Эт белән уртак тел таба алмау аркасында, ул мескеннәрне урамга чыгарып аталар. Нинди токымнан булулары белән дә кызыксыныгыз. Кайбер токымнар бик хәрәкәтчән була, аларга энергияләрен сарыф итәргә кирәк. Немец овчаркасына, бордер коллига кызыккан кеше аның йөгерергә яратуын истән чыгармасын. Югыйсә алар үзләрен «югалтачаклар». Гомумән, хәрәкәтләнергә яратмаган кешегә эт алырга да кирәкми. Этне ике айлык вакытында ук гади командаларга өйрәтә башларга кирәк. Аны өйрәтергә беркайчан да соң түгел. Көчекләр тизрәк өйрәнсә, олыраклары өчен вакыт күбрәк таләп ителә. Иң мөһиме - кул селтәргә кирәкми. Шунысын да истә тотыгыз: эт ул балалар уенчыгы да, модалы әйбер дә, вакыт үткәрү чарасы да түгел. Сезнең өйдә гаиләнең яңа бер әгъзасы барлыкка килә.
Эт асрарга уйлаучыларга, сез бала алып кайтырга ризамы, дигән сорау биреп карарга кирәк икән. Бәби карыйсыгыз килсә, Аллага тапшыра аласыз...
ЭТ ТОРМЫШЫ
Этләр 250 сүзне һәм ишарәне аңлый. Интеллект ягыннан алар ике яшьлек бала кебек.
Юеш борын эткә иснең юнәлешен билгеләү өчен кирәк.
Чәнечкеле муенчакларны, этнең муенын бүреләр һөҗүменнән саклар өчен, борынгы Грециядә уйлап табалар.
Көчекләрдә - 28, ә зур этләрдә 42 теш була.
Этләр шторм буласын алдан белә - эт хуҗаларының 72 проценты әнә шулай дип саный. Этләргә һава торышын алдан тоярга нәрсә ярдәм итә соң? Баксаң, аларның ишетү сәләте, кешенекенә караганда, ун тапкырга сизгеррәк икән.
Эт исне, кешегә караганда, 10 000-100 000 тапкыр ныграк сизә.
Өендә эт тоткан кеше, башкаларга караганда, 66 процентка күбрәк йөри.
Библиядә этләр 14 тапкыр искә алына.
Барлыгы 703 төрле чиста токымлы эт бар.
Рин Тин Тин Голливудтагы «иң йолдызлы» этләрдән санала. Аның исәбендә - 22 фильм. Барлык контрактларын да ул, йолдызларга хас булганча, үзе тамгалаган. Тәпие белән...
Стар Тайтл кушаматлы эт (грейхаунд) иң тиз чаба торган эт булып исәпләнә. Аның тизлеге сәгатенә 67,32 км. Бу рекорд 1994 елдан бирле саклана.
«@» - әлеге тамганы без башлыча собачка буларак беләбез. Башка илләрдә ул әкәм-төкәм, маймыл, штрудель, айлы колак та булырга мөмкин икән.
Макс кушаматлы терьер иң хөрмәтле этләрдән санала. Моннан өч ел элек аңа 30 яшь тулды. Кеше яшенә күчереп исәпләсәң, бу 210 яшь дигән сүз!
Илдар Мөхәммәтҗанов фотолары
Комментарийлар