16+

“Аллаһы Тәгаләдән сорап алган шөгылем”

Казанда яшәүче блогер Эльза Җиһантдинова ясаган сумкалар башкаларны кабатламый. Араларында телефон, колакчын (наушник) гына сыярлыклары да, күләмлерәкләре дә бар. Һәр кайсы үзе бер сәнгать әсәре кебек.

“Аллаһы Тәгаләдән сорап алган шөгылем”

Казанда яшәүче блогер Эльза Җиһантдинова ясаган сумкалар башкаларны кабатламый. Араларында телефон, колакчын (наушник) гына сыярлыклары да, күләмлерәкләре дә бар. Һәр кайсы үзе бер сәнгать әсәре кебек.

“Әлеге шөгыль белән ныклап торып мавыгуыма әле ике ай гына”, ди Эльза үзе. Һәр сумка да бер-берсен кабатланмый торган, һәрберсенең үзенчәлеге, үзенә генә хас төсмере бар. Әлеге кечкенә генә сумкаларны күргән һәркем гашыйк була аларга, әнә заказ бирүчеләрнең географиясе дә киң. Баксаң, кызларга тансык икән бу нәни иҗат әсәрләре.

– Социаль челтәрдәге сәхифәмдә берәү күрә дә, шуңа карап башкалар сорый башлый. Сумка белән берәр чарага баруларын фотога төшереп җибәрәләр. Аларга карап, мин дә сөенәм. Бүләккә дә алалар. Сезнеке кебек кибеттә юк, диләр. Бер сумкам, татар орнаментлысы Татарстан мәдәният министры Ирада Әюповада бар, – ди сумкалар ясау остасы.

Эше күңеленә рәхәтлек бирсә, табышы да бар. Бисерлардан тезелеп ясалган сумкаларның бәяләре – 3–30 мең сум.  Иң катлаулысын иҗат итәр өчен 3 көн вакыт кирәк булган. Гадәттә, 8 сәгать вакыт та җитә ди ул.

- Чаллы кызы мин, татар-төрек лицеен тәмамладым. 2011 елда Казанга күченеп килдем. Әтием көрәшче, спортка мөкиббән, аның фатихасы белән физкультура институтына кердем. Спорт буенча менеджер бүлеген тәмамладым. Әмма бу өлкәгә кереп китмәдем. Кызыксынучанлык – холкымның бер ягы, үземне кайда гына сынап карамадым. Матурлык салоны да ачтык, ювелир булып та эшләдем, базарда да, хәтта сок та сатып карадым. Булачак тормыш иптәшем Ирек белән 2015 елның декабрь ахырында таныштык, социаль челтәрдә бер сыйныфташ кызының фотоларын карап утырганда, алар арасында мине күреп алган да ошаткан. Уртак дустыбыз аңа: “Әйдә сезне таныштырам”, дигән. 2015 елның 20 декабрендә букет тотып танышырга килде, ул вакытта: “Аралашырга ярый, әмма җитди түгел”, дидем үземә. Ә бер тапкыр дустымның туган көненә, Чаллыга кайту өчен машина эзли башладым, социаль челтәрдәге бер төркемдә: “Беркем дә кайтырга җыенмыймы?” дип яздым. Ирек шунда ук шалтыратты: ”Мин Чаллыда, сине килеп ала алам”, диде. “Беркем дә язмаса, сиңа язармын”, дип җавап кайтардым. Язучы булмады. “Ирек, син мине килеп ала алмассыңмы?”,  дип яздым аңа. Ул Чаллыдан Казанга килде, мине Чаллыга алып китте, анда туган көндә бәйрәм иткәнемне көтеп торды да, кире мине Казанга алып кайтты. Шул дәвердән бирле без бик тыгыз аралаша башладык. Бергә булуыбыз күкләрдә язылган күрәсең, - дип куанып сөйли Эльза. 

Баксаң, Эльза белән Ирек Чаллыда бер үк мәктәптә, бер үк түгәрәккә йөргән, әмма беркайчан да күрешмәгәннәр. Хәтта бер үк комплекста яшәгәннәр. Уртак танышлары да бихисап. Казанга күченеп килгәч тә, янәшә урамнарда яшәгәннәр. 

- Ирек белән 2016 елның апрелендә өйләнештек. Ул хәрби иде, нәкь хәрбиләрчә тәкьдим ясады, ”Миңа ышанычлы тыл кирәк”, диде ул кыска итеп. Хәзер инде контракты бетте, башка ул өлкәдә эшләми. Белеме буенча эколог ул, читтән торып кына эшли. Кияүгә чыкканда ювелир компанияендә эшли идем, шуннан декретка киттем, 2016 елда кызыбыз Самира, 2017елда Рәсүл, 2020дә Ризван, 2022елны Имраныбыз дөньяга килде. Ике ел саен декрет ялы. Дүртенче баламны тапканнан соң, бик нык бирештем. Организмым хәлсезләнде. Төшенкелеккә бирелдем, чөнки стресслы хәлләр дә булгалады. Рәсүлемнән соң бер балабызны югалттык. Борчулар барысы да җыелып килгәндер инде. Бер көнне йоклый алмый интегәм, тынычланыр өчен намаз укырга кирәк, дим. Иртәнге намаз укыган вакытта, елый башладым, күз яшьләрем үзеннән-үзе ага, аларны тыеп кына булмый. Үзем дога кылам, үзем елыйм. Әлһәмдүлилләһ, тынычланып йокыга киттем. Ә иртән уянгач, догаларның тылсымлы көчкә ия булуын аңладым. Ирем янына килдем дә, “Биш вакыт намазга басарга булдым, миңа синең ярдәмең кирәк”, дидем. Ярты ел үткәннән соң мөселманча киенеп йөрү турында уйлана башладым. Ирем әлеге уемны куәтләде генә. Бөтен гардеробымны үзгәртә башладым. Таныш кызым төрле образлар сайларга ярдәм итте. Яулыкны гына төрле итеп бәйләп була. Быел Рамазан ае җиткәч, Аллаһы Тәгаләдән күңелемә хуш килерлек, кешеләргә файда китерүче шөгыль бирүен сорадым. Рамазан ае ахырында социаль челтәрләрне актарып утырганда, бер кызга төймәләрдән ясалган кечкенә генә сумка бүләк итүләрен күреп алдым. Шундый шат иде ул, ул бит эксклюзив әйбер. Менә шундый сумкаларны үзем дә иҗат итә алам бит, дип ирем белән киңәшләштем, - ди Эльза.

Төймәләргә заказ бирә ул. Алар килеп җиткәч, төне буе керфек тә какмыйча бер сумка ясый. Бисерлардан тезелеп ясалган күз явын алырлык сумка пәйда була.
- Вак төймәләрне җыеп сумка ясау ысулы катлаулылыгы белән җәлеп итте. Гомумән, эше никадәрле авыррак, эшләнмәләрне шуның кадәр теләбрәк ясыйсы килә. Кызыксыну, азарт барлыкка килә. Төрле сайтлардан бисердан сумка җыюның нечкәлекләрен, “телен” өйрәндем. Һәр нәрсәнең үз җае бар. Кешеләргә озакка җитә торган сыйфатлы эшләнмәләр эшлисе килә. Сумкалар иҗат итү дөньясына кереп китүемә ике ай булды. Шул дәвердән бирле 30 сумка ясадым.

Төймәләрдән сумка җыю буенча өйрәтү курсларым бар. Үз брендымны булдырдым. Әлеге сумкаларны саклау өчен махсус  капчыклар  да бар.  Сумкаларым эксклюзив, алар бер-берсен кабатламый. Һәр модельне үзем уйлап чыгарам. Клиент үз теләген язып җибәрә, мин аны тыңлыйм да, үземчә ясыйм. Бик ошый аларга, аһ итәләр, - хыялый блогер, бәхетле әни.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

13

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading