16+

Алгы ягында: “Ничек телим – шулай яшим!”, арткысында...

Тиктормас, чая кыз Фирдисә кечкенәдән мөгез чыгарырга яратты. Башкалардан аерылып тору өчен, ни генә уйлап тапмады.  Унбер яшьлек чагында, Сабантуйга кияргә үзенә яңа күлмәк тегеп бирмәгәннәренә җен ачуы чыкса да, аптырап калмады.

Алгы ягында: “Ничек телим – шулай яшим!”, арткысында...

Тиктормас, чая кыз Фирдисә кечкенәдән мөгез чыгарырга яратты. Башкалардан аерылып тору өчен, ни генә уйлап тапмады.  Унбер яшьлек чагында, Сабантуйга кияргә үзенә яңа күлмәк тегеп бирмәгәннәренә җен ачуы чыкса да, аптырап калмады.

Үзеннән тугыз яшькә олырак Фәүкать абыйсы күрмәгәндә, аның йокы бүлмәсеннән зәңгәрсу төстәге яңа күлмәген эләктереп чыгып, кичтән мунча чормасына менгереп яшерде. Өйдәгеләр бәйрәмгә китеп беткәч, мунчага кереп шылды. Ирләр күлмәгенең алдын артка киеп, билен төсле тасмалардан үзе үргән билбау белән бәйләп куйгач, аркасы буйдан-буйга төймәле, күтәртмә якасы артка карап торган ультрамодный кием килеп чыкты. Чуар чыпчыктай сипкелле, почык борынлы “чибәркәй”, мунча чоланы почмагында эленеп торган, йөзе тоныкланган көзге каршысында әйләнгәләп алгач, канәгать елмайды.

Ерык авызы колагына җиткән тиктормас кыз, мәйдан эчендә җитез тиен урынына бөтерелде: күз бәйләп уенчык кисте, чүлмәк ватуда катнашты, йомыркалы кашык кабып йөгерде. Әрсезләнеп, аркан тартышучы үсмерләр арасына барып кереп, юан бауга ике куллап ябышкан гына иде, әллә берәрсе аяк чалды, әллә аягы юеш үләнгә таеп китте, көтмәгәндә артына ауды. Шулай да, бәйгедә бүләксез калырга теләмичә, кулын калын баудан ычкындырмыйча, җирдән шуып барды. Ялангач ботының сыдырылуына түзәргә була, абыйсының әйбәт күлмәге югач та агармый торган чирәм яшеленә манылды бит. 

Йомшак җиренә сыек тал чыбыгы эләкмәсен өчен, чая кыз аннан котылу әмәлен бик тиз уйлап тапты. Мәйданнан бакча артлап кына кайтып, кеше-кара күрмәгәндә, мәче җитезлеге белән мунчага кереп өстен алыштырды. Яман пычранган, сәдәфләре “ите белән” умырылып ертылып чыккан күлмәкне бакча башындагы әрәмәлеккә илтеп, куе кычыткан арасына томырды.

Тугызынчы сыйныфны тәмамлагач, Фирдисә район үзәгендәге һөнәри училищега укырга керергә җыенды. Әтисе яраткан кызын әйләнә-тирәдә данлыклы тегүче итәсе килгән иде. Әнисе: “Төпчек кызыбыз аш-су остасына укысын, тамагы һәрчак тук булыр. Укып чыгып, ысталавайда эшли башлагач, үзебезгә дә акмаса да тамар”, – дип бәхәскә нокта куйды. Тәбәнәк буйлы, әтисенә охшап, төптән юан чыккан, нык беләкле авыл баласы укуда сынатмады. Әлеге дә баягы мөгез чыгарырга яратуы аркасында, төрле матавыкларга сәбәпче булды.

Кафеда практика үткәндә, сабакташлары чәчләрен калфак астына җыеп йөртсә, мастерның кат-кат кисәтүенә карамастан, Фирдисә остазының киңәшен колагына элмәде. Башкалардан аерылып торырга теләп, фотолары чит ил журналында басылган замана модницаларына ияреп, кенәринеке сыман итеп, учламлап, төрле төсләргә буялган озын чәчләрен аркасына таратып салып, аш-су әзерләгәндә бәлагә тарыды. Ул кичтә район үзәгендәге кафеда башкаладан ревизия белән килгән комиссия әгъзаларын кунак итәләр иде. Кырыс холыклы тикшерүчеләр башлыгы Аркадий Ефимычның чүлмәктәге тәмле ашыннан яшелле-кызыллы озын чәч бөртеге чыкты. Түрә яман тузынды, көч-хәлгә тынычландырдылар. Күңелсез хәлгә кем сәбәпче икәнлеге ачыклангач, тыңлаусыз “модницаны” чак кына училищедан кумадылар.

Укуын уңышлы тәмамлап, кафеда эшли башлагач, уңган авыл кызының пешергән ашлары бик тәмле килеп чыкты, пилмәннәрне күз иярмәс тизлектә, оста бөкте, кыстыбый, коймак, кабартмалары уңды. Булдыклы Фирдисә тырышып эшләп, һөнәри баскычлар буйлап югарыга күтәрелде. Бүген ул – шәхси эшмәкәр, үзе чәйханә ачты. 

Яше кырыктан узса да, мөгез чыгару гадәте генә беркая китмәгән икән. Беркөнне чәйханә янына “Кио Рио” машинасы выжлап килеп туктады. Кабина ишеге төбенә чаклы киерелеп ачылды. Аннан кыска аяклы, юантык гәүдәле директор ханым “тәгәрәп” килеп чыкты. Җете ал төскә буялган чәчләрен торба сыман өеп өскә күтәртеп, таралып китмәсеннәр өчен, як-яклап суши таякчыклары сыман нәмәкәйләр кадап куйган.

Симез үрдәк сыман як-якка салулап, муенсыз башын югары тотып, танышларын күрмәмешкә салышып, почык борынын югарыга чөеп, янәшәбездән мышнап узып китте. Алгы ягына инглиз телендә: “Ничек телим – шулай яшмим!”, арткы ягына: “Миндә эшегез булмасын!” – дигән язулар төшерелгән тар маечкасының ачык изүеннән футбол тубыннан аз гына кайтыш күкрәкләре ташып чыккан иде. Зәвыксыз модницаның симез тәненә бик нык сыланып, таза гәүдәсен яман тартырып торган, йомшак итенә батып кергән тар чалбарына сыешмаган корсак майларының, катлам-катлам булып, бил тирәсеннән тышка таба асылынып торганын күргәч, ни еларга, ни көләргә белмәдем.

Уңайсыз, гадәттән тыш кысан киеме эчендә көчкә сулап торган, манма тиргә баткан хатынны ихластан кызгандым. Руслар: “Матурлык корбаннар сорый”, – дияргә ярата. Монда матурлыкның эзе түгел, исе дә юк. Корбаны булуы бик ихтимал. Мода артыннан иярәм дип, бөтен җирен шытырдатып кыса торгач, бичаракайның симез гәүдәсе шартлап урталай ярыла күрмәсен тагын...

Хәмидә Гарипова. 
Фото: freepik.com

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    БИК матур хатын,просто ябыгырга кирэк и все, без комплексов молодец

    Мөһим

    loading