16+

Алмаз Хәмзин: «Нурзадә җыйган, мин тарата алмыйм»

Берәр туган-тумача, дус-иш кунакка киләм дисә, иң элек театр афишасын карыйм. Бу инде күптән матур гадәткә керде, үзебез кайчан җыйналып барабыз, диләрме, тәкъдимгә каршы килүчеләр очрамый. Ә концертларга бик-бик сирәк кенә барам, аерым үтенеч булса гына димме, күңелгә хуш килердәйләре дә гел очрамый. Әле дә менә, кунагымны кая алып барыйм,...

Алмаз Хәмзин: «Нурзадә җыйган, мин тарата  алмыйм»

Берәр туган-тумача, дус-иш кунакка киләм дисә, иң элек театр афишасын карыйм. Бу инде күптән матур гадәткә керде, үзебез кайчан җыйналып барабыз, диләрме, тәкъдимгә каршы килүчеләр очрамый. Ә концертларга бик-бик сирәк кенә барам, аерым үтенеч булса гына димме, күңелгә хуш килердәйләре дә гел очрамый. Әле дә менә, кунагымны кая алып барыйм,...

Берәр туган-тумача, дус-иш кунакка киләм дисә, иң элек театр афишасын карыйм. Бу инде күптән матур гадәткә керде, үзебез кайчан җыйналып барабыз, диләрме, тәкъдимгә каршы килүчеләр очрамый. Ә концертларга бик-бик сирәк кенә барам, аерым үтенеч булса гына димме, күңелгә хуш килердәйләре дә гел очрамый. Әле дә менә, кунагымны кая алып барыйм, дип эзләнеп утырганда, газета битендә очраклы гына күзгә ташланган бер җөмлә әсир итте, язучылар белән артистлар катнашында концерт буласы икән. Шуннан артык башка бернәрсә белмәсәм дә, барасы иттем. Тамаша башланып ун-унбиш минут үтүгә, ничек әле килгәнмен, дип, җайлабрак утырсам, бер ярты сәгатьтән, нигә башкаларга да әйтмәдем икән, дигән үкенү хисе бимазалады. Концертның беренче минутларыннан ук алып баручылар, тамашачылар һәм чыгыш ясаучылар арасында ниндидер җылы күпер салынды да куйды, дус-ишләр генә җыелган диярсең. Бу концертның сәбәпчесе - «Мәйдан» каналы, анда даими бара торган «Яшьлегем чишмәләре» тапшыруы. Телевидениедә тапшыруның алып баручысы Нурзадә булса, концертта алар кунакларны Алмаз Хәмзин белән бергәләп каршы алдылар.
Яңа ел җитәрәк барыгыз да игътибар иткәнсездер инде, рус каналларының кайсын гына ачма, шул биш-алты кеше әле тегеләй сырланалар, әле болай. Бездә дә шул ук инде ул, кайсы тапшыруны карама, бер үк тавышлар, бер үк йөзләр, исемнәре генә төрле... «Мәйдан» каналы исә «Яшьлегем чишмәләре» тапшыруында артык күзгә бәрелмичә тыныч кына иҗат итеп ятучыларны кунакка дәшә, алар белән тамашачыларга турыдан-туры аралашырга мөмкинлек бирә. Концерт та шул дулкында барды. Тамашачылардан сораулар тулы запискалар ява торды, җырчыларны кадерләп-зурлап каршы алдылар, театр артистларына, музыкантларга, нәфис сүз осталарына, биючеләргә дә урын түрдән булды. Аларның һәркайсы аерым шәхес, талант иясе. Ни кызганыч, без аларны сирәк күрәбез, югыйсә күпме уңай тәэсир, рухи байлык бирә торган кешеләр. Урта буын җырчыларын, зур сәнгать, иҗат кешеләрен дә төрле татар каналларында күбрәк күрсәтсәгез иде, дигән фикерләр дә яңгырады очрашуда. Сүз зурлыгын да, моң тәэсирен дә күрдек, тойдык концертта. Алмаз Хәмзин белән Нурзадәнең шундый җылы, гади, шул ук вакытта дәрәҗәле итеп алып баруларына да мең кат сокландык. Сәгать уклары тугызга якынлашканда, биштә башланган тамаша әле һаман дәвам итә иде. «Рәхмәт Нурзадәгә безне җыйганы өчен!» - диючеләргә Алмаз Хәмзин: «Нурзадә җыйган, мин тарата алмыйм», - дип җавап биргәч кенә өйгә кайтырга вакыт икәнен аңлады бугай тамашачы...

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading