16+

Әтнә районында яшенле фаҗига: “Клубыгыз янып бетә бит инде, нишләп ятасыз”

8 000 китап та көлгә әйләнгән.

Әтнә районында яшенле фаҗига: “Клубыгыз янып бетә бит инде, нишләп ятасыз”

8 000 китап та көлгә әйләнгән.

22 апрель төнендә күктә уйнаган яшеннең зыян китерәсенә Ары авылы халкы берникадәр шикләнә, әлбәттә. Зыян салмый гына үтеп китүенә өметләнсәләр дә, яңгыр тамчыларын узып җиргә атылган яшен ташы, кызганыч, авылдан 300 метр читтә урнашкан иске генә клуб бинасын бәрә. Төн уртасында авыл башында утлы ялкын күтәрелә.  

– Миңа төнге сәгать беренче яртыда клубта җыештыручы булып эшләүче шалтыратты. Үзем Күәм авылында торам, ике арада 18 чакрым юл. Мин килеп җиткәндә, дөрләп яна иде инде. Үзебезнең күмәк хуҗалыкның ике янгын сүндерү тракторы килеп баскан, районнан ике машина, күрше авылныкылар да килделәр, кем әйтмешли, 5-6 янгын сүндерү машинасы су сиптереп тә баса алмадылар шул ялкынны. Әле бит яңгыр да сибәләп торды. Җилле төн иде, бәхеткә, урман ягына китмәде. Клубның аерым читтә генә утыруы да коткарды, авыл йортларына үрләмәде, – диде Күлле Киме авылы башлыгы Хәмит әфәнде Гәрәев.

Ул төнне яшен күкне ярып, әллә ничә мәртәбә җиргә атылды, диләр. Авыл халкы, янгын күтәрелүен күргәч, сүндерергә дип шул тирәгә ашыкканда да, арылыларны куркытып, берничә мәртәбә җиргә гөрселди әле. Күпләрнең көнкүреш техникасына, телефоннары, вай-фай модемнарына зыян сала.

Бәхетенә каршы, клуб мөдире төнге сәгать унда, клубка чыгучылар юк дигән сылтау белән, ишекне бикләп кайтып киткән.

– Шул тирәгә якынрак йортта яшәүчеләр, тәрәзәдән яктылык шәйләп, берәрсенең лапасы яна икән, дигәннәр әле. Ипләбрәк карасалар... “Клубыгыз янып бетә бит инде, нишләп ятасыз”, – дип шалтыраттылар. Машина кабызып төшкәндә түбәсе тоташ ялкын иде. Кеше дә җыелырга өлгермәгән. Төн уртасы, изелеп йоклаган вакыт. Клубның түбәсе шифер иде, янганда ул читкә атыла бит. Клуб эченә кереп, аппаратураны алып чыгарга дип, ишекне ачып җибәрсәм – төтен төшкән, кермәдем. Әле бит зал ягында идәннәре дә уйнап тора, кереп басарга да ышанычлы ук түгел, дигәндәй. Әй, әрәмнәр булды... Янгын сүндерүчеләр тырыштылар да соң. Ярый әле авылга су керткәндә янгын гидрантлары куеп калдырганнар иде, суны сиптереп бетергән саен, шуннан суыртып кына тордылар. Әле дә 3 әр тонналы су сыешлы цистерна таккан ике трактор кизү тора, мин әле дә шушында, көне буе әле бер, әле икенче җиреннән янгын күтәрелә, – ди янган клубта мичкә ягучы булып эшләүче Фидаил Кадыймов.

Ары авылы клубының бинасы, авыл башлыгы әйтүенчә, Бахтачы авылының мәчете булып хезмәт иткән. 80 нче елларда аны бирегә алып килеп салганнар.

– 20 гә 10 метр зурлыгындагы 200 квадрат метрлы агач бина иде ул. Аңа газ кертелмәде. Мичен ташкүмер ягып җылыттылар. Бинасын ремонтларга кирәк иде. Мин ике ел элек грантка кертеп булмасмы дип, документ эшен дә көйләп караган идем. Махсус комиссияләр килеп карагач, төзекләндерергә дә яраклы түгел, тузган, яңаны салырга кирәк дип киттеләр. Ирле-хатынлы Раилә белән Фидаил Кадыймовлар авылның мәдәният учагы өчен янып яшиләр иде, аларга бик авыр, хезмәтләре юкка чыкты. Курчак театры курчаклары да, шул бинаның бер почмагында урнашкан китапханәдәге китаплар да көлгә әйләнде. Ялгышмасам, 8 000 тирәсе китап иде анда. Яңа китаплар кайткан иде, – ди Хәмит әфәнде Гәрәев.

Яшен дигәне беренче булып әнә шул китапханә ягына килеп атыла да. Иске димәгәннәр, клубка видеокүзәткеч урнаштырганнар, һәм аның җайланмасы китапханә ягында була да. Менә шуңа төбәлә яшен...

– Мин өйдән торып камерадан карый идем. Янгыннан соң да ачып карадык, тик күрсәтмәде, яшен барысын да юкка чыгарган, – ди авыл башлыгы.

– Аның бит яңгыры да әллә ни каты яумады, төнге унберенче яртыларда сибәләргә кереште. Аның каравы, яшене котырды, йалт-йолт килеп күктә уйнап кына торды. Күк йөзе белән җирне тоташ бер секундка яп-якты итә дә, күкне ярып, яшен китереп бәрә... Без ул клубта татар киносы, клиплар төшердек, хәлдән килгәнчә үз акчабызга гел яңартып тордык. Эпоха - безнең тарих юкка чыкты, – ди Фидаил Кадыймов. – Әле 3-4 көн элек шул клубка авыл апалары җыелып, махсус хәрби операциядәге егетләргә токмач басып кистеләр. Кичә шуны районга илтеп кенә бирдем...

Авыл башлыгы вәгъдә итүенчә, урынын да караганнар, Ары авылына яңа клуб салырга ниятлиләр.

  

Язмага реакция белдерегез

2

1

10

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading