16+

Артык суганны кая куярга?

Бакчачыларның уңыш җыя торган чоры. Кыяр, суган, кишер, кәбестәнең үзләренә җиткән кадәрен әзерләп куйганнар инде. Ә менә артыгын кая куярга? 36 градус эссе дип тормыйлар, кәрҗин күтәргән әбиләр базар чатына чыгып утыра. Мөмкинлеге булганда, акчасын эшләп каласылары киләдер инде. «Океан» базарында үткән-сүткән кешегә ялварып диярлек крыжовник тәкъдим итеп утыручы Сәлимә...

Артык суганны кая куярга?

Бакчачыларның уңыш җыя торган чоры. Кыяр, суган, кишер, кәбестәнең үзләренә җиткән кадәрен әзерләп куйганнар инде. Ә менә артыгын кая куярга? 36 градус эссе дип тормыйлар, кәрҗин күтәргән әбиләр базар чатына чыгып утыра. Мөмкинлеге булганда, акчасын эшләп каласылары киләдер инде. «Океан» базарында үткән-сүткән кешегә ялварып диярлек крыжовник тәкъдим итеп утыручы Сәлимә...

- Алыпсатарлар килеп сорап китә, бәясен бик түбән куялар. Бераз арттырсалар, интегеп утырмас идем, - ди.

Теләче районыннан кил­гән Әхтәм абый да сүзгә кушыла.

- Элек бәрәңгене бер ашханәгә тапшыра идем, бернинди дә проблемасы булмады. Хәзер әллә никадәр документлар сорап аптыраталар, - ди ул. - Сатыласы продукциянең күләме аз булгач, лабораториягә бару, белешмә өчен акча түләүләрнең мәгънәсе калмый.

Бакчачыларга берәр төрле ярдәм күрсәтелмиме икән дип, мин Татарстан бакчачылар ассоциациясе рәисе Владимир Дейнекинга шалтыраттым. Аның сүзләренчә, ассоциация андый проблемаларны хәл итми.

- Без шәһәр хакимия­те белән базарларда тү­ләүсез сатуны оештырдык. Башкача булыша алмыйбыз. Бакчачылык ширкәтләренең үз идарәләре булып, шунда берәрсе алынса гына инде бу эшкә. Безнең киләчәктә шулай эшләү нияте дә бар. Идарәдә кемдер ут өчен, кемдер каравыл өчен, кемдер юлларны карау, ә кемдер бакчачылар җитештергән продукцияне сатуны оештырырга тиеш, - ди әңгәмәдәшем.

Фермерлар, крестьян хуҗалыклары ассоциациясенә дә шул сорау белән мөрәҗәгать иттек. «Экофермер» кооперативы рәисе Нурҗиһан Хәйретдинованы да борчый икән бу мәсьәлә.

- Бакчачылар продукцияләрен беркая да урнаштыра алмый, кая барсаң да, лицензия, сертификат сорап аптыраталар. Елдан артык шәһәрнең башкарма комитеты белән сөйләшүләр алып бардык. Җирле халыкка үз продукциясен сату өчен махсуслашкан мәйданчыклар төзергә уйлыйбыз. Башкарма комитет Казанда шундый җиде мәйданчык булдырырга рөхсәт бирде. Берсе Луковский урамында төзелеп ята. Анда сату бушка булачак. Цивилизацияле итеп төзелгән сату урыннары, базарлардан аермалы буларак, түбәле, чиста, пөхтә булачак. Алар барысы да бер стильдә матур итеп эшләнә. Бу урыннар нәкъ менә үзебезнең җирле халык өчен карала, - диде ул.

Фото: sntat.ru

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading