16+

Андрей Кондратьев: “Татарстанда актив тавыш бирәләр”

2024 елда булачак Россия Президенты сайлауларында 33 кеше катнашырга теләк белдергән. 9ы – сәяси партияләрдән, калган 24е – Россия гражданнарыннан.

Андрей Кондратьев: “Татарстанда актив тавыш бирәләр”

2024 елда булачак Россия Президенты сайлауларында 33 кеше катнашырга теләк белдергән. 9ы – сәяси партияләрдән, калган 24е – Россия гражданнарыннан.

Бу бик кызыклы сәяси көрәш булачак, дип белдерде Татарстанның Үзәк сайлау компаниясе рәисе Андрей Кондратьев матбугат очрашуында. 
Исегезгә төшерәбез: сайлаулар датасын Федерация Советы 7 декабрьдә раслады. Тавыш бирү көннәре – 15, 16 һәм 17 март. Сайлауларның өч көн дәвам итүен спикер зур сайлау компаниясе көтелгәнлеге белән аңлатты. 

–    Бөтенроссия җәмәгатьчелекнең фикерен өйрәнү үзәге мәгълүматларына караганда, респондентларның 74 проценты өч көн сайлауга уңай каравын белдергән. 15 проценты – тискәре. Үзәк сайлау комиссиясе рәисе буларак әйтәм, бу – җайлы һәм ул нигезле. Муниципаль компания яки Дәүләт Советының бер округына өстәмә сайлаулар булса, аны сузуның мәгънәсе юк, – диде спикер. 

Президент сайлауларында республикада 2727 сайлау участогы эшләячәк. Хастаханә, тикшерү изоляторында, хәрби частьләрдә һәм башка урыннарда вакытлыча 45 участок ачылыр дип көтелә. 

–    Киләсе елда Президент сайлаулары гына түгел, Татарстанның Дәүләт Советына да сайлаулар көтелә. Республикада сайлауларга җитди әзерлек башланды. Татарстан сайлаучылары актив булган төбәк. Бу сер түгел, аны саннар да раслый, – дип ассызыклап үтте Андрей Кондратьев. 

Телевизион программа төшерү барышында ул кичә Чаллыдан килгән Матросовлар гаиләсе белән танышуын сөйләп, яңа идея тууын әйтте. 

–    Сайлауларга барасызмы, дип сорагач, гаиләбез белән барабыз, диделәр. Бездә чынлап та сайлауларга гаиләләр белән барып тавыш бирәләр. Киләсе елны Владимир Путин “Гаилә” елы дип игълан итте. Гаилә елында «Сайлауга гаилә белән» дигән проект кирәк безгә, – диде спикер.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading